«Шәфкать» үзәге белгечләре һәм психологлары «Могҗизалар иленә» мавыктыргыч сәяхәт үткәрделәр.

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 нчы елның 10 нчы декабрендә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен арттерапия элементлары белән мавыктыргыч сәяхәт оештырылды. Бәйрәм кунаклары төлке Алиса, Убырлы карчык һәм Кызыл калфак геройлары белән бергә күңел ачтылар. Чара барышында «Ачуны куа бару», «Тәңкәләр тап», «Рифманы әйтегез, чөнки мин оныттым», «Парны тап» һәм «Визажистлар» бәйгеләре үткәрелде.  Чарада 8 социаль хезмәт алучы катнашты. Чара ахырында катнашучыларга зур булмаган бүләкләр тапшырылды. Балалар һәм ата-аналар ел ахырына кадәр бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International