"Теләнче-Тамак сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат -мәктәбе" базасында спорт чарасы узды

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

   Тукай районы "Теләнче Тамак сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында спорт ярышлары  узды. Бәйрәмне «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе  оештырды.  Ярышны оештыруда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дә ярдәм итте.

            Ярыш яшүсмерләрнең ялын мавыктыргыч һәм файдалы оештыруга юнәлдерелгән иде.

             Чарада төрле категория гаиләләрдән 45 балигъ булмаган бала, 1 спонсор катнашты, алар арасында 3 балигъ булмаган  социаль хезмәт алучы да бар иде.

             Чара барышында балалар белән «Озынлыкка сикерү», «Штанга күтәрү», «Идәннән күтәрелү», «Турникта күтәрелү» ярышлары үткәрелде. Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.            

           Әлеге чараны оештырган өчен «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсенә, мәктәп хезмәткәрләренә хезмәттәшлек өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International