Бүген Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән очрашты. Очрашуда «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев, «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Миннегаян Мөхәммәтҗанов, Татарстан участок урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин катнашты. Очрашуда катнашучылар агымдагы елда урманнарны торгызу, табигать саклау акцияләре үткәрү, су саклау саклагыч урман утыртмаларын салу, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.