Район башлыгы мәдәният хезмәткәрен Һөнәри бәйрәмнәре   белән котлый

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәре- Һөнәри бәйрәмегез  көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу көнне мәдәниятне саклаучылар һәм булдыручылар-ачык, иҗади, мавыгучан, инициативалы кешеләр билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең барлыкка килүе-сезнең иҗади хезмәтегезнең югары   һәм зур әһәмияткә ия булуын дәлилли. Мәдәниятне үстерү дәүләт сәясәтенең приоритетларының берсе булып тора. Безнең район мәдәни киңлекнең төрлелеге һәм үзенчәлеге белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Авыл клублары һәм мәдәният йортлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, китапханәләр, музейлар һәм галереяләр эше зур әһәмияткә ия.
Бу бәйрәм көнендә мин районның барлык мәдәният хезмәткәрләренә, хөрмәтле ветераннарыбызга сәнгатькә риясыз хезмәт итүләре, буынны һәм гореф-гадәтләрне бәйләүче җепләрне ныгытулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең нәтиҗәле хезмәтегез, даими иҗади эзләнүегез нәтиҗәсендә яңа якты проектлар барлыкка килә, яшь талантлар үсә. Без халыкара, бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге төрле чараларда, конкурсларда һәм фестивальләрдә үз районыбызны лаеклы тәкъдим иткән коллективларыбыз белән горурланабыз.
Сезгә бәйрәм кәефе, иҗади уңышлар, сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим! Сезнең иң яхшы өметләрегез аклансын.

Тукай муниципаль районы башлыгы Ф. М. Камаев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International