Дилшат Ситдиков«Фидакарь хезмәт өчен» медалье белән бүләкләнде

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
«Корстон-Казан» кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен аларның бәйрәм көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, Татарстан шәһәрләрендә азык-төлек ярминкәләрен оештыруда катнашучы авыл халкына да рәхмәтен ирештерде.

«Бу сәяси вәзгыять халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә берникадәр кыенлыклар тудырды. Без Татарстанның, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләрнең республика халкын иң сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәрлек көчтә булуын күрсәттек. Бүген безнең республика, кулланганга караганда, күбрәк продукт җитештерә. Бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул киләчәктә дә авыллар өчен барлык социаль программаларның эшләячәгенә ышандырды. «Безнең бурыч – авыл халкының көнкүрешен шәһәр кешесенекенә якынайту», - дип белдерде Президент.

Татарстан Президенты тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

«Бүген без ирешкән казанышларга ветераннар нигез салган. Аларның күбесе бүген безнең арада. Алар төзегән ныклы нигез нәтиҗәсендә без бүген конкуренциягә сәләтле. Татарстан бүген Россиянең эре сәнәгать һәм индустриаль үзәге генә түгел, күпләп авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең берсе дә. Бу безгә кадәр эшләгән буынның олы хезмәт нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Алга таба Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.Алар арасында .«Фидакарь хезмәт өчен» медалье белән бүләкләнүче  Тукай муниципаль районы «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең җитештерү буенча директоры – беренче урынбасары Дилшат Ситдиков та бар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International