Кичә, 15 октябрь көнне, хакимият бинасының утырышлар залында район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте. Әлеге чарада Тукай районы һәм якын-тирә районнардан, Чаллыдан, Казан шәһәрләреннән барлыгы 92 кеше катнашты. Конференциянең төп темасы исә, әлегә кадәр район ветераннар советын һәм инвалидлар оешмасын җитәкләгән Гөлфидә Рәүф кызы Гыйниятуллинаның лаеклы ялга китеп, аның урынына җитәкче итеп Галимҗан Сәетҗан улы Зариповның сайлануы булды.
Алсу Тимерханова