Буген,29 декабрь көнне Ильбухтино авылында гомер итүче Шатунова Валентина Степановнага 90 яшь тулды.Юбилярны күркәм бәйрәме белән районының Совет Аппараты Җитәкчесе Әсхәдә Нәурозова котлады һәм РФ Президентыннан котлау хатлары, район Башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән истәлекле бүләкләр һәм хуш исле чәчәк бәйләмен бүләк итте.