Тыл hәм хезмәт ветераны Зәбирова Мөхтәрәмә апага 2016 нчы ел 2 нче гыйнвар көнне 90 яшь тулды. Аны котларга Тукай районы башкарма комитет җитәкчесе Асылгәрәев Рәсим Вәсим улы, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Сәйфетдинов Наис Миргасим улы килделәр. Мөхтәрәмә апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Мөхтәрәмә апа гомере буена Кувады мәктәбендә башлангыч класс укучыларын укыткан. Мөхтәрәмә апа тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмут абый белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр, Мөхтәрәмә апа бүгенге көндә олы улы тәрбиясендә гомер кичерә.