19 гыйнвар көнне Калмаш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шавкат Әхмәтнәҗип улы Әхметнәҗиповның 90 яшьлек гомер бәйрәме булып узды.Аны котларга район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова ,авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина килделәр. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин котлау хатын һәм район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды,ныклы сәламәтлек,тыныч көннәр теләделәр.