Тукай муниципаль районы

Озын гомерле әби

02.02.2016

Озын гомерле әби-бабайлар – авылнын горурлыгы, яшь буын очен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнен гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә утмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай жигелеп әшләу – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызнын башыннан уткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызнын хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Бибизөхрә Нәбиулла кызы Шамарованын да 90 яшьлек куркәм юбилее булып утте. Аны котларга районыбыз  башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова килде. Матур котлау сузләре белән Россия Президенты В.Путиннын котлау открыткасын тапшырды. Юбилей көнен искә алсын дип жылы юрган буләк итте. Юбилярыбызнын тормыш юлы жинел генә узмаган. Сугыш башланырга бер атна кала 15 яшьлек Зөхрәнен әнисе улеп китә. Шул вакытта анын хезмәт юлы башлана. Ул тыл ветераны. Ана сугыш елларынын ботен авырлыкларын татырга туры килә. Олылыр белән беррәттән Зйхрәгә урман әшләрендә,мунчала тошерудә әшләргә туры килә. Аннан сон ул Биклән урман хужалыгында складта, бухгалтериядә әшли. Озак еллар буена Зәй сәудә базасынын Яр Чаллы филиалында складта әшләп пенсиягә чыга. Тормыш иптәше Габтелбарый абый белән 57 ел гомер итеп ике кыз устерәләр. Кызганычка каршы, Габтелбарый абый бу доньядан 8 ел әлек китеп барды.

Хәзерге көнда Зохрә әбинен 3 оныгы,5 оныкчыгы бар. Анын кызлары һәм 3 оныгы укытучы һөнәрен сайладылар. Олы кызы Нәсимә Яна поселогы мәктәбендә чит телләр укыта, ә кече кызы Голсинә КФУнын Яр Чаллы институтында шулай ук чит тел буенча студентларга белем бирә. Зөхрә әби оныкларынын унышларына куанып, оныклары анын белән горурланып яшиләр. Бугенге көндә 90 яшен тутырган Зөхрә әбинен авылдашлары, туганнары, куршеләре алдында абруе зур. Кызлары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Бугенге көндә Зохрә әби кызлары тәрбиясендә яши. Юбилей көнендә ана сәламәтлек, жан тынычлыгы телибез.

 

 

Ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования