"Гиндукуш" хәрби дан музее" директоры Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрде

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

"Гиндукуш" хәрби дан музее" директоры Гарипова Р.Р.  Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрде. Чарага кунак итеп Әфган сугышы ветераннары "За боевые заслуги" медале белән бүләкләнгән Габдрахманов Әбүзәр, "батырлык өчен" медале кавалеры  Якупов Айбулат,  генерал Громовның шәхси шоферы булып хезмәт иткән Әхмәтҗанов Равил чакырылган иде. Очрашуны мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Рахметовна ачып җибәрде. Очрашу барышында балалар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптылар. Нәрсә ул Батырлык? Авырлыклар алдында ничек куркып калмаска? Үзеңне ничек итеп ил сакчысы итеп тәрбияләргә? Ләкин шуны әйтәсе килә, без һәрберебез ил сакчылары, тынычлык сакчылары булырга тиешбез. Ватанны саклау корал тотып ил чигендә торучыларның гына түгел, ә һәркемнең бурычыдыр дип саныйм. Һәр кеше туган илен яратырга, аның тарихын белергә, киләчәген кайгыртырга, балаларында патриотик хисләр тәрбияләргә тиештер. Шул чакта гына Ватаныбыз сагы нык булыр дип уйлыйм.
Бу мәктәп укучыларының кайберләренең безнең музейда булганнары бар иде инде. Ә калган укучыларны без музей заллары буйлап интерактив экскурсиягә чакырдык, кайбер экспонатларны кулларына тотып карарга мөмкинлек тудырдык. Ә балалар безне аягүрә басып хөрмәт күрсәтеп озатып калдылар.Фото

Хөрмәт белән,
Резеда Гарипова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International