Заһидә Сафиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

19 март көнне Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Югары Суык-Су авылында яшәүче хезмәт ветераны Заһидә Сафиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары  Люция Хаковна, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Сәйфетдинов Наис Миргасим улы килделәр. Заһидә әбине котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

Заһидә әби Чистай районы Байтирәк авылында дөньяга килә. Яшьлек еллары сугыш вакытына туры килә. Комбайнда, тракторда эшли. Кияүгә чыкмый, 36 ел буена гарип апасын карый. Гомере буена колхозда төрле эшләрдә эшли. Кыш коннәрендә шәлләр бәйли. 2011 нче елны Югары Суык-Су авылында яшәүче энесенең кызы Рәшидә һәм аның ире Нурулла Зиннатуллиннар гаиләсенә килә һәм бүгенге көндә дә алар тәрбиясендә гомер кичерә.

   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International