Биклэн авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны Лотфуллина Рәйсә Сәләхетдин кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга Тукай муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Әсхәдә Зиятдин кызы , ,туганнары, авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, авыл ветераннар советы рәисе Асия Фәйзуллина килде. Алар әбигә Россия Президентының котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиев исеменән истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр