Круглое Поле поселогында гомер кичерүче ,тыл ветераны Мәргүбә Әсәдулла кызы Зәйдуллина кызы үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Таһир кызы Гыйзатулина ,туганнары, авыл җирлеге башлыгы килде. Алар әбигә Россия Президентының котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиев исеменән истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр