Круглое Поле поселогында яшәүче Зәйдуллина Мәргубә Әсәдулла кызы гомер бәйрәме –95 яшен тутырды. Аны котларга Башкарма комитет битәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйзатуллина , авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева , туганнары килде. Аны тулган көне белән чиксез тәбрикләп Россия Президентының котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиев исеменән истәлек бүләге тапшырып, юбилярга иң изге теләкләр җиткерделәр