“2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу ” га санаулы көннәр калды .23 июнь көнне Тукай районының 61 сан алучы-теркәүче уз эшенә кереште. Районда 10 инструкторлык участогы эшләячәк. Һәрберсенә 6 сан алучы беркетелгән. Алар зәңгәр козырек һәм жилеттан йөриячәк, шулай ук портфель бирелә, сан алучы паспортын һәм таныклыгын күрсәтергә тиеш. Крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, бакча, дача берләшмәләреннән алынган мәгълүматны санаучылар кәгазьдәге формага теркиләр. Ә инде шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда планшетлар кулланылачак. Бу сан алучының эшен шактый җиңеләйтә, бу вакытта график сурәтләр, автоматлаштырылган хисаплар һәм логик контроль кулланыла. Эшне планлы рәвештә оештыру максатыннан район территориясе исәп һәм инструктор участокларына бүленде. Исәпкә алуда катнашучылар анкета сорауларына җавап бирергә тиеш булачаклар, анда җир участогы, анда җитештерелә торган продукция, агач-куаклар, техникалар, терлекләр, кредит алу-алмау, заманча алымнар куллану кебек сораулар булачак,
Исәп алу барышындагы мәгълүматлар конфиденциаль, ягъни сер итеп сакланачак.
Төрле сәбәпләр аркасында сезне өйдә тотып булмаса,белешмәләр өчен телефоннар 71-53-63, 71-27-13
Наименование инструкторского участка |
Адрес местонахождения |
Контактный телефон |
Инструкторский участок № 1 - Азьмушкино |
423872, Тукаевский район РТ , пос.Новый, ул.Центральная, дом 1, каб. № 5. |
37-82-71 |
Инструкторский участок № 2 - М.Шильна |
423887, Тукаевский район РТ , с. Малая Шильна, ул.Центральная , дом 1. |
37-00-36 |
Инструкторский участок № 3 - Азьмушкино |
423872, Тукаевский район РТ , пос.Новый, ул.Центральная, дом 1 |
37-82-02 |
Инструкторский участок № 4 - Бетьки |
423877, Тукаевский район РТ , с.Бетьки, ул. Гагарина , дом 1. |
79-40-35 |
Инструкторский участок № 5 - М.Шильна |
423887, Тукаевский район РТ , с. Малая Шильна, ул.Центральная , дом 1. |
37-00-36 |
Инструкторский участок № 6 - Нижний Суык Су |
423895, Тукаевский район РТ, с. Нижний Суык-Су, ул.Школьная, д.1А |
79-80-34 |
Инструкторский участок № 7 - Новотроицк |
423895, Тукаевский район РТ, с.Новотроицкое, ул.Ленина, дом 16 |
79-03-47 |
Инструкторский участок № 8- Мелекес |
423895, Тукаевский район РТ, с.Мелекес, ул.Молодежная, дом 20 |
79-36-49 |
Инструкторский участок № 9 – пос. Татарстан |
423892, Тукаевский район РТ, п.свх «Татарстан», ул.Советская, дом 3 |
30-91-13 |
Инструкторский участок № 10 - Калмия |
423895, Тукаевский район РТ, с. Калмия, ул.Молодежная, дом 24 |
37-59-48 |
Руководитель Тукаевского ТОГС Г.Р. Шайхуллина