Район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы-вирусологы Румия Мусинага «Татарстанның атказанган ветеринария табибы» исеме бирелде. Дәүләт бүләге бирелү турындагы таныклыкны башкалада республика көненә багышлап үткәрелгән чарада Румия Натфулла кызына Президент Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.