Яңа-Бүләк авылының аксакалы – Закирҗан абый Гыйззатуллинга 90 яшь тулды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Яңа-Бүләк авылының иң өлкән кешесе – Закирҗан абый Гыйззатуллинбу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул авыр һәм катлаулы тормыш юлы үткән шәхес. Аның үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән.Туган көнендә Закирҗан ага Гыйззатуллины  Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров юбилей белән котлады. Юбилярга Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиевтан чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Аны барлык авылдашлар исеменнән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сагетдинов ,район ветераннар Советы рәисе Галимҗан Сәетҗан улы   котлады, аңа изге теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар . Закирҗан абыйга сәламәтлек, якыннарының хөрмәтен, күңел җылысын тоеп яшәвен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International