Тубэн Суыксу авыл жирлеге Кубогына ярышлар булып узды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

12 нче февраль конне, районнын ир-атлар командалары арасында шайбалы хоккей Чемпионаты кысаларында Тубэн Суыксу мэктэбе базасында Тубэн Суыксу авыл жирлеге Кубогына ярышлар булып узды. Ярышлар районда шайбалы хоккейны популярлаштыру хэм яшьлэр арасында спортны пропагандалау максатларында уздырылды.

Ярышларга Тукай районы жирлегендэ эшлэуче, яшэуче,  пропискалары булган яшьлэр командалары керде.  Барлыгы 5 команда катнашты: Новотроицк, Биклэн, Калмаш, Т.Суыксу, Мэлэкэс авыл жирлеклэреннэн. Уен киеренке рэвештэ барды. Шайбанын боздан ракета тизлегендэ шуып баруларын кузэту килгэн тамашачыларга онытылмас мизгеллэр булэк итте. Котр осте тамашачыларнын хэм уенчыларнын кор тавышларыннан горлэп торды. 3 нче урынны Мэлэкэс авыл жирлеге командасы яулады.  1-2 нче урын очен корэштэ, буллит нэтижэлэре ярдэмендэ генэ, Биклэн хэм Т.Суыксу авыл жирлеге командалары арасыннан Биклэн командасы беренчелекне алды,  Кубок хэм грамота белэн булэклэнде, 2-3 нче урын алган командаларга грамоталар бирелде. Ин яхшы вратарь дип Биклэн авылыннан Марданов Ильназ, э ин яхшы хожум итуче булып Т.Суыксудан Шайхетдинов Ильназ билгелэнде. Ярышны баш судья -  куптэннэн Т.Суыксу мэктэбендэ физкультура укытучысы булып эшлэуче Наис Нуриахмэт улы Файзуллин хокем итте. Тантаналы булэклэнудэн сон барлык командалар жыелышып Т.Суыксу авыл жирлеге башлыгы Наис Миргасым улы Сэйфетдинов белэн гомуми фотографиягэ тоштелэр. 

Уеннан алган хис-тойгылар уенчылар хэм тамашачыларнын йорэклэрендэ озакка сакланыр, кубрэк кеше спорт белэн шогеллэнер дигэн телэктэ каламын.

                                                                                                                               Милэушэ Муллашова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International