Тукай муниципаль районыннан КФХ башлыгы зур хуҗалык тота

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Боерган авылыннан КФХбашлыгы Фаил Хөснетдинов хуҗалыгында 63 баш эре мөгезле терлек, 80 баштан артык сарык һәм 20 ат бар.

«22 сыердан көнгә 400 литр сөт савып алабыз. Продукцияне Ташкичү авылында сөт җыючыга тапшырабыз, – диде КФХ башлыгы. – Атларны сую өчен үстерәбез, ә сарыкларны Корбан Бәйрәменә әзерлибез».

Хуҗалыкта 500 га мәйданда терлекләр өчен азык үстерелә. Узган елда трактор, комбайн, чәчкечләр һәмкультиватор сатып алганнар. «Җәен җылытылган ферма төзергә уйлыйм», – дип, киләчәккә ниятләре белән бүлеште авыл эшкуары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International