Ул «Ак чэчэк»балалар бакчасы нәниләре ,аларның тәрбиячеләре белән очрашты(шунысын да эйтеп узарга кирәк Фоат Фәгыйм улы ярдәме белән 2016 елда балалар бакчасы түбәсе яңартылган иде) Балалар кунакларны матур итеп каршы алдылар,узләренең талантларын курсәттеләр.
Аннан сон кунаклар Теләнче -Тамак интернат- терләкләндерү мәктәбендә һәм картлар һәм инвалидлар йортында булдылар . Балаларга һәм өлкәннәребезгә Дәүләт Советы депутаты Комаров Фоат Фәгыйм улы исеменнән Әлмәт шәһәре «Аслу» носки-оекбаш фабрикасында әзерләнгән носки һәм колготкилар бүләк ителде,шулай ук клоуннар һәм аниматорлар катнашында матур эчтәлектәге концерт программасы күрсәтелде,балалар да уз чиратында төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар,үзләренең талантларын курсәттеләр.
Әлеге игелекле эшне оештырып йөрүче – директорлар советы рәисе Резеда Комарова үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашты:– Балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә кечкенә бәйрәм бүләк иткән өчен күңел сөенә. Әлеге акциябезне дәвамлы булыр дип уйлыйбыз, – диде.