Калмия мәдәният йортының «Чаткылар» агитбригадасы басуда механизаторларга концерт куйды. Кыр эшчәннәре төшке ашка җыелган вакытта җирле артистлар аларны моңлы-шаян җырлар белән «сыйлады». «Вилданов» фермерлык хуҗалыгы кырларында яшь егетләр – бертуган Шәфыйковлар, Гатиятуллиннар «Тукано», «Нива», «Дон» комбайннарында тырышып эшлиләр. Шоферлар Альберт Әгълиев, Владимир Харитонцев, Зөфәр Әхмәтшиннар суктырган бөртекләрне түкми-чәчми амбарларга ташыйлар. Уңышлар юлдаш булсын, егетләргә, амбарлар тулып торсын, дип хәбәр итә безгә Калмия авылыннан Ләйсирә Сәхибҗанова.