Тукай муниципаль районының 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре

Тукай муниципаль районының 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре

 

Тукай муниципаль районы һәм анда яшәүчеләр өчен 2016 ел нәтиҗәле һәм уңышлы ел булды. Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеш рейтингында гыйнвар – ноябрь айларына Тукай муниципаль районы 4нче урынны били һәм авыл районнары арасында алдынгылар рәтендә тора. 

Россия Федерациясе Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау иң мөһим вакыйгаларның берсе булды. Тавыш бирү нәтиҗәләре райондашларның гражданлык позициясе югары булуын, илнең киләчәге өчен җаваплылык сизүләрен, Татарстанны һәм туган районны көчле итеп күрергә теләүләрен күрсәтте. 

2016 ел районга татарның бөек шагыйре Тукай исеме бирелүгә 40 ел тулу һәм әдипнең 130 еллыгын билгеләп үтү белән истә калды. 

2015 елның июнендә кабул ителгән Татарстан Республикасының 2030 елга социаль-икътисади үсеш Стратегиясе яки «Стратегия-2030», шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр планлы чорына социаль-икътисади үсеш Стратегиясе республика һәм район яшәешенең барлык тармакларында киң үсеш перспективасын һәм бурычларны билгеләде.

Районның социаль-икътисади үсешендә тотрыклылык сакланып килә. 2017 елның 1 гыйнварына районда 40 меңнән артык кеше яши. Җан башына акчалата керем 9 айга уртача 20157 сумны тәшкил итте. Үсеш – 101,4 процент. Айлык хезмәт хакы күләме гыйнвар – ноябрь айларында 29896,5 сум булды, 2015 ел белән чагыштырганда үсеш 108,5 процент, хезмәт пенсиясенең күләме 11,3 мең сум. 

163 кеше мәшгульлек үзәгендә исәптә тора, эшсезлек дәрәҗәсе 0,94 процент тәшкил итә. Бу 2016 ел башы белән чагыштырганда 0,22 процентка ким дигән сүз. Безнең бурыч – яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш урыннарын саклау һәм аларны арттыру. Предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре булган көчләрен югалтмаска тиеш.

Сәнәгать

Хисап елында район предприятиеләре һәм оешмалары 34958 млн сумлык (2015 елга 98,5 процент) товар җитештереп төяп җибәрде. Кимү «Татэлектромаш» холдингы предприятиеләренең Яр Чаллыга күчүе белән бәйле. Нәтиҗәдә сәнәгать җитештерүе индексы 98,1 процентны тәшкил итте.

Тукай муниципаль районының үзендә җитештерелгән товарны төяп җибәрү буенча республикадагы өлеше 1,8 процент. Бу 7нче урын дигән сүз. Сәнәгать тармагында күпчелек өлешне – 47 процентны – азык һәм эшкәртү промышленносте били. Андый оешмаларга – «Яр Чаллы элеваторы» ААҖ, «Челныхлебопродукт», «Челны-Мясо», «Феникс», «Любослава», «Ласка», шулай ук «ТМИМ», «ПластиК», «Камский завод Трансмаш» һәм башкалар керә.

Хисап елы нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт 33,3 млрд булыр дип көтелә (үсеш 105 процент).

Инвестицияләр

Икътисадның төрле тармакларын үстерү һәм уңай нәтиҗәгә ирешү максатларында финанслауның барлык чыганакларыннан предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан төп капиталга 10 млрд сумнан артык инвестицияләр кертелде. Аның 2 млрд 855 млн сумы «Агрокөч төркеме» ЯАҖ холдингы предприятиеләреннән, 807,3 млн сумы – «Кама-Бекон» ҖЧҖдән, 20,9 млн сумы – «Бигеш аэропорты» АҖдән, 1,8 млн сумы – «Челныхлебопродукт» АҖдән, 3,8 млн сумы «Челны-Мясо» ҖЧҖдән һ.б.

Тукай муниципаль районының «Стратегия – 2030» программасына түбәндәге проектлар керде: Мусабай-Завод авыл җирлеге территориясендә елына 96 мең тонна кош ите җитештерергә сәләтле «Мусабай» бройлерлар үстерү мәйданы төзү, Шилнәбаш авыл җирлеге территориясендә тәүлегенә 144 тонна ит эшкәртүгә сәләтле предприятие ачу һәм сәгатенә 100 тонна бөртек киптерергә сәләтле элеватор төзү.

Эре инвестицион проектлардан тыш, югары җитештерүчәнлеккә ия техника һәм эшкәртү җиһазлары кулланып, авылларда эшмәкәрлекнең кече субъектларын – КФХ һәм гаилә фермаларын үстерү дәвам итәчәк.

Агросәнәгать комплексы

Район икътисадына аграрийлар зур өлеш кертә. Район территориясендә төрле милек формаларындагы 80нән артык субъект эшчәнлек алып бара. Алар тарафыннан 21,5 млрд сумлык продукция җитештерелде. 2015 ел белән чагыштырганда үсеш 107 процент. Бу тармакта айлык уртача хезмәт хакы 30836 сум тәшкил итә. 

Иң күп өлеш «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖгә (10,8 млрд сум) һәм «Кама-Бекон» ҖЧҖгә (5,3 млрд сум), «Яр Чаллы инкубаторы»на, «Тукай нәсел репродукторы»на туры килә. «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, «Гигант» ҖЧҖ, «Ирек» җитештерү кооперативы, «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ тулаем продукциянең артуына саллы өлеш керттеләр. Агрокомплексны исәпләмичә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең күләме 2,9 млрд сум тәшкил итте. 

Барысы 141 мең тонна бөртек җыелды, уңыш гектарыннан уртача 32,4 центнер чыкты. 5,9 мең тонна бәрәңге, 4 мең тонна яшелчә, 105,4 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынды. Терлекчелектә 15,8 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5650 сыер (2015 елга караганда 300 башка кимрәк), 223,5 мең баш дуңгыз бар.

Ел буена тере авырлыкта 127,9 мең тонна мал һәм кош ите җитештерелгән, шуның 77,1 мең тоннасы – кош ите, 48,7 мең тоннасы – дуңгыз ите. «Гигант», «Ярыш», «Чаллы яшелчәсе» ит җитештерүдә югары күрсәткечләргә иреште.

Сыер саву 96 процентка заманча технологик җиһазлар кулланып башкарыла. Сөтнең 99 проценты югары сорт һәм 3,85 процент майлылык белән тапшырылды.

2016 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү ярдәм итә. Районда шундый 70 хуҗалык исәпләнә. Алар җитештергән продукция күләме 404 млн сум тәшкил итә. Уңышлы эшләүче крестьян-фермер хуҗалыкларыннан түбәндәгеләрне атарга кирәк:

– Россиянең атказанган фермеры, Идел буе регионында иҗтимагый палатаның авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча әгъзасы, район фермерларының идарә рәисе Минталип Миңнеханов. Ул Иске Җирекледә орлык һәм сату өчен бөртек һәм бәрәңге игә. «Икенче икмәк» үстерү буенча оста буларак танылды.

– Җәйләүдән Анатолий Касакин терлекчелек, үсемлекчелек, умартачылык, балыкчылык буенча эшчәнлек алып бара.

– Калининода Ринат Ханов кош үстерү белән шөгыльләнә. 20шәр мең чеби сыярлык биш бүлекчәсе бар. Шулай ук Миңнехуҗина, Хөрмәтуллин, Фәррахов, Әхмәтгалиев КФХларын һәм башкаларны әйтергә мөмкин.

Шулай ук районда 34 гаилә фермасы актив үсә. Аларның 12се югары технологияле. Гаилә фермаларында 2140 баш мөгезле эре терлек тотыла. Бу – райондагы барлык мөгезле эре терлекнең 13 проценты. 448 мең баш кош үстерелә, бу барлык кошларның 8,2 проценты. Гаилә фермаларында 149 кеше эшли. Тагын ике ферма төзелеп килә.

Гаилә фермалары эшчәнлеге үрнәкләре үз гаиләңнең яшәеше өчен уңай шартлар тудыруны гына түгел, өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлекләрен дә күрсәтте. Авыл җирлегенең тотрыклы үсеше ул авылның бер булып яшәве. Ә бу шәхси ихатадан башлана. Андыйлар районда 15 меңнән артык.

Авыл халкы дәүләт ярдәмен тоеп яши. 2016 елда барлык төр милектәге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре барысы 650 млн сумлык ярдәм алды.

Сыер фермаларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзү буенча республика программасы кысаларында барысы 18,3 млн сумга 8 ферма, 2 бәрәңге саклау базы, 3 машина-трактор мастерское, 6 траншея төзекләндерелде. Сөт җитештерүдә чыгымнарның бер өлешен кайтару программасы нигезендә 21 млн сум акча алынды.

Техника сатып алу буенча «60ка 40» программасы буенча 13 хуҗалык барысы 150 млн сумлык дәүләт ярдәменә ия булды. 13 берәмлек яңа техника, шул исәптән 6 бөртек җыю комбайны алынды, авыл хуҗалыгы техникасы паркы 2,4 процентка яңартылды. 100 гектар чәчү мәйданына 223 ат көче техника туры килә (ТР буенча 154). Район хуҗалыкларында 555 трактор, шуларның 29ы чит илнеке, 124 бөртек җыю һәм 26 терлек азыгы җыю комбайны бар. 

«Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы буенча Фәттахов, Мингалиев крестьян-фермер хуҗалыклары барысы 3 млн сум ярдәм алды.

Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга дәүләттән ярдәм итү программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле банклардан барысы 405 млн сумлык 1261 ташламалы кредит алынды. Аның 2,6 млн сумы 2016 елда. Бу ихаталарны киңәйтергә, терлек, техника алырга, терлекчелек биналарында төзелеш, реконструкция эшләре алып барырга мөмкинлек бирде.

Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар 1535 савым сыерга һәм 1419 кәҗәгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен дәүләттән субсидияләр алды. Ярдәмнең гомуми суммасы – 6 млн сум. Бройлер чебиләр, казлар һәм үрдәкләр сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплар өчен барысы 136 мең сум акча бирелде.

2016 елда алар тарафыннан җитештерелгән продукция 117 млн сум белән бәяләнә.

2016 елда шәхси ярдәмчел хуҗалыклар ярминкәләрдә 109 млн сумлык продукция сатты, ягулык-майлау материаллары чыгымнарының бер өлешен каплар өчен хуҗалыклар барысы 614 мең сум күләмендә субсидия алды. 

Гаилә фермалары эшчәнлеге үрнәкләре үз гаиләңнең яшәеше өчен уңай шартлар тудыруны гына түгел, өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлекләрен дә күрсәтте.

Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, ярминкәләргә чыгып, халыкны сыйфатлы товарлар белән тәэмин итәләр, сәүдә базарын киңәйтәләр, үзмәшгульлекне үстерәләр, шуның белән бергә авыл тормышын, халык традицияләрен, мәдәни төрлелекне саклыйлар.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен иң актуаль проблема булып җитештерелгән продукцияне сату тора. Дөрес, эре предприятиеләрдә күпләп сату җайга салынган, ләкин урта һәм кече фермерларны товарның сату бәясе түбән булу бөлгенлеккә төшерергә мөмкин. Ваклап сату – авыр эш, ул фермерлык продукциясен кулланучылар һәм сатучылар арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен көйләүне һәм кооперация системасын үстерүне сорый. 

Авылда кече эшмәкәрлек төркем эчендәге үзара мөнәсәбәтләрдән башка көндәшлеккә каршы тора алмый.

Агросәнәгать өлкәсендә төп бурычлар булып түбәндәгеләр тора:

– гаилә фермаларын, гражданнарның шәхси ихаталарын һәм башка төр хуҗалык итү формаларын үстерү өчен районда шартлар тудыру;

– чәчү мәйданнары структурасын камилләштерү, бөртекле культураларның уңышлылыгын артыру;

– мөгезле эре терлек санын һәм аның продуктивлыгын арттыру;

– авыл хуҗалыгы предприятиеләренә техник һәм технологик модернизациядә ярдәм итү;

– авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге файдаланылмый ята торган җирләргә инвентаризация үткәрү;

– тармакка квалификацияле кадрлар җәлеп итү.

Районның географик урнашуы инвестицион мөмкинлекләрне тормышка ашыру һәм үстерү өчен алшарт булып тора һәм районның 2030 елга үсешендә төп стратегик юнәлешләрне билгели. Бу – «Идел-Кама» үсеш полюсы лидеры булган Кама агломерациясе системасының бер агросәнәгать кластеры үсеше дигән сүз.

Эшмәкәрлек һәм куллану базары

Муниципалитет эшчәнлегендә эшмәкәрлек өчен уңай шартлар тудыру мөһим юнәлеш булып тора.

Районда 2735 кече эшмәкәрлек субъекты, шул исәптән 1394 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Аларда 8,6 мең кеше эшли. Бу райондагы барлык эшләүчеләрнең 52 проценты дигән сүз. Шуларның 43 проценты сәүдә өлкәсендә хезмәт куя.

Кече эшмәкәрлек субъектларының җитештерелгән товар һәм хезмәт күрсәтү өлеше 2016 елның гыйнвар-сентябрендә 54,6 процентны тәшкил итте. 

Хисап елында кече һәм урта бизнесның 3 субъекты «Лизинг-Грант» программасы кысаларында 3,4 млн дәүләт ярдәме алды.

Ваклап сату челтәре аша 2 млрд 173 млн товар сатылды (күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә калды – 100,13 процент). Төп бурыч булып товар тулылыгын саклау һәм социаль әһәмияткә ия азык-төлек товарларына бәяне күтәрмәү тора.

Кече һәм урта бизнесны үстерүгә эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы зур өлеш кертә. Республикада эшләүче технопарк структуралары нәтиҗәле булуын күрсәтте. Шуның белән бәйле рәвештә районда да сәнәгать мәйданчыклары булдыру бурычы тора.

Түбән Суыксу авыл җирлеге территориясендә «Тукай» сәнәгать паркы төзү ниятләнә. Ул җитештерү белән шөгыльләнүче 15 резидентны сыйдырачак, 70тән артык яңа эш урыны булдырачак.

Мәләкәс авыл җирлеге территориясендә 64 гектар мәйданда җәмәгать куллануындагы, коммуналь-склад, җитештерү, сәүдә өчен объектлар төзү күздә тотыла. Барысы 2400дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла. План проектлары буенча җәмәгать тыңлаулары уздырылды.

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык

Тукай районы төзелеш күләме буенча 3990 млн сумлык эш башкарып, республикада 13нче урынга чыкты. 2016 елда гомуми мәйданы 80 мең квадрат метр булган 700 йорт куллануга тапшырылды. 7 гаилә «2014-2017 елларга һәм 2020 елга авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» федераль максатчан программасы кысаларында барлыгы 4,3 млн сум акчалата ярдәм алды. Район буенча торакны файдалануга кертү 111,3 процентка үтәлде. Җан башына торак белән тәэмин ителү районда 32,6 кв. метрны тәшкил итә (үсеш 2,5 процент).

Районның торак фонды 256 күпфатирлы торак йорттан һәм гомуми 11,5 мең кв. метрлы шәхси йортлардан тора, гомуми мәйдан 1 млн кв. метр.

Йортлар белән 3 идарә компаниясе, 2 ТМШ идарә итә. Барысының да лицензияләре, квалификация аттестатлары бар.

Программа эшләгән 8 ел эчендә 219 торак йортта капиталь ремонт үткәрелде, 196 мең кв. метр торак төзекләндерелде, 10 меңнән артык тукайлының яшәү шартлары яхшыртылды. 2016 елда капиталь ремонт күпфатирлы 8 йортта ясалды, бу эшкә 29,8 млн сум акча тотылды, аның 14,4 млн сумы – бюджеттан, 12,3 млн сумы милекчеләрнең үз акчаларыннан.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның 20,16 проценты Интернет аша түләде. Ләкин ТКХ өчен түләүләрне җыю җитди проблема булып кала. 2017 ел башына ул 98,6 процентны тәшкил итте. Халыкның коммуналь оешмаларга 24,7 млн сум бурычы бар.

88 җирле пунктның 62сеннән каты көнкүреш калдыкларын чыгару оештырылган.

«Тукайводоканал», «Татарстан коммуналь челтәрләре», «Круглое Поле» коммуналь оешмалары халыкны эчә торган су белән өзлексез тәэмин итә. Суның сыйфатын яхшырту максатында 7 километрдан артык озынлыкта су челтәре төзелде, бу эшкә 20 млн сум акча тотылды.

Урам утларын торгызу программасы кысаларында республика бюджетыннан районның 17 авылында барысы 5 млн сумлык эш башкарылды. «Челтәрләр компаниясе» ҖЧҖ электр белән тәэмин итү челтәренә реконструкция ясады, баганалар алыштырылды, 3 километрга якын арада Борды авылында СИП үткәргечләр сузылды. 

28 километрдан күбрәк озынлыкта юллар төзелде һәм ремонтланды, бу эшкә 110,8 млн сум акча җәлеп ителде. Болар:

– «Татарстан Республикасы җирле пунктларында урам юлларын ремонтлау», «Татарстан Республикасында гомуми кулланудагы юлларны ремонтлау» (юл фонды) программалары кысаларында районның 15 җирле пунктында 51,6 млн сумлык эш башкарылды. 

– Бакчасарай авылына керү юлына 2 километрдан артык озынлыкта асфальт түшәлде, эш 33,1 млн сумга төште. Биклән авылында Чкалов, Мәгариф урамнарында 0,350 километрда тротуар салынды. Эш 1 млн сумга төште. 

– Муниципаль юл фонды акчаларыннан 1967 мең сумга 31 ясалма тигезсезлек куелды.

– Авыл җирлекләре бюджетлары, инвесторлар, үзара салым акчаларына 18,1 километрда 23,3 млн сумга юл төзелде һәм ремонтланды.

Халыкның үз акчасына 1,2 километрда 3 млн сумга газүткәргеч сузылды.

Районның федераль һәм республика программаларында актив катнашуына карамастан (2016 елда – 20 программада), инженерлык инфрастуктурасы – су кертү, урамнарны яктырту, газ үткәрү, юллар төзү иң кискен торган мәсьәлә булып кала. Шуңа күрә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге, шул исәптән «Халык контроле» мәгълүмат порталына да, юлларның торышына кагыла. Алар барлык мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгын тәшкил итә. Барыннан да бигрәк, бу шәхси торак төзелешенең зур тизлектә үсүе белән бәйле. Һәр ел саен бер авыл кадәр йорт төзелә, ә район һәм авыл бюджетларында аларны инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итәргә финанслар җитми.

Беренчел медик-санитар ярдәмен камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар хисабына Аулаш авылында 2,6 млн сумга 62,5 квадрат метр мәйданда ФАП төзелде. Җирле бюджет акчалары хисабына 674 мең сумга урам як инженерлык челтәре төзелеше башкарылды һәм ФАП территориясе төзекләндерелде. Һәрберсенә 100әр мең сумнан Ташкичү, Иске Теләнче авыллары ФАПларында тәрәзә, керү ишекләре алыштырылды.

Түбән Суыксу авылында ветеринария пункты төзелде. Җирле бюджет хисабына урам як инженерлык челтәре төзелеше башкарылды һәм ветпункт территориясе төзекләндерелде. Шулай ук 3,9 млн сумга район ветеринария берләшмәсе бинасының түбәсе тулысынча алыштырылды.

«Авыл клублары» программасы нигезендә Ташкичү авылында 50 урынга исәпләнгән клуб төзелде. Урам як инженерлык челтәре төзелеше һәм территория төзекләндерү өчен 6,4 млн сум акча сарыф ителде.

Авыл клубларына капиталь ремонт ясау республика программасы буенча Кнәз авылы мәдәният йорты бинасына 11,7 млн сумга капиталь ремонт ясалды, клуб территориясен төзекләндерүгә 360 мең сум акча тотылды.

Региональ программа нигезендә Биклән, Күзкәй авылларында 4,1 млн сумга спорт мәйданчыклары төзелде.

«Парк һәм скверлар» программасын тормышка ашыру кысаларында 12 млн сумга Яңа поселогында парк төзелде, Круглое Поле поселогындагы «Тимер юлчылар» паркында эшләр башкарылды.

Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы буенча 52,8 млн сумга районның 3 мәктәбендә түбә, инженерлык челтәре, санитар-гигиена бүлмәләре, керү группалары, ишек-тәрәзәләр алыштыру эшләре башкарылды. Янга калган акчалар хисабына, тендер нәтиҗәләре буенча, Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе холлында һәм ашханәсендә идәнгә керамик плитәләр җәелде, Новотроицкое урта гомуми белем бирү мәктәбе спорт залында ремонт эшләре башкарылды. Ике мәктәптә 1,3 млн сумга биналарны җылылык белән тәэмин итүче 8 мич алыштырылды.

Экология

Сәламәт экология кешелек тормышын сөендерә һәм матурлый. Халыкның яшәү дәрәҗәсенең төп күрсәткече булып яшәеш шартларының ни кадәр уңайлы икәнлеге тора. Район территориясендә уңай санитар-экологик вәзгыять тудыру максатларында экологик икеайлык чорында предприятие, оешма һәм учреждениеләр көче белән юлларны, ишегалды, чишмә, паркларны чистарту эшләре башкарылды. «Урман утырту көне» акциясе кысаларында 11 меңнән артык агач һәм куак утыртылды.

Санкцияләнмәгән 26 чүплек ачыкланды һәм чистартылды, 7269 кубометр күләмендә чүп чыгарылды. Административ комиссия тарафыннан төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән өчен 72 материал каралды. Гаеплеләр җаваплылыкка тартылды, аларга 643,5 мең күләмендә штраф салынды.

Тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен кергән түләүләр кереме күләмендә, район бюджеты хисабына 2016 елда табигатьне саклау буенча түбәндәге чаралар узды:

– Яңа поселогында парк төзелешен 1,4 млн сум күләмендә өстәмә финанслау;

– 802,9 мең сумга карьер җирләрен яхшыртуга юнәлдерелгән 8 проект эшләнмәләрен финанслау. Әлеге җирләрне яхшырту өчен чыгымнарның гомуми ихтыяҗы 18 млн сум тәшкил итә.

Яңа, Мәләкәс, Калинино, Биклән торак пунктларында су җыю скважиналарын саклау санитар зоналарын төзекләндерү өчен 1,5 млн сумнан артык акча сарыф ителде.

Комсомолец поселогында гидротехник корылмаларның агымдагы ремонт эшләренә 510 мең сум акча тотылды.

Су саклау зоналары елында районның Таулык, Теләнче Тамак, Югары Байлар авылларында тантаналы төстә 4 чишмә ачылды.

Транспорт

Транспорт комплексы предприятиеләре тарафыннан 2016 елда 1,1 млн тонна йөк ташылган (гыйнвар-ноябрь айларында), 2 млрд сумнан артык акча күләмендә хезмәт күрсәтелгән. «Бигеш» аэропорты акционерлык җәмгыяте ел дәвамында 603 млн сумлык хезмәт күрсәткән, 2015 ел белән чагыштырганда пассажирлар 3,66 процентка арткан, 20,9 млн сумлык инвестицияләр үзләштерелгән. Халыкара «Бигеш» аэропортын модернизацияләү һәм үстерү Кама агломерациясенең инвестицион яктан җәлеп итүчәнлеген арттыра. 2016 елда «Бигеш» аэропорты «Региональ авиайөртүләр үсеше» 11нче халыкара конференциясе оештыручыларының берсе булды. Анда федераль һәм региональ власть, авиакомпанияләр, аэропорт һәм һава судноларын җитештерүчеләр вәкилләре – 100дән артык катнашучы килгән иде.

Куйбышев тимер юлы структур подразделениесе тарафыннан 1,6 млрд сумлык товар бушатылган.

Районда пассажирлар йөртү буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсе чишелде. Көн саен 18 муниципаль маршрут буенча 342 км озынлыкта 54 торак пунктны үз эченә алган 126 рейс ясала. 2016 елда рейс озынлыгы артты, Калмаш авылы, Яңа поселогына да керү башкарыла башлады. Машиналар паркында 32 берәмлек техника исәпләнә – болар күп, уртача һәм аз сыйдырышлы автобуслар. 2016 елда 4 автомобиль алынды. Кадрлар составы һөнәри йөртүчеләр белән тулыландырылды.

Тукай муниципаль районын автомобильләштерү бүгенге көндә бер мең кешегә 483 берәмлек техника туры килә дип исәпләнә.

Элемтә һәм мәгълүматлаштыру

Заманча коммуникацияләр базары үсеше белән стационар өй телефоннары саны да кимеде. Алар 100 кешегә 16,85тән 15,94 берәмлеккә калды. Кулланучылар компьютер һәм мобиль элемтә чараларына өстенлек бирә. Районда сыйфатлы Интернетка һәм кәрәзле элемтә хезмәтләренә ихтыяҗ зур.

Кабель чыбык аркылы уздырылган Интернет белән районның үзәк авыллары тәэмин ителгән, калган торак пунктларда мобиль Интернет куллану мөмкинлеге бар.

Авылларны мобиль Интернет белән тулысынча тәэмин итәр өчен төзелеш эшләре башкару зарур. Ә бу исә зур инвестицион чыгымнар таләп итә.

2017 елда Иштирәк, Югары Байлар һәм Боерган авылларында 3 «Летай» кәрәзле элемтә база станциясен төзү планлаштырылган. Инвестицияләр күләме – 4,5 млн сум.

Районда 24 почта элемтә бүлеге эшли, күчмә бүлекчәләр системасы кертелгән. Бу аз халыклы торак пунктларда яшәүчеләргә дә уңайлылык тудыру өчен булдырылган.

Мәгариф

1 сентябрьдә мәктәпләргә 3167 бала килде. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 175 укучыга күбрәк. Сыйныфларда уртача 11,9 бала дип исәпләнә.

Кайсы торак пунктында яшәвенә карамастан, укучыларга гомуми белем бирү уңайлы һәм сыйфатлы булырга тиеш. Балаларны йөртү өчен 11 маршрут булдырды. 2016 елда Иске Абдул мәктәбенә 2,5 млн сумлык 22 урынлы Форд Транзит автобусы сатып алынды.

Мәгариф системасында 621 педагог эшли. Соңгы өч елда район мәктәпләренә 21 яшь белгеч килде. Укытучыларга уртача 46 яшь.

Безнең укытучыларыбыз, республика грантларында актив катнашып, «Безнең яңа укытучы» номинациясендә – 3, «Укытучы – мастер» номинациясендә – 9 һәм «Укытучы – остаз» номинациясендә 7 мөгаллимебез җиңү яулады.

Талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны үстерү максатында районда уңышларны теркәп һәм күзәтеп баручы база булдырылды. Анда төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадалары, конкурслар, ярышлар, интеллектуаль турнирлар җиңүчеләре керә.

Теләнче Тамак мәктәбе укучысы Илфат Рәхимов география буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды. Теләнче Тамак, Мусабай-Завод, Күзкәй, Иске Абдул һәм Түбән Суыксу мәктәпләре укучылары республика олимпиадалары призерлары булдылар.

Теләнче Тамак мәктәбе укучысы Рузилә Ямалова рус теле буенча Халыкара олимпиада призеры булды.

Биклән мәктәбе укучысы Салават Якупов «Иннополис лицее» гомуми белем бирү учреждениесендә укуын уңышлы дәвам итә. Үз яше төркемендә ул «Калдыкларны аеру» категориясендә робот техникасы республика олимпиадасында җиңүче булды.

Районның мәгариф системасы һәрдаим үсештә. Бу белем бирү оешмалары җитәкчеләренең һөнәри осталыгы дәрәҗәсе белән дә бәяләнә. 2016 ел нәтиҗәләре буенча районның өч мәктәбе – Бәтке, Кнәз авыллары һәм Яңа поселогы мәктәпләре ТРның 100 иң яхшы авыл мәктәбе исемлегенә керде.

2015-2016 ел гомуми белем бирү төп күрсәткечләре рейтингында район 22нче урыннан 4нче урынга күтәрелде.

Рус теленнән БДИ уртача күрсәткече – 74,3 балл, математика – 56,2 балл, сайланма фәннәрдән – 59,9 балл. Бердәм дәүләт имтиханында 80 һәм аннан да күбрәк балл җыючы укучылар исәбе 13,6 процент тәшкил итә. Бу республикада 8нче урын.

Белем бирү программасын тормышка ашыру, бигрәк тә материаль-техник яктан җиһазландыру шартларына таләпләр катгыйлана.

Төп бурыч – уку процессына куркынычсыз шартлар тудыру. Моңа мәктәпләргә капиталь ремонт ясау да керә. 2016 елда республика программасы нигезендә Калмаш, Новотроицкое һәм Комсомолец мәктәпләренә 52,8 млн сумлык ремонт ясалды.

Муниципаль бюджет хисабына 3,5 млн сумнан артык акчага барлык белем бирү оешмаларында видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылды.

Бүгенге көндә районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына 1577 бала йөри. Олы Шилнә авылында 20 урынга исәпләнгән шәхси балалар бакчасы ачылды. Районның 26 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 68 төркем эшли. 100 урынга 97 бала туры килә. Мәктәпкәчә белем бирү үз эченә барлык балаларның 67,2 процентын ала. Төркемнәрнең тулылыгы уртача 23,2 урын тәшкил итә.

«Ләйсән» балалар бакчасында (Калмаш авылы) сентябрь аенда район бюджеты хисабына 1,2 млн сумга 25 урынга исәпләнгән өстәмә төркем ачылды.

Иганәче, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән 1,8 млн сумга Биклән авылындагы «Әллүки» балалар бакчасының түбәсе алыштырылды.

Балалар бакчалары электрон чиратына 649 гариза керде. Районда яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балаларны бакчаларга урнаштыру чираты бер ел эчендә 187дән 217гә артты. 1 сентябрьгә 3 яше тулган һәм зуррак балаларның барысы да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштырылды. Мәктәп алды белем бирү системасы үз эченә 100 процент баланы ала.

Бүгенге вакытта районның Иске Җирекле һәм Олы Шилнә авылларына ике балалар бакчасы төзү кирәк. Балалар арту сәбәпле, Новотроицкое авылы «Ромашка» балалар бакчасында өстәмә төркем ачу ихтыяҗы бар.

Гаилә һәм балаларны яклау

Районда 43 бала хәзерге вакытта тәрбиягә алган гаиләләрдә, 74 бала – опекага алган гаиләләрдә тәрбияләнә. Торак алыр өчен 72 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм бала исәптә тора. Шушы категориягә караучы 5 бала 2016 елда фатир ачкычларына ия булды.

Без һәр балага гаиләсен саклап калырга, ә бу мөмкин түгел икән, яңасын табарга ярдәм итәргә тырышабыз. Баланы тәрбиягә алырга теләгән һәркемгә булышабыз.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек кешенең тулаем физик, рухи һәм социаль иминлек халәте булып тора. Район халкы 778 кешегә артты (уңай миграция күрсәткечен исәпкә алып). 638 бала туды, 467 кеше үлде. Аналарның бала тапканда үлү очраклары юк. Тукайлыларның уртача гомер озынлыгы 73 яшь тәшкил итә, 2015 елда исә – 72 яшь иде.

Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрен финанслау өчен барлык чыганаклар буенча 190,3 млн сум акча сарыф ителде. УАЗ 39623 ашыгыч ярдәм машинасы алынды.

Льготаларга ия 3390 кешенең 2090ы (61,7 проценты) социаль пакеттан баш тартты. Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы белән 1300 кеше файдаланды. Федераль һәм региональ ташламаларга ия кешеләргә 28,1 млн сум күләмендә медикаментлар кайтартылды.

Сәламәтлек саклау системасында кадрларга кытлылык мәсьәләсе һаман да кискен кала бирә. Тукай үзәк район хастаханәсенең табиблар белән тәэмин ителеше нибары 59 процент тәшкил итә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрен квалификацияле белгечләр белән тулыландыру максатында муниципалитет тарафыннан максатчан программа нигезендә 8 кеше Казан дәүләт медицина университетында белем ала, бер кеше Ижау дәүләт медицина академиясендә интернатура уза.

2017 елны Татарстан Республикасында терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына багышларга планлаштыралар. Без бергәләп профилактика һәм халыкта сәламәтлеккә карата сакчыл караш тәрбияләүдә уртак эш алып барачакбыз. Малтабар авылында 2,7 млн сумлык фельдшер-акушерлык пункты модуль бинасы төзү планлаштырылган.

Халыкны социаль яклау

Районда социаль яклау өч юнәлештә бара: үз көчендә булган законнар тарафыннан каралган пособие һәм компенсацияләр билгеләү һәм түләү, өлкән яшьтәге гражданнар һәм өлкәннәргә өйләрендә социаль хезмәт күрсәтү һәм балигъ булмаган балалар һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән тернәкләндерү чаралары уздыру.

Акчалата түләү буенча 115 млн сум күләмендә адреслы ярдәмне 16230 кеше (гомуми халыкның 40 проценты) алды. Социаль ярдәм алуга хокук бирә торган 171 документ ясалды. 77 мохтаҗ кешегә санатор-курорт юлламасы бирелде.

Азкеремле гражданнарга, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга республика бюджетыннан 689 мең сум күләмендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтелгән. Аларга 2,5 меңнән артык социаль хезмәт күрсәтелде.

Азкеремле һәм күпбалалы гаиләләрдәге, шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларны һәм инвалид балаларны сәламәтләндерү буенча системалы эш алып барыла.

Инвалидларны һәм инвалид балаларны тернәкләндерүдә 554 индивидуаль программа тормышка ашырылды. Тернәкләндерү үзәкләренә һәм социаль-тернәкләндерү бүлекләренә 105 кеше кабул ителде.

Халыкның аерым категориясе – өлешчә яки тулысынча үз-үзен карый алмый торган кешеләр.

Якыннары белән аралашу һәм уңайлырак шартларда яшәү өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарының 2 торак бүлмәсе һәм кунаклар кабул итү бүлмәсенә ремонт ясалды. 11 млн сумга картлар һәм инвалидлар өчен Тукай интернат-йортында капиталь ремонт ясау (түбә, фасад һәм коймаларга ремонт, брусчатка түшәү, кабул итү бүлегенә ремонт) биредә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга мөмкинлек бирде.

Районда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар исәбеннән булган 448 кешенең барысы, шулай ук сугышта катнашучыларның тол хатыннары да, РФ Президентының «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы Указы нигезендә, яшәү шартларын яхшырту хокукын тормышка ашырды. Бүгенге көндә тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган сугыш ветераннары юк.

Мәдәният

Район үзәге булмау сәбәпле, районда үзәк мәдәният йорты да юк. Мәдәният тармагы 75 учреждениене үз эченә ала: «Мәдәният һәм ял үзәге» – 21 мәдәният йорты, 17 клуб, 3 күпфункцияле үзәк, 10 бүлекчәсе белән балалар сәнгать мәктәбе, үзәк китапханәләр системасы – 31 китапханә, шулай ук «Гиндукуш» хәрби дан музее.

Тукай районының 40 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгын бик җылы итеп үткәрдек, чарада Арча районы вәкилләре дә катнашты. «Моңлы тамчы» республика балалар фольклоры фестивале районда 300дән артык катнашучыны җыйды. Иҗат коллективлары Түбән Кама шәһәреннән һәм республиканың 13 районыннан килде. Район иҗат коллективларының юбилейларын үткәрдек. Болар – «Ладушка», «Питрау», «Әллүки» халык ансамбльләре. Мәләкәс авылының балалар керәшен фольклор коллективы «Туым Җондозы» VII Бөтенроссия керәшен халык җырлары фестиваленең Гран-при иясе булды. Ансамбль «Үрнәк балалар коллективы» исемен алды. 

2016 ел – Кино елы. Мәктәп укучылары өчен иң истә калган вакыйга Казанның кинематографистлар иҗат төркеме белән очрашу булды. Атказанган мәдәният хезмәткәре, кинематографистлар союзы әгъзасы, «ИМАН ФИЛЬМ» продюсерлык үзәгенең сәнгать җитәкчесе Алексей Морозов бүгенге заман проблемаларын чагылдырган 3 документаль фильм күрсәтте. «Яраткан кинофильмнардан җырлар» дигән киноконцерт үткәрдек.

Үзәк китапханәләр системасының «Укырга вакыт җитте» дип исемләнгән проекты бик отышлы булды. Ул үз эченә «БиблиоКөз», «БиблиоКыш»,«БиблиоҖәй» һәм «БиблиоЯз»ны алды. Быел язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу Боерган авыл җирлегендә үткәрелде.

Борды авыл китапханәсе үзенең 60 еллыгын билгеләп үтте. «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсе, конкурста катнашып, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иң яхшы авыл китапханәсе» номинациясендә җиңде һәм акчалата бүләккә ия булды, «Библио-Утрау» проекты белән Татарстан Хөкүмәте грантын – 246 мең су акча отты. 

Сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган егетләр яшәгән йорт фасадларында мемориаль такталар кую буенча «Үлгәннәрне онытмау – исәннәрнең намус эше» дип аталган уртак проектны тормышка ашыруны 2016 елның февралендә төгәлләдек. 

Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көне уңаеннан, музейда «Аның турында онытмасалар – һәр үлгән кеше исән» дип аталган экспозиция ачылды. Ул Тукай районында туган, Бөек Ватан сугышында геройларча һәлак булган, сөякләре эзтабарлар тарафыннан Смоленск өлкәсендә табылган Хәмәт Газизов истәлегенә багышланды. 

5 майдан 5 июньгә кадәр беренче тапкыр шагыйрь, Советлар Союзы Герое М. Җәлил тууның 110 еллыгына багышланган «Һәлак булса да, Герой үлми» дигән күчмә күргәзмә эшләде. Районга М. Җәлилнең Моабит дәфтәрләрен алып килделәр. Музей Бөек Ватан сугышының виртуаль музеен тулыландыру буенча корреспондент пункты булып тора. Актив эшчәнлеге өчен ул «Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның иң яхшы корресподент пункты» дипломы белән бүләкләнгән.

«Гиндукуш» музее «ТРның 2016 елда иң яхшы авыл музее» конкурсында җиңүче булды, республика бюджетыннан 100 мең сум бюджетара трансфер алды. Шулай ук «Җиңүчеләр варислары» проекты белән иҗат коллективларына булышу буенча ТР хөкүмәте конкурсында җиңеп, 230 мең сум акча алды. «Гиндукуш» сугышчан дан музеена Дөнья Байрагы, Рерих Пакты символы БМОның сәнгать һәм фәнни учреждениеләрне, тарихи һәйкәлләрне саклау турында Халыкара килешү тапшырылды.

Заман сулышы яңа эш формалары таләп итә. Агымдагы елда безгә түбәндәгегә игътибар итәргә кирәк:

– район биләмәсендә яшәүчеләрнең рухи уртаклыгын ныгыту, милли культураларны саклау һәм үстерү, халыкларның тарихын, традицияләрен популярлаштыру;

– район халкының иҗат эшчәнлеге өчен шартлар тудыру.

Физик тәрбия һәм спорт

Барлык эшләр халыкның төрле катламнарын савыктыру өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен тормышка ашыру һәм физик культура, спорт күнегүләре аша камиллеккә омтылу хисе тәрбияләү мөһим. Районда моның өчен кирәкле шартлар булдырылды. 28 спорт залы, уен җиһазлары һәм хоккей тартмалары белән тәэмин ителгән 125 спорт мәйданчыгы бар. 2016 елда республика программасы буенча Бикләндә, Күзкәйдә тренажерлары булган универсаль спорт мәйданчыклары төзелде.

Отчет чорында 43 спорт-савыктыру чаралары үткәрелде. Аларда 9809 кеше катнашты. 321 кеше 45 республика, бөтенроссия, дөнья бәйгеләрендә катнашты. Югары нәтиҗәләргә ирешкән разрядлы спортчыларны аерым билгеләп үтәсе килә:

– Бөтенроссия һәм республика билбау ярышлары җиңүчесе, призер Камилла Елисеевага Россия Федерациясенең спорт остасы исеме бирелде;

– Көрәш буенча республика ярышларында һәм билбау көрәшендә күп тапкырлар призер булган Илназ Рамазанов спорт остасына кандидат исемен яулады.

2016 елда 96 разрядлы спортчы әзерләнде.

Яшьләр – әйдәүче көч. Районда 18дән 30 яшькәчә 6677 кеше яши. 1900 кеше катнашында 20 чара уздырылды. Алар: «Әйдәгез, яшьләр» дигән фестиваль-конкурс, «Ирекле пирамида ачык бильярд» турниры, шахмат-шашка турниры, «Яшьләр күзе белән – авыл» фотоконкурсы һ.б.

«Иң яхшы яшь гаилә ишегалды» район конкурсы киң таралыш алды. Аның максаты – гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, авыл тормышының абруен күтәрү. Ике яшьләр проекты «Россия иреклеләре – 2016» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашты.

Балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты ХХI «Алтын каләм» республика фестивалендә биш кеше төрле номинацияләрдә призерлар булдылар.

Ел саен Татарстан Республикасының ирекле һәм аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре катнашында палаткаларда яшьләр форумы оештырыла. Бу очрашуларның максаты – яшьләр арасында яшьләр сәясәтенә кагыла торган проблемалы мәсьәләләр буенча җирле үзидәрә органнары белән диалог алып барырлык лидерларны ачыклау.

«Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлегенең җирле бүлекчәсе «Спортның чиге юк» проектын тормышка ашыру өчен республика конкурсы йомгаклары буенча 50,5 мең сум грант алды.

Ирекле яшьләр хәрәкәте үсеш ала бара. 7 ирекле отряд, район аграр яшьләр берләшмәсе бар. «Язгы изгелек атнасы», «Көзге изгелек атнасы», «Җиңү агачы», «Георгиев тасмасы», «Обелиск», «Юмарт җир», «Тату Татарстан» һәм башка төрле Бөтенроссия ирекле акцияләр үткәрелде. «Данко» отряды волонтерлары «Ирекле эшләнгән эш» республика конкурсында җиңгән өчен ТР ирекле хәрәкәтне үстерү үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үзләштерүгә кереште. 2016 елда 792 кеше ГТО нормасын үтәде, шуларның 36сы – алтын, 372се – көмеш, ә 384е бронза билгесенә лаек булды.

Муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итү

Хисап чорында район бюджетына милектән һәм җир ресурсларыннан файдаланудан 43,0 млн сум табыш керде. 84 җир кишәрлеге арендага бирелде, аларның 48е ачык аукционда сатылды, 70 кишәрлек, килешү буенча, төзелеш алып бару өчен бирелде. 2641 җир кишәрлеге милек итеп бирелде, аларның 2014е түләүсез хосусыйлаштырылды, 621е түләүле хосусыйлаштырылды һәм 6 җир кишәрлеге сатып бирелде. Җир кишәрлекләре сатудан 10 млн сум табыш керде. Гражданнарга хосусыйлаштыру шарты белән 20 фатир бирелде. 36 ГТС исәпкә куелды, шуларның 29ы милек итеп теркәлде, 7 сулык, хуҗасыз буларак, кадастр исәбенә алынды. Барлыгы 241,4 гектар мәйданны биләгән буш яткан 18 җир кишәрлеге әйләнешкә кертү юлы белән милек буларак рәсмиләштерелде.

Барлык 23 авыл җирлегендә дә «Халык инвентаризациясе» акциясен үткәрү эшләре башланды. 2016 елда нәтиҗәле файдаланылмый торган 189 объект булуы ачыкланды, шуның 183е – жир кишәрлеге. Аннан соң үткәрелгән чаралар барышында 121 җир кишәрлегенә милеккә хокук теркәлеп, арендага бирелде.

2017 елда башкарасы эшләр:

– теркәлмәгән объектлар һәм җир кишәрлекләрен милек итеп теркәүне тәэмин итү;

– муниципаль милекнең исәбен алу һәм идарә итү, аны файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм максималь табыш алуга ирешү;

– «Халык инвентаризацисе» акциясен дәвам итү.

Бюджет

Хисап елы бюджет сәясәтнең төп юнәлешләренең берсе – финанс эшчәнлегенең ачыклыгын, аңлаешлы һәм төгәл исәпле булуын тәэмин итү. Бюджетара трансферталарны исәпкә алып, бюджетның чыгым өлеше 729,5 млн сум тәшкил итте. Бюджет сферасында эшләүчеләргә хезмәт хакы буенча бурычлар юк. Үз керемебез 344,9 млн сум тәшкил итә. Район бюджетына 232,7 млн сум салым акчасы керде.

Бер ел эчендә җирле бюджетка бурыч 19 процентка үсте һәм 18,7 млн сум тәшкил итә. Салым түләүчеләр үзләренең салым йөкләмәләрен вакытында һәм тулысынча түләп барсалар, бюджетның чыгым өлешен сыйфатлырак башкарырга да мөмкин булыр иде. Бу юнәлештә чагу органнары өчен эш бар, мәҗбүри түләтү механизмы турында да әйтмичә булмый.

Җирле үзидарә органнарын үстерү

2017 елның гыйнварына районда 23 авыл җирлеге бар. Алар күзәтү, җитәкчелек итү, эш башкару, контрольлек һәм башка функцияләрне тормышка ашыра.

Районның җирле үзидарә органнарына 199 авыл җирлеге депутаты сайланды. Шуларның 138е – ирләр, 61е – хатын-кыз. Депутатларның 84 проценты – татарлар, 15 проценты – руслар, 0,5 проценты – башкортлар һәм чуашлар.

Тукай муниципаль районы Советында 46 депутат, аларның 14е – хатын-кыз, эш расланган план нигезендә алып барылды. 9 утырыш үткәрелде, аларда 54 мәсьәлә каралды, әһәмиятле карарлар кабул ителде.

«2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр планлы чорда Тукай муниципаль районының социаль-үсеш стратегиясе турында»;

«Тукай муниципаль районында яшьләр сәясәтен тормышка ашыру турында» һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында;

«Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә булышу программасы үтәлешенең барышы турында»;

«Районда су белән тәэмин итү системасын үстерү турында»;

«Авыл хуҗалыгына билгеләнгән җирләрне файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү, кадрлар сәясәтен үстерү, яшь белгечләрне авылга тарту турында»;

«2016-2018 елларга балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү район программасын тормышка ашыруның барышы турында»;

«Ветераннарның һәм өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисади хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту турында»;

«Районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында»;

«Муниципаль район биләмәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында».

Хисап чорында җирле үзидарә органнарына 161 прокурор протесты керде. Барысы да тиешле вакытта каралды.

22 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум үткәрелде.

2016 елның гыйнвар-февраль айларында авыл җирлекләрендә район башлыгы, аның урынбасарлары, район һәм авыл җирлекләре депутатлары, башкарма комитет җитәкчесе, коммуналь хезмәтләр службасы, башка оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашында авыл җыеннары узды. Аларда халыкның яшәешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча 100гә якын тәкъдим һәм замечаниеләр әйтелде. Барлык җыеннар буенча да беркетмәләр тутырылды, чаралар планы төзелде.

2016 ел барышында җирле үзидарә органнары 286 утырыш үткәреп, аларда халыкның тормыш-көнкүреше белән бәйле 855 мәсьәлә каралды.

2016 елда районның җирле үзидарә органнарына гражданнардан язмача һәм телдән 1862 мөрәҗәгать керде. Шул исәптән – 768е электрон почта аша керде, 1727се – уңай хәл ителде. Шәхси кабул итүдә 718 кеше булды, шул исәптән 195е – җитәкчегә керде, 953 мөрәҗәгать контрольгә алынды, 464е – урынга барып тикшерелде.

12 декабрьдә районда Бөтенроссия кабул итү көне үткәрелде. Гражданнарны район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе кабул итте. Районда яшәүче ике кеше теркәлде.

Авыл җирлекләренең үсеше

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегендәге төп юнәлешләр: юллар, күперләр, суүткәргечләр ремонтлау, урам яктырткычларын реконструкцияләү, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү һәм башкалар.

Җирле үзидарәләрнең муниципаль бюджеты акчасына 797 мең сумлык зиратларны төзекләндерү эшләре башкарылды. Бәтке зираты янындагы канализация системасын ремонтлауга 256,5 мең сум тотылды.

Хисап чорында авыл җирлекләре республикада үткәрелә торган конкурсларда катнаштылар. Шуларның нәтиҗәләре буенча Яңа Бүләк, Калмаш, Мәләкәс авыл җирлекләренә Шевроле-Нива автомобильләре бирелде.

Биклән, Теләнче Тамак, Калмаш авыл җирлекләре авыл халкының яшәешен тәэмин итә торган объектларның матди-техник базасын ныгытуга тоту өчен 1әр млн акча алдылар. Бикләндә тротуар салынды, Теләнче Тамакта мәдәният йортының ишек-тәрәзәләре, витражлар алмаштырылды, Калмаш мәдәният йортында яктырту һәм музыка җиһазлары сатып алынды, театр кәнәфиләре яңартылды.

Җирле мәсьәләләрне хәл итү максатында районның авыл җирлекләре биләмәләрендә үзара салым буенча референдум үткәрелде. Гражданнарның үзара салым акчасы республика бюджетыннан 1 сумы 4 итеп кире кайтарылды. 2016 елда ул 2,3 млн сум булды.

Барлык авыл җирлекләре территорияләрендә санитар чистарту, яшелләндерү, тиешсез урыннардагы чүплекләрне бетерү эшләре башкарылды.

Җирле үзидарә органнары каршында яшьләр һәм балалар арасында тәрбия эшләре алып баручы иҗтимагый формированиеләр барлыкка килде. Ветераннар советлары, инвалидлар җәмгыятьләре авыл җирлеге биләмәсендә үткәрелә торган барлык чараларда катнашалар. Яшьләр белән очрашалар, язгы кыр эшләре, урып-җыю чорында ветераннарның үзләре яши торган хуҗалыкларына ярдәмнәрен оештыралар.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү

Бу район җирле үзидарә органнары хәл итә торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Теләгән кешенең гомумкулланыштагы мәгълүмат каналлары аша, шул исәптән «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Барлыгы 1862 мөрәҗәгать керде, шуларның 768е – электрон аша. Шәхси кабул итүдә 718 кеше булды.

Район халкының проблемалы мәсьләләрен өйрәнү өчен 23 авыл җирлегендә халык җыеннары үткәрелде. Әйтелгән тәкъдимнәр буенча чаралар планы эшләнде.

Елга 8 муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә 9606 гариза керде, ә районда алар 86. Районның рәсми мәгълүмат ресурсы сыйфатында tukay.tatar.ru cайты, Интернет кабул итү эшли. Подразделениеләрнең, җирле үзидарә органнарының контактлары һәм электрон адреслары бастырылды, сайт бүлекләре һәрдаим актуальләштерелә. Җирле үзидарә органнары белән аралашу өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасы нәтиҗәле файдаланыла, «Кайнар линия», «Ышаныч», «Халык почтасы» телефоннары эшли.

Районда, тулаем алганда, эшләү һәм йөкләнгән бурычларны үтәү өчен шартлар тудырылган. Бу мәсьәләдә безгә республика зур ярдәм күрсәтә.

Коррупциянең торышы һәм коррупцион шартларны киметү максатында күрелгән чаралар

Коррупцияне булдырмау һәм аңа каршы көрәшне активлаштыру максатында районда коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү комиссиясе эшли, аның утырышларында 29 мәсьәлә каралды. 

Шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең эштә үз-үзен тотышына булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр бәрелешен җайга салу комиссиясе эшли. 11 мәсьәлә каралды, шул исәптән муниципаль хезмәткәрләр тапшырган керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларның дөрес булмавы хакында прокуратураның хокукый актлары. Закон бозу очракларыннан арыну буенча тиешле чаралар күрелде. 

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы битләрендә коррупциягә каршы көрәш темасына 73 материал басылып чыкты. 

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан акция үткәрелде, блокнот, календарь, каләм, белешмәләр хәзерләүдә балалар рәсемнәре файдаланылды. Акциядә 500дән артык райондаш катнашты. 

Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү

2016 елда 563 җинаять теркәлде, алар 7,2 процентка кимегән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны кимегән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында шәхескә каршы булганнарының саны 24 процентка, милеккә каршы – 12 процентка кимегән. 2016 елда җинаятьләрне ачу 86 процентны тәшкил итте. 

Җинаятьчеләрнең социаль составы: даими керем чыганаклары булмаган затлар һәм эшсезләр, инде берничә тапкыр җинаять кылучылар, җинаятьләрнең шактый өлеше спиртлы эчемлекләр кулланудан соң кылынган.

Юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе һәм аның стратегик әһәмияте социаль-икътисади үсешнең алдагы планында тора. Бу проблеманы хәл итү – беренче чираттагы мәсьәләләрдән.

Район юлларында 111 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 17 кеше һәлак булды, 148 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуның төп сәбәбе булып тора. 

Бу өлкәдә беренче чираттагы юнәлешләр булып түбәндәгеләр тора: җинаятьләрне кисәтү, булдырмау, ачу һәм ачу максатында эшчәнлек алып баруны камилләштерү, мөһим объектларның террорчылыктан сакланышын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башкалар.

Куркынычсызлык, хокук тәртибе дәрәҗәсен күтәрү, җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү, шәхеснең икътисади, социаль, сәяси һәм рухи үсешенә уңайлы шартлар, булган һәм булуы мөмкин куркынычларны иң түбән дәрәҗәгә төшерерлек шартлар булдыру максатында, «Куркынычсыз шәһәр» программасы кысаларында, беренче чиратта, районның 5 объекты видеокүзәтү системалары белән җиһазланачак: Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселогы, Олы Шилнә торак пунктларының һәрберсендә икешәр объект.

Районда криминоген хәл тотрыклы.

Соңгы яңарту: 13 февраль 2017, 11:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования