Кече Шилнә авылы тарихы

Кече Шилнә авыл җирлеге 1946 елда оешкан. Ул Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районы җирлегендә, Яр Чаллы шәһәреннән төньяк-көнчыгыш 8 километр ераклыкта, Кама елгасының сул кушылдыгында Шилнә елгасы буенда урнашкан. Майданы 75 кв.км., төньяктан көньякка-18км., көнбатыштан көнчыгышка 10 км. Хәзерге вакытта авыл җирлегендә 6 торакпункт бар: Олы Шилнә, Илбакты, Кече Шилнә, Белоус авыллары, Опушка, Иличев поселоклары. Монда 2362 кеше яши (беркетелгән), барлыгы 5 316 йорт. Үзәге Кече Шилнә авылында. Монда Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты, “Родина” мәдәният йорты, китапханә, урта гомуми белем бирү мәктәбе, “Колосок” балалар бакчасы, фельшер-акушер пункты, элемтә бүлеге, сбербанк, магазиннар, мәчет урнашкан.

Чыннан да, Кеше Шилнә халкы бәхетле. Моны Татарстанның өлкәләреннән килгән кунаклар да билгеләп үтә. Без Кече Шилнәнең милли авыл булуы белән горурланабыз. Бүген авылда барлыгы 15 милләт вәкиле яши: украиннар һәм руслар, белоруслар һәм казахлар, әрмәннәр һәм чуашлар, татарлар һәм башкортлар. Һәрберсенең үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре, традицияләре бар. Кече Шилнә халкының дуслыкның ныгытуга, бер-берсенең мәдәниятен хөрмәт итүгә корылган уникаль проекты бар.

Соңгы яңарту: 14 май 2013, 16:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования