«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче өч тукайлыга – «Кама» агрофирмасының ХПК-2 бүлекчәсе җитәкчесе Равис Зәйнәшевкә, «Тукай азык-төлек корпорациясе» җәмгыятенең механизаторы Рафаиз Абдрахмановка, «Чаллы Бройлер» җәмгыятенең ветеринар санитары Гөлсем Җәләлетдиновага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Күкрәк билгесен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

Соңгы яңарту: 17 октябрь 2018, 13:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования