Безнең район

                                                      Тукай муниципаль районы

 

 

Район үзәге: Яр Чаллы

423800, Татарстан Республикасы ,

Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлип проспекты,46 йорт

                                                     Тел.: (8552) 70-00-33; факс: (8552) 70-12-61
                                                     E-mail: Vasil.Hazeev@tatar.ru
                                                     www-адрес: http://tukay.tatar.ru

Территория: 172949 га

Районның халкы: 4,3 мен. кеше

Тукай муниципаль районы башлыгы: Хаҗиев Васил Гариф улы

                                                             
 

 

 

РСФСРның  Югары Совет Указы нигезендә 1976 нчы елның 20 нче апрелендә Чаллы берәмлеге Тукай берәмлеге дип үзгәртелә.Административ үзәге- Яр Чаллы шәһәре.

Муниципаль берәмлеккә 23 авыл җирлеге,88 торак пункт керә.

 

                 Районны тасвирлау

 

Тукай муниципаль берәмлеге Кама аръягының  Көнчыгышына Түбән Кама буена урнашкан.

Җирлекнең рельефы тигез, 245 метрлы иң югары ноктасы Әҗмәкәй авыл җирлегенә туры килә.

Туфрагы селтеле,көлсу-кара,коңгырт-соры черемәле җир. Тукай муниципальберәмлеге территориясендә берничә нефть чыганагы табылды.Алар Бурдыбаш,Бурды, Мәләкәс,Малтабар,Теләнче-Тамак, Түбән Суык-Су,Шилнә елгасы буенда, Кзыл Тау урманында урнашкан.

Территориянең 4636,8 мең  гектарын терлекчелек һәм игенчелек җирләре алып тора.Торак пунктлар 403,9 мең гектар, промышленность, юл, энергетика, элемтә, оборона өчен 86,1 мең гектар, урман фонды 1219,3 мең гектар, су фонды 402 мең гектар  җирләрне били.

  Тукай муниципаль берәмлеге күмер бассейны җирлегенә керә (Камбасс),күмер катламнары бик тирән урнашкан и су катламы астында калган,шунлыктан  аларны чыгару мөмкин түгел. Торф катламнары  Ильбухтино,Теләнче-Тамак, Күзкәй,бетерелгән Батрак авыллары янында барлыгы билгеле.Күп урыннарда торф известь растворы белән баетылган(известьләнгән торф), аларны ашлама буларак һәм әче туфраклы җирләрне  ашлау өчен файдаланалар.Кама елгасы буеның хәзерге һәм су баскан җәйләүләре инерт төзелеш материаллары ком һәм гравийга бай. Монда шулай ук известняк,бетонит (гипс белән катнашкан диңгез балчыгы) катламнары да бар.

Берәмлекнең һәр ноктасында минераллаштырылган су чыгарырга мөмкин.

Су фондының мәйданы гомуми җир мәйданының 12% тәшкил итә.Бу Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычлары биләгән җирләр.Муниципаль берәмлек территориясеннән кечкенә һәм уртача зурлыктагы елгалар ага,алар 4 бассейнга керүче 96 төрле озынлыктагы  сулыкны тәшкил итәләр.

Тукай муниципаль берәмлегендәге урманнар 4 урман хуҗалыгы идарәсенә карыйлар.Урманнар, Республика белән чагыштырганда, кимрәк, бары 12 % тәшкил итә.Күпчелек имән,юкә,каен,усак агачлары үсә,шулай ук нарат һәм чыршы да бар.Саклау астына алынган табигать байлыкларына “Түбән Кама”милли паркы һәм “Боровецк чишмәлекләре”керә.

 

Авыл хуҗалыгы

Безнең район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча эшли.87,2 мең гектар сөрү җирләре,16 мең эре мөгезле терлек (шул исәптән 6 мең сыер),222,263 мең баш дуңгыз,15 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, 3442 миллион тавыгы булган фабрика, 5 зур һәм уртача зурлыктагы промышленность предприятиесе,1795 кече эшмәкәрлек оешмасы,шуларның 915 шәхси эшмәкәрләр,5 потребкооперация оешмасы бар.Муниципаль берәмлек Яр Чаллы шәһәрен икмәк,ит, сөт, бәрәңге,яшелчә белән тәэмин итә.

Чал Кама елгасы ярына урнашкан безнең район  бик  бәхетле язмышка ия. Нәкъ  менә безнең җирлектә бөтен дөньяга билгеле булган Кама автомобиль заводы төзелде.70 нче еллар башында, Яр Чаллы шәһәрендә халык саны күпләп арту сәбәпле,авылларның инфраструктурасын үзгәртү бурычы куелган иде.Яңа шәһәрне төзү белән бергә, шәһәряны авыл хуҗалыгы зонасы тамырдан үзгәртеп корылды.

Авыл хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләреннән берсе булып җитештерелгән   продукцияне тирәнтен эшкәртү тора.Районның агропромышленность комплексы- ул күп тармаклы авыл хуҗалыгы производствосы:аңа сөтчелек,итчелек,кошчылык,дуңгызчылык өлкәсе,ипи ,ит,сөткомбинатлары,яшелчәчелек керә.

Агропромышленность комплексы-районның экономикасының иң зур һәм реаль секторы.

 

Транспорт

Авыл җирләрендә яңа заманча социаль-мәдәни объектлар барлыкка килде,күперләр төзелде,юллар төзекләндерелде.Төзелгән  юл һәм мйданчыкларның мәйданы 174,8 мең кв.м. тәшкил итә.Гомумән районда 37 күпер,юлүткәргеч,тоннель бар,аларның гомуми мәйданы 450 кв.м.

Авыл җирләрендә торак,социаль, инженер  инфраструктураларны яхшырту- район җитәкчелеге алдында торган иң төп бурычларның берсе. 

 

Мәгариф

 

Тукай муниципаль берәмлегендә 25 мәктәпкәчә, 17 урта һәм 5 төп белем бирү мәктәбе, 1 мәктәптән тыш белем бирү оешмасы ,1 башлангыч мәктәп,1- башлангыч мәктәп- балалар бакчасы,1  коррекция мәктәбе  эшли.

 

 

Медицина

 

1999 нчы елның июль аенда районда больница-поликлиника комплексы сафка кертелде.Бу комплекс Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә 4 гектар җирне били, шуның 2,3 гектары яшелләндерелгән.Больницада 470 кеше эшли, шуларның 60 врачлар,271  медицина работниклары.Авыл халкына 4  амбулатория,59 фельдшерлык-акушерлык пункты ярдәм күрсәтә.

 

 Мәдәният

Районда 21 мәдәният йорты,17 авыл клубы, бер балалар иҗат мәктәбе-ул 11  мәктәптә  үзенең эшчәнлеген алып бара , 31 авыл китапханәсе, 1 бибколлектор,1 Үзәк  эшли. Шулай ук 20 театр  төркеме,18 фольклор һәм 17  хореографик бию төркеме эшли,13се шуның"Халык ансамбле" исемен йөртә.

 

Районда барлыгы 55 мәчет эшли,ә рус авылларында үзләренең архитектура бөтенлеген саклап калган 7 чиркәү,3 приход бар.2 чиркәү төзелә башлады.

 

Соңгы яңарту: 01 март 2017, 13:41
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования