«29»сентябрь 2018 ел , № 70 санлы КАРАР. " Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең генераль план проекты буенча Ачык тыңлаулар үткәрү турында »

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

  ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

«29»сентябрь 2018 ел        Яр Чаллы шәһәре                      № 70

 

  " Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең   генераль план проекты буенча   Ачык тыңлаулар үткәрү турында   »

 

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 24, 28 ст., «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» гы 131-ФЗ номерлы Федераль законның 24, 28 ст., район Уставы, район Советының 26.01.2007 ел, № 11/5 карары белән расланган «Тукай муниципаль районында халык алдында тыңлаулар оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмә, Башкарма комитет Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручының 01.12.2017  елда кабул ителгән  «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Княз  авыл җирлеге генераль планын эшли башлау турында»  № 5395санлы  Карары һәм район халкының яшәеш шартларына, хокукка ия булучыларның җир участокларына һәм районның Кнәз авыл җирлеге территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларына булган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү максатларында,

 

 КАРАР БИРӘМ:

  1. Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрергә.

2.1. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында Князево авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында урнаштырырга.

2.2. Якты юл «(»Якты юл«) газетасында ачык тыңлаулар үткәрү турында мәгълүмат бастырырга»)

3. Ачык тыңлаулар көнен 1 көн дип билгеләргә ,  2018елның 2 ноябре ,сәгать 14.00, Совхоз Татарстан поселогында,Советлар урамы ,3 йорт ,4 булмәдә  үткәрергә  

       4.Халык алдында тыңлаулар үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районының төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы, баш архитектор Шәмсиева М. Т. билгеләргә. 

       5.  Кенәз   авыл җирлеге генераль планы проекты турында фикер алышуны , кушымта нигезендә  расларга

      6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуын үз өстемә алам.

 

Муниципаль район Башлыгы                            Ф.М.Камаев

 

 

                                                           Тукай муниципаль район Башлыкы

                       Карарына кушымта

 

                                                                                            №___       от _______________ 2018ел

 

 КНӘЗ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНЕҢ ГЕНЕРАЛЬ ПЛАНЫ ПРОЕКТЫ БУЕНЧА ФИКЕР АЛЫШУДА ГРАЖДАННАРНЫҢ КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

 

  Әлеге тәртип Князево авыл җирлегенең генераль планы проектын (алга таба Генераль план) тикшерүдә халыкның катнашуын тәэмин итү максатларында эшләнгән һәм генераль план проекты буенча фикер алышуда авыл җирлеге гражданнарының катнашу тәртибен, шулай ук Генераль план проекты буенча халык фикерен исәпкә алуны җайга сала.

1. 1. Генераль план проекты буенча фикер алышуларда гражданнарның катнашуы халыкның Генераль план проекты һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр тарафыннан Тукай районы Башкарма комитетына Генераль план проекты буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.  

2. Җирлекнең генераль планы проектының график һәм текст материаллары экспозициясе Кнәз авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында оештырылган

  3. Җирлекнең генераль планы проекты буенча материаллар белән танышу вакыты: пн. - пт. 9.00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр).

4 .Генераль план проекты территориаль планлаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасы рәсми сайтында рәсми басылып чыгарга тиеш fgis.economy.gov.ru.

5.  Авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2018 елның 1 октябреннән 01 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет;

  6. Халык тыңлауларын әзерләү һәм уздыру, шулай ук Генераль план проекты буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итү һәм исәпкә алу гавами тыңлаулар үткәрү өчен җаваплы.

7. Генераль план проекты буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләр исәбен документлар белән тәэмин итүне  тыңлаулар секретаре гамәлгә ашыра.

 8. Халык тыңлаулары башланганчы секретарь тарафыннан халык тыңлауларында катнашучыларны теркәү башкарыла. Теркәү кәгазендә гавами тыңлауларда катнашучыларның фамилияләре, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны адресы күрсәтелә

 

10. 10. Ачык тыңлаулар уздырганда киләсе регламент билгеләнә:

- докладчыга төп доклад өчен 20 минуттан артык вакыт бирелми;

- җирлекнең генераль планы проектын тикшерү буенча чыгышлар өчен 3 мин артык түгел;

- реплик һәм искәрмәләр өчен-2 минуттан артык түгел.  

11. 11. Халык тыңлауларын үткәргәндә секретарь тарафыннан генплан проекты буенча ачык тыңлаулар беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә  тыңлаулар оештыручы һәм секретаре имза сала.  

12.   Халык тыңлауларын оештыручы гавами тыңлаулар уздырылган көннән алып 2 көн эчендә ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә күрсәтелә: - халык алдында тыңлаулар уздыру турындагы мәсьәлә исеме; - халык тыңлаулары үткәрү датасы, вакыты һәм урыны; - халык тыңлауларында катнашкан авыл җирлеге гражданнары саны; - халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

 14. Ахырда халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм ачык тыңлаулар беркетмәсе белән бергә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында, районның рәсми сайтында, Князево авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында мәҗбүри басылып чыгарга (халыкка хәбәр итәргә) тиеш.

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 238.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International