« 26» 10.2018ел. №86 КАРАР " Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан потенциаль куркыныч, критик әһәмияткә ия һәм тормыш тәэмин итү Потенциаль объектлар исемлекне раслау турында

            ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

« 26» 10.2018ел.            Яр Чаллы                №86

 

" Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан потенциаль куркыныч, критик әһәмияткә ия һәм тормыш тәэмин итү Потенциаль объектлар    исемлекне раслау турында

 

 «Террорчылыкка каршы көрәш турында» 2006 елның 6 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Милли террорчылыкка каршы комитетның 2017 елның 8 августындагы 11/П/2-1427 ДСП карарын үтәү йөзеннән  ,

              Карар бирәм:

 

1.   Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан потенциаль куркыныч, критик әһәмияткә ия һәм тормыш тәэмин итү объектлары исемлеген расларга

2.  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 202,410,8,272,255,447 нче карарлары нигезендә Татарстан Республикасында Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан кешеләр күпләп була торган объектлар (урыннар) исемлеген расларга

3. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 176,1235 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасында Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан кешеләр күпләп була торган объектлар (урыннар) исемлеген расларга.  

4. Тукай муниципаль районы Башлыгының 2018 елның 14 февралендә кабул ителгән 13 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.   

5. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырырга.

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үзем артыннан калдырам.

 

Муниципаль район башлыгы                           Ф. М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 153.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International