КАРАР 26.02.2019 ел №21 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Абдул авыл җирлегенең 16:39:170501:263 кадастр санлы җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт итү төренә үзгәртү буенча гавами тыңлаулар үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАCЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«   »_______2019 ел                       Яр Чаллы шәһәре                    №_______

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Абдул авыл җирлегенең 16:39:170501:263 кадастр санлы җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану төрен  төп төрдән шартлы-рөхсәт итү төренә үзгәртү буенча гавами тыңлаулар үткәрү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 35, 36, 39 маддәләре, 2003 елның 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон, Тукай муниципаль районы Иске Абдул авыл җирлегенең жирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елнын 26 январендәге 11/5 санлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районында гавами тыңлауларны оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезнамә», район уставы нигезендә, район һәм Иске Абдул халкының уңайлы тормыш эшчәнлеге шартларына хокукын, Тукай муниципаль районы Иске Абдул авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм капиталь төзелеш объектлары хокук ияләренең  законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын саклау максатында,

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Абдул авыл җирлегенең 16:39:170501:263 кадастр санлы җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт итү төренә үзгәртү буенча гавами тыңлаулар үткәрергә.

2.1 Әлеге карарны районның рәсми сайтында (tukay.tatar.ru), Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында, Иске Абдул авыл жирлеге Башкарма комитетының мәгълүмати стендларында урнаштырырга.

2.2 Гавами тыңлаулар үткәрү турында мәгълүматны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

3. Гавами тыңлауларны бер көндә 2019 елның 11 апрелендә 15.00 сәгатьтә үткәрергә,  үткәрү урыны: Тукай районы, Иске Абдул авыл җирлеге, Үзәк урам, 8 йорт.

4. Гавами тыңлауларны үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы баш архитекторы А.Н. Надершинны билгеләргә.

5. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга.

6.. Әлеге карар үтәлешен тикшереп торуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгы                                                     Ф.М. Камаев

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2019 елның _________ санлы карарына кушымта

 

 

Гражданнарның фикер алышуда катнашу тәртибе

 

Әлеге Тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Абдул авыл жирлегенең 16:39:170501:263 кадастр санлы җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән файдалану төрен  төп төрдән шартлы-рөхсәт итү төренә үзгәртү буенча фикер алышуларда халыкның катнашуын тәэмин иту максатында эшләнгән һәм район халкының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу  тәртибен жайга сала.

1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы гавами тыңлауларда катнашу һәм район халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.

2. Проектның текст рәвешендәге материаллары Иске Абдул авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында мәгълүмати стендларда урнаштырылган.

3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).

4. Проект Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылырга тиеш.

5. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2019 елның 10 марттан 10 апреленә кадәр түбәндге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.

6. Гавами тыңлауларны үткәрү өчен җаваплы зат гавами тыңлауларны хәзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

7. Гавами тыңлаулар секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

8. Теркәү битендә гавами тыңлауда катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, тору урыны күрсәтелә.

9. Гавами тыңлаулар түбәндәге регламент буенча үткәрелә:

- чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә;

- проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр;

- репликалар һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

10. Гавами тыңлаулар үткәрү барышында секретарь гавами тыңлауларның беркетмәсен алып бара. Беркетмәгә гавами тыңлауларны оештыручы һәм секретарь тарафыннан имза куела.

11. Гавами тыңлауларны оештыручы гавами тыңлаулар үткәрелгән көннән соң ике көн эчендә гавами тыңлаулар нәтиҗәләре буенча бәяләмә хәзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә:

- гавами тыңлауларга чыгарылган сорауның исеме;

- гавами тыңлауларны уткәрү көне, вакыты һәм урыны;

- гавами тыңлауларда катнашучы авыл җирлеге халкының саны;

- гавами тыңлаулар нәтиҗәләре буенча карар.

12. Бәяләмәгә гавами тыңлауларны оештыручы тарафыннан кул куела һәм ул гавами тыңлаулар беркетмәсе белән бергә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында, районның рәсми сайтында, Иске Абдул авыл җирлегенең мәгълүмати стендларында урнаштырылырга тиеш.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 942.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International