КАРАР 04.09.2019 ел № 90 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советында шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

 

«4» сентябрь, 2019 ел                      Яр Чаллы                                        № 90

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советында шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау турында

 

 

«Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ санлы Федераль закон һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2012 елныӊ 21 мартындагы 211 санлы карары белән расланган «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законда каралган бурычларны үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлегендәге 1 пункт «б» пунктчасы нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Расларга:

1.1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советында шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау турында нигезләмәне 1 кушымта ннигезендә;

1.2. Тукай муниципаль районы Советында шәхси мәгълүматларны иясезләндерү буенча чаралар үткәрүгә җаваплы вазыйфалар исемлеген 2 кушымта нигезендә;

1.3. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүне турыдан-туры гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы муниципаль хезмәткәренең типлаштырылган йөкләмә формасын (аның белән хезмәт килешүе өзелгән очракта, вазыйфаи бурычларны үтәүгә бәйле рәвештә аӊа билгеле булган шәхси мәгълүматларны эшкәртүне туктатырга кирәк) 3 кушымта нигезендә;

1.4. Шәхси мәгълүматларны тапшырудан баш тартуның юридик нәтиҗәләрен шәхси мәгълүматлар субъектына аңлатуның типлаштырылган формасын 4 кушымта нигезендә;

1.5. Тукай муниципаль районы Советында шәхси мәгълүматларны эшкәртүне яки шәхси мәгълүматларга үтемлелекне тәэмин итүне күздә тоткан вазыйфалар исемлеген 5 кушымта нигезендә;

1.6. Шәхси мәгълүматлар эшкәртелә торган биналарга керү тәртибен 6 кушымта нигезендә;

1.7. Тукай муниципаль районы Советы муниципаль хезмәткәренең, башка шәхси мәгълүматлар субъектларының шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә типлаштырылган килешү формасын 7 кушымта нигезендә.

2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгы                                                     Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                              

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ

2019 елның 4 сентябрендәге 90 санлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советында шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау турында нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советында шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау турында нигезләмә (алга таба – нигезләмә) Тукай муниципаль районы Советында шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибен һәм эчтәлеген, шәхси мәгълүматларны саклауга юнәлдерелгән чараларны, шулай ук Тукай муниципаль районы Советында (алга таба – Совет) шәхси мәгълүматлар өлкәсендә Россия Федерациясе законнарын бозуны ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән процедураларны билгели.

1.2. Әлеге нигезләмә Совет сәясәтен шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм яклау буенча оператор буларак билгели.

1.3. Әлеге нигезләмә Россия Федерациясе Хезмәт Кодексы, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы, «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон, «Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында» 2006 елның 27 июлендәге 149-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон, «Элемтә турында» 2003 елның 7 июлендәге 126-ФЗ номерлы Федераль закон, «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» 1991 елның 27 декабрендәге 2124-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе муниципаль граждан хезмәткәренең шәхси мәгълүматлары турында нигезләмәне раслау һәм аның шәхси эшен алып бару турында» 2005 елның 30 маендагы 609 номерлы Указы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Шәхси мәгълүматларны мәгълүмат системаларында эшкәрткәндә аларны саклауга карата таләпләрне раслау турында» 2012 елның 1 ноябрендәге 1119 номерлы карары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 6 июлендәге «Биометрик персональ мәгълүматларның матди йөртүчеләренә һәм мондый мәгълүматларны шәхси мәгълүматларның мәгълүмати системаларыннан тыш саклау технологияләренә карата таләпләрне раслау турында» 512 номерлы карары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 15 сентябрендәге «Автоматлаштыру чараларын кулланмыйча башкарыла торган персональ мәгълүматларны эшкәртү үзенчәлекләре турында нигезләмәне раслау хакында» 687 номерлы карары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2012 елныӊ 21 мартындагы «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законда һәм аның нигезендә дәүләт яисә муниципаль органнар булган операторлар тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларда каралган бурычларны үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында» 211 номерлы карары, Тукай муниципаль районы Советының 2009 елның 4 июнендәге 32/8 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрнең шәхси мәгълүматлары белән эшләүне оештыру һәм аның шәхси эшен алып бару турында нигезләмә нигезендә эшләнгән.  

1.4. Советта шәхси мәгълүматларны эшкәртү әлеге нигезләмә һәм шәхси мәгълүматлар өлкәсендә Россия Федерациясе законнарында каралган принципларны һәм шартларны үтәп башкарыла.

1.5. Шәхси мәгълүматлар субъектлары булып муниципаль вазыйфаларны биләүче Совет хезмәткәрләре, Совет муниципаль хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар, шулай ук хезмәт күрсәтү, муниципаль функцияләрне башкару өчен Советка мөрәҗәгать иткән гражданнар тора.

 

II. Хезмәт яки эш мөнәсәбәтләрен гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә шәхси мәгълүматларны эшкәртү шартлары һәм тәртибе

 

  1.  Совет муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнарның шәхси мәгълүматлары кадрлар эшен тәэмин итү, шул исәптән муниципаль хезмәтне үтүгә булышлык итү, муниципаль хезмәтнең кадрлар резервын формалаштыру, укыту һәм вазыйфа үсеше, Советның муниципаль хезмәткәрләренеӊ вазыйфаи бурычларны үтәү нәтиҗәләрен исәпкә алу, муниципаль хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының шәхси куркынычсызлыгын тәэмин итү, Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән хезмәт шартларын, гарантияләрне һәм компенсацияләрне тәэмин итү, аларның мөлкәтен саклау, шулай ук коррупциягә каршы тору максатында эшкәртелә.
  2. Әлеге нигезләмәнең 2.1 пунктында күрсәтелгән максатларда Совет муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның түбәндәге шәхси мәггълүмат категорияләре эшкәртелә:
    1. фамилиясе, исеме, атасының исеме (шул исәптән үзгәргән очракта –  алдагы фамилияләре, исемнәре һәм (яки) атасының исемнәре), җенесе;
    2. туган көне, ае, елы;
    3. туган урыны;
    4. гражданлык турында мәгълүмат (шул исәптән элекке гражданлык, башка гражданлык);
    5. паспорт (документныӊ сериясе, номеры, кайчан һәм кем тарафыннан бирелгән);
    6. яшәү урыны адресы (яшәү урыны буенча теркәлү адресы һәм датасы, фактта яшәү адресы);
    7. элемтә өчен телефон номеры яки элемтәнең башка ысуллары турында мәгълүмат;
    8. пенсия иминияте таныклыгы реквизитлары;
    9. салым түләүченең идентификация номеры;

2.2.10. мәҗбүри медицина иминияте полисы реквизитлары;

2.2.11. гражданлык хәле актларын теркәү таныклыгы реквизитлары;

2.2.12. гаилә хәле, гаилә составы һәм якын туганнары турында мәгълүмат;

2.2.13. якын туганнарының (әтисе, әнисе, абый-энесе, апа-сеӊеле һәм балалары), шулай ук иренең (хатыныныӊ) туганлык дәрәҗәсе, фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне;

2.2.14. хезмәт эшчәнлеге башланганнан бирле башкарылган эш (шул исәптән ике эштә эшләү, эшмәкәрлек һәм башка эшчәнлек), хәрби хезмәт;

2.2.15. хәрби исәпкә алу турында мәгълүматлар һәм хәрби исәпкә алу документлары реквизитлары;

2.2.16. белем турында мәгълүмат, шул исәптән югары уку йортыннан соң алган һөнәри белем турында (белем бирү учреждениесенең исеме һәм тәмамлаган ел, белем турында документның исеме һәм реквизитлары, белем турында документ буенча квалификация, белгечлек);

2.2.16. гыйльми дәрәҗә турында мәгълүмат;

2.2.17. чит телләр һәм Россия Федерациясе халыкларының телләрен белү, белү дәрәҗәсе турында мәгълүмат;

  1. гражданның муниципаль хезмәткә керүгә яки аны узуга комачаулаучы авыруның булмавы турында билгеләнгән форма буенча медицина бәяләмәсе;
  1. еллык диспансеризацияне узу нәтиҗәләре;
  1. чит илләрдә булу (кайчан, кайда, нинди максат белән);
  2. фотография;
  3. дәүләт яисә муниципаль хезмәтнең соңгы урыны турында белешмәләр, шулай ук элеккеге эш урыны турында белешмәләр;
  4. хезмәт килешүендә, килешүгә өстәмә килешүләрдә булган мәгълүмат;
  5. Россия Федерациясе федераль дәүләт граждан хезмәтенеӊ һәм (яки)  Россия Федерациясе субъекты дәүләт граждан хезмәтенеӊ һәм (яки) муниципаль хезмәтнеӊ класс чины, дипломатик ранг, хәрби һәм (яки) махсус дәрәҗә, хокук саклау хезмәтенеӊ класс чины (кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән);
  6. хөкемгә тартылу-тартылмау турында мәгълүмат;
  7. эш, хезмәт, уку чорында рәсмиләштерелгән дәүләт серенә рөхсәт булу (формасы, номеры һәм датасы);
  8. дәүләт бүләкләре, башка бүләкләр һәм аерымлык билгеләре;
  9. яӊа һөнәри әзерлек һәм (яки) квалификация күтәрү турында мәгълүматлар;
  10. керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр, шулай ук гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында;
  11.  исәп-хисап счеты номеры;
  12. әлеге нигезләмәнеӊ 2.1 пунктында каралган максатларга ирешү өчен кирәкле башка шәхси мәгълүматлар;
  13. Совет муниципаль хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның шәхси мәгълүматларын һәм биометрик шәхси мәгълүматларын эшкәртү күрсәтелгән гражданнар ризалыгыннан башка әлеге нигезләмәнең 2.1 пунктында билгеләнгән максатлар кысаларында, «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 6 маддәсе 1 өлеше 2 пункты һәм 11 маддә 2 өлеше һәм «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» Федераль закон, «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон, Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезләмәләре нигезендә башкарыла.

2.4. Совет муниципаль хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар шәхси мәгълүматларыныӊ махсус категорияләрен эшкәртү күрсәтелгән гражданнар ризалыгыннан башка, әлеге нигезләмәнең 2.1 пунктында билгеләнгән максатлар кысаларында, «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 10 маддәсе 2 өлеше 2 пункты 2.3 пунктчасы һәм  Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезләмәләре нигезендә башкарыла.

2.5. Совет муниципаль хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның шәхси мәгълүматларын эшкәртү күрсәтелгән гражданнарның ризалыгын алу шарты белән түбәндәге очракларда гамәлгә ашырыла:

         1) шәхси мәгълүматларны муниципаль хезмәт турында Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарында каралмаган очракларда өченче затларга тапшырганда;

2) шәхси мәгълүматларны чик арасында тапшырганда;

3) күрсәтелгән гражданнарга карата юридик нәтиҗәләр тудыра торган яки аларның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә бүтән рәвештә кагыла торган карарлар кабул иткәндә.

2.6. Әлеге нигезләмәнең 2.5 пунктында каралган очракларда, «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законда башкача билгеләнмәгән булса, шәхси мәгълүматлар субъекты ризалыгы язма рәвештә рәсмиләштерелә.

2.7. Совет муниципаль хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның шәхси мәгълүматларын эшкәртү кадрлар белән эшләү секторы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм түбәндәге гамәлләрне үз эченә ала: шәхси мәгълүматларны җыю, язу, системага салу, туплау, саклау, аныклау (яңарту, үзгәртү), чыгару, куллану, тапшыру (тарату, бирү, керү), иясезләндерү, блоклау, бетерү, юк итү.

2.8. Совет муниципаль хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның шәхси мәгълүматларын җыю, язу, системага салу, туплау, саклау, аныклау (яңарту, үзгәртү) түбәндәге юл белән башкарыла:

2.8.1. кирәкле документларныӊ (гариза, хезмәт кенәгәсе, автобиография, башка документлар) төп нөсхәләрен алу;

2.8.2. документларныӊ төп нөсхә күчермәләрен алу;

2.8.3. исәп формаларына мәгълүмат кертү (кәгазь һәм электрон чыганакларда);

2.8.4. кадрлар эше барышында шәхси мәгълүматларны формалаштыру;

2.8.5. Совет мәгълүмат системаларына шәхси мәгълүматлар кертү.

2.9. Шәхси мәгълүматларны җыю, язу, системага салу, туплау һәм аныклау (яңарту, үзгәртү) Совет муниципаль хезмәткәрләреннән һәм муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнардан шәхси мәгълүматларны турыдан-туры алу юлы белән гамәлгә ашырыла.

2.10. Совет муниципаль хезмәткәренең шәхси мәгълүматларын өченче яктан алу зарурлыгы туган очракта, бу хакта муниципаль хезмәткәргә хәбәр итәргә, аның язма ризалыгын алырга һәм аңа шәхси мәгълүматны алу максатлары, шәхси мәгълүматларны алу күздә тотылган чыганаклар һәм ысуллар турында хәбәр итәргә кирәк.

2.11. Әлеге нигезләмәнеӊ 2.2 пунктында каралмаган шәхси мәгълүматларны, шул исәптән раса, милләт, сәяси, дини яки фәлсәфи карашларга, шәхси тормышка кагылышлы мәгълүматларны алу, эшкәртү һәм муниципаль хезмәткәрнең шәхси эшенә теркәү тыела.

2.12. Шәхси мәгълүматларны Совет муниципаль хезмәткәрләреннән турыдан-туры җыю (алу) белән шөгыльләнүче кадрлар хезмәте муниципаль хезмәткәре әлеге шәхси мәгълүматлар субъектларына шәхси мәгълүматларны бирүдән баш тартуның юридик нәтиҗәләрен аңлатырга тиеш.

2.13. Совет муниципаль хезмәткәрләренең шәхси мәгълүматларын тапшыру (тарату, бирү) һәм куллану бары тик Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә гамәлгә ашырыла.

III. Хезмәт күрсәтү һәм муниципаль функцияләрне башкару белән бәйле рәвештә кирәк булган шәхси мәгълүматларны эшкәртү шартлары һәм тәртибе

 

3.1. Советка мөрәҗәгать иткән гражданнарныӊ шәхси мәгълүматларын эшкәртү, шул исәптән хезмәт күрсәтү һәм муниципаль функцияләрне башкару максатында гамәлгә ашырыла.

3.2. Советка шәхси мөрәҗәгать иткән, шулай ук шәхси яки коллектив язма мөрәҗәгать яисә электрон документ формасында мөрәҗәгать җибәргән гражданнарныӊ шәхси мәгълүматлары әлеге мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү һәм нәтиҗәләре турында гражданнарга хәбәр итү максатында эшкәртелә.

Россия Федерациясе законнары нигезендә Советта Россия Федерациясе гражданнарының, чит ил гражданнарының, гражданлыгы булмаган затларның мөрәҗәгатьләре карап тикшерелергә тиеш.  

3.3.  Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында мөрәҗәгать итүчеләрнең түбәндәге шәхси мәгълүматлары эшкәртелә:

3.3.1.  фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы булганда);

3.3.2. почта адресы;

3.3.3. электрон почта адресы;

3.3.4. мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән элемтә телефоны;

3.3.5.  мөрәҗәгатьтә (шикаятьтә), шулай ук шәхси кабул итү барышында яисә мөрәҗәгатьне карау барышында билгеле булган башка шәхси белешмәләр.

3.4. Хезмәт күрсәткәндә һәм муниципаль функцияләрне башкарганда,  гариза бирүчеләрнең түбәндәге шәхси мәгълүматлары эшкәртелә:

3.4.1. фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы булганда);

3.4.2. шәхесне раслаучы документның төре, сериясе, номеры, аны биргән орган исеме, бирү датасы;

3.4.3. яшәү урыны адресы (даими теркәлү адресы, вакытлыча теркәлү адресы, фактик яшәү урыны адресы);

3.4.4. элемтә өчен телефон номеры яки элемтәнең башка ысуллары турында мәгълүмат;

3.4.5. салым түләүченең идентификация номеры;

3.4.6. хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат һәм хезмәт кенәгәсе реквизитлары;

3.4.7. белем турында мәгълүмат, шул исәптән югары уку йортыннан соң алган һөнәри белем турында (белем бирү учреждениесенең исеме һәм тәмамлаган ел, белем турында документның исеме һәм реквизитлары, белем турында документ буенча квалификация, белгечлек);

3.4.8. шәхси мәгълүматларны эшкәртү очракларын һәм үзенчәлекләрен билгеләүче килешү шартлары һәм федераль законнар таләпләре белән  каралган өстәмә белешмәләр.

3.5. Әлеге нигезләмәнеӊ 3.1 пунктында күрсәтелгән хезмәт күрсәтү һәм муниципаль функцияләрне башкару белән бәйле рәвештә кирәкле шәхси мәгълүматларны эшкәртү шәхси мәгълүматлар субъектлары ризалыгыннан башка, «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 6 маддәсе 1 өлеше 4 пункты, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында», «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» федераль законнар, «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында» Россия Федерациясе Законы һәм Совет карамагындагы өлкәдә хезмәт күрсәтүне һәм муниципаль функцияләрне башкаруны билгели торган башка норматив хокукый актлар нигезендә гамәлгә ашырыла.

3.6. Хезмәт күрсәтү һәм муниципаль функцияләрне башкару белән бәйле рәвештә кирәк булган шәхси мәгълүматларны эшкәртү Совет тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм түбәндәге гамәлләрне үз эченә ала: шәхси мәгълүматларны җыю, язу, системага салу, туплау, саклау, аныклау (яңарту, үзгәртү), чыгару, куллану, тапшыру (тарату, тапшыру, бирү, керү), иясезләндерү, блоклау, бетерү, юк итү.

3.7. Хезмәт күрсәтү һәм муниципаль функцияләрне башкару белән бәйле рәвештә кирәк булган шәхси мәгълүматларны җыю, язу, системага салу, туплау һәм аныклау (яңарту, үзгәртү) түбәндәге юл белән башкарыла:

3.7.1. кирәкле документларны, шул исәптән гаризаны алу;

3.7.2. кирәкле документларның күчермәләрен таныклау;

3.7.3. исәп формаларына мәгълүмат кертү (кәгазь һәм электрон чыганакларда);

3.7.4. шәхси мәгълүматларны Совет мәгълүмат системасының гамәли программа подсистемаларына кертү.

3.8.  Хезмәт күрсәтү һәм муниципаль функцияләрне башкару белән бәйле рәвештә кирәк булган шәхси мәгълүматларны эшкәрткәндә, Россия Федерациясе законнарында каралмаган очракларда шәхси мәгълүмат субъектларыннан һәм өченче затлардан шәхси мәгълүматларны соратып алу тыела.

3.9. Шәхси мәгълүматларны җыярга вәкаләтле Совет хезмәткәре шәхси мәгълүматлар субъектларына шәхси мәгълүматларны бирүдән баш тартуның юридик нәтиҗәләрен аңлатырга тиеш.

3.10. Совет тарафыннан шәхси мәгълүмат субъектларының шәхси мәгълүматларын тапшыру (тарату, бирү) федераль законнарда каралган очракларда һәм тәртиптә гамәлгә ашырыла.

                  

IV. Автоматлаштырылган мәгълүмат системаларында шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибе

 

4.1. Советта физик затларның (шәхси мәгълүмат субъектларының) шәхси мәгълүматларын эшкәртү гамәлгә ашырыла: ведомствоара электрон документ әйләнеше системасында, Советның мәгълүмат системаларында, бухгалтерлык исәбе һәм хисап секторы мөдире, кадрлар белән эшләү секторы мөдиренеӊ автоматлаштырылган эш урыннарында («Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтнең кадрлар составының бердәм мәгълүмат системасы» (1С - кадрлар), «Барс-Бюджет», «ФСС өчен исәп-хисап әзерләү» АРМ, «ЮЛ салым түләүче» ПК, ПУ-6, «Ак Барс Банк» хезмәт хакы проекты, «Барс.WEB-бюджет бухгалтериясе», «Саклык банкы» хезмәт хакы проекты).

4.2. Бухгалтерлык исәбе һәм хисап секторы мөдире, кадрлар белән эшләү секторы мөдиренеӊ автоматлаштырылган эш урыннары Совет муниципаль хезмәткәрләренең әлеге нигезләмәнең 2.2 пунктында күрсәтелгән шәхси мәгълүматларын һәм муниципаль хезмәткәр булмаган Совет хезмәткәрләренең шәхси мәгълүматларын эшкәртүне күздә тота;

4.2.1. Муниципаль хезмәткәрләр булмаган хезмәткәрләрнең, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр булмаган хезмәткәрләр вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнарның шәхси мәгълүматларын эшкәртү күрсәтелгән затлар ризалыгыннан башка, Россия Федерациясе Хезмәт кодексы белән билгеләнгән максатлар кысаларында, «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 6 маддәсе 1 өлеше 2 пункты нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт статистика комитетының 2004 елның 5 январендәге 1 номерлы карары белән расланган Т-2 номерлы унификацияләнгән форма белән каралган күләмдә (хезмәткәрнең шәхси карточкасы) гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясе Хезмәт кодексында (хезмәт килешүе шартларында), федераль законнар таләпләрендә каралмаган югарыда күрсәтелгән затларның шәхси мәгълүматларын эшкәртү очракларын һәм үзенчәлекләрен билгели торган өстәмә мәгълүматлар бары тик шәхси мәгълүматлар субъекты ризалыгы белән генә язмача эшкәртелергә тиеш. Шәхси мәгълүматлар федераль законнарда каралмаган очракларда тапшырылган очракта, эшкә алучы вәкиле шәхси мәгълүмат субъектларыныӊ язмача ризалыгын һәр аерым очракта соратып алырга тиеш;

4.2.2. Әлеге нигезләмәнеӊ 4.4.1 пунктында күрсәтелгән максатларда Советның муниципаль хезмәткәре булмаган хезмәткәрләр, шулай ук Советның муниципаль хезмәткәре булмаган хезмәткәрләр вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар шәхси мәгълүматларының түбәндәге категорияләре эшкәртелә;

4.2.2.1. фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (шул исәптән үзгәртелгән очракта алдагы фамилияләре, исемнәре һәм (яки) атасының исеме);

4.2.2.2. туган көне, ае, елы;

4.2.2.3. туган урыны;

4.2.2.4. гражданлык турында мәгълүмат (шул исәптән элекке гражданлык, башка гражданлык);

4.2.2.5. паспорт (сериясе, номеры, кайчан һәм кем тарафыннан бирелгән);

4.2.2.6. яшәү урыны адресы (яшәү урыны буенча теркәлү адресы, фактта яшәү адресы);

4.2.2.7. элемтә өчен телефон номеры яки элемтәнең башка ысуллары турында мәгълүмат;

4.2.2.8. пенсия иминияте таныклыгы реквизитлары;

4.2.2.9. салым түләүченең идентификация номеры;

4.2.2.10. гражданлык хәле актларын теркәү таныклыгы реквизитлары;

4.2.2.11. гаилә хәле, гаилә составы һәм якын туганнары турында мәгълүмат;

4.2.2.12. хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат;

4.2.2.13. хәрби исәпкә алу турында мәгълүматлар һәм хәрби исәпкә алу документлары реквизитлары;

4.2.2.14. белем турында мәгълүмат, шул исәптән югары уку йортыннан соң алган һөнәри белем турында (белем бирү учреждениесенең исеме һәм тәмамлаган ел, белем турында документның исеме һәм реквизитлары, белем турында документ буенча квалификация, белгечлек);

4.2.2.15. гыйльми дәрәҗә турында мәгълүмат;

4.2.2.16. чит телләрне белү, белү дәрәҗәсе турында мәгълүмат;

4.2.2.17. эшкә керүгә һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга комачаулаучы авыруның булмавы турында медицина бәяләмәсе;

4.2.2.18. фотография;

4.2.2.19. хезмәт килешүендә, хезмәт килешүенә өстәмә килешүләрдә булган мәгълүмат;

4.2.2.20. яӊа һөнәри әзерлек һәм (яки) квалификация күтәрү турында мәгълүматлар;

4.2.2.21. ел саен бирелә торган түләүле яллар, уку яллары һәм акчалата түләүләрне саклап калмыйча яллар турында мәгълүмат;

4.2.2.22. шәхси мәгълүматларны эшкәртү очракларын һәм үзенчәлекләрен билгели торган федераль законнарда каралган максатларга ирешү өчен кирәкле башка шәхси мәгълүматлар.

4.3. Муниципаль хезмәткәр булмаган хезмәткәрләрнең, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр булмаган хезмәткәрләр вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнарныӊ шәхси мәгълүматларын эшкәртү шартлары һәм тәртибе муниципаль хезмәткәрләрнеке белән бердәй. 

4.4. Автоматлаштырылган мәгълүмат системаларында шәхси мәгълүматларны эшкәртү хокукына ия Совет муниципаль хезмәткәрләренә тиешле автоматлаштырылган мәгълүмат системасына керү өчен уникаль логин һәм пароль бирелә. Гамәли программа подсистемаларына керү мөмкинлеге шәхси мәгълүматларны эшкәртү хокукына ия муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи регламентлары белән каралган функцияләр нигезендә бирелә.

Мәгълүмат автомат режимда, шулай ук  кәгазьдә яисә аны автомат рәвештә теркәргә мөмкинлек бирми торган башка төрдә алынганда, кул режимында кертелергә мөмкин.

4.5. Автоматлаштырылган мәгълүмат системаларында эшкәртелә торган шәхси мәгълүматларның куркыкычсызлыгын тәэмин итү шәхси мәгълүматларга рөхсәтсез, шул исәптән очраклы керү мөмкинлеген бетерү юлы белән ирешелә;

4.5.1. Советның шәхси мәгълүматлары мәгълүмат системаларында аларны эшкәрткәндә куркыныч янавын билгеләү;

4.5.2. Советның шәхси мәгълүматлары мәгълүмат системаларында аларны эшкәрткәндә шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча шәхси мәгълүматларны саклауга таләпләрне үтәү өчен кирәкле оештыру һәм техник чаралар куллану, аларныӊ үтәлеше Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән шәхси мәгълүматларны саклау дәрәҗәсен тәэмин итә;

4.5.3. шәхси мәгълүматларның мәгълүмат системасына файдалануга тапшырганчы, шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү;

4.5.4. шәхси мәгълүматларны йөртү  җайланмаларын исәпкә алу;

4.5.5. шәхси мәгълүматка рөхсәтсез керү фактларын ачыклау һәм чаралар күрү;

4.5.6. аларга санкциясез керү аркасында юкка чыгарылган шәхси мәгълүматларны торгызу;

4.5.7. шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелә торган чараларны һәм шәхси мәгълүматлар мәгълүмат системаларының сакланышын тәэмин итү дәрәҗәсен контрольдә тоту.

4.6. Мәгълүмат системаларында эшкәрткәндә, шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы Совет хезмәткәре түбәндәгеләрне тәэмин итәргә тиеш:

4.6.1. шәхси мәгълүматка рөхсәтсез керү фактларын үз вакытында ачыклау һәм әлеге мәгълүматны Советта шәхси мәгълүматларны эшкәртүне оештыру буенча җаваплы затка һәм район Башлыгына кичекмәстән җиткерү;

4.6.2. шәхси мәгълүматларны автоматлаштырылган эшкәртүнең техник чараларына йогынты ясауны булдырмау, аның нәтиҗәсендә аларның эшчәнлеге бозылырга мөмкин;

4.6.3. аларга рөхсәтсез керү нәтиҗәсендә юкка чыгарылган шәхси мәгълүматларны торгызу мөмкинлеге;

4.6.4. шәхси мәгълүматларны саклау дәрәҗәсен тәэмин итүгә даими контроль;

4.6.5. эксплуатация һәм техник документларда каралган мәгълүматны саклау чараларын куллану шартларын белү һәм үтәү;

4.6.6. шәхси мәгълүматларны бирү тәртибен бозу очрагында, аныӊ сәбәпләре ачыклаганчы һәм бу сәбәпләрне бетергәнче, шәхси мәгълүматларны мәгълүмат системасыннан файдаланучыларга бирүне кичекмәстән туктатып тору;

4.6.7. Советның мәгълүмат системаларында эшкәртелә торган персональ мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән техник чараларны сайлап алуны һәм гамәлгә ашыруны башкару;

 4.6.8. рөхсәтсез керү нәтиҗәсендә юк ителгән шәхси мәгълүматларны торгызу буенча барлык кирәкле чараларны күрү.

4.7. Советның мәгълүмат системаларында эшкәрткәндә шәхси мәгълүматлар белән алмашу аларны яклау тиешле оештыру чараларын гамәлгә ашыру һәм программа һәм техник чаралар куллану юлы белән тәэмин ителүче  элемтә каналлары буенча башкарыла.

4.8. Советның мәгълүмат системаларындагы шәхси мәгълүматларга керү идентификация һәм аутентификация процедурасын мәҗбүри үтүне күздә тота.    

4.9. Советның мәгълүмат системаларындагы шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибен бозу очраклары ачыкланганда, вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан хокук бозуларның сәбәпләрен билгеләү һәм аларны бетерү буенча кичекмәстән чаралар күрелә.

 

V. Шәхси мәгълүматларны ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында ведомствоара электрон хезмәттәшлекнеӊ бердәм системасын кулланып эшкәртү

 

  1. Совет Россия Федерациясе законнары нигезендә электрон рәвештә федераль дәүләт органнары белән ведомствоара электрон мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында һәм ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең бердәм системасын кулланып, шәхси мәгълүматларны эшкәртә.
  2. Совет үз вәкаләтләре чикләрендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының бердәм мәгълүмат системасы аша:

Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы кысаларында кергән ведомствоара запрослар нигезендә субъектларның Советта эшкәртелә торган шәхси мәгълүматларын үз эченә алган мәгълүматны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасына тоташтырылган башкарма хакимият органнарына җибәрә.

  1.  Совет үз вәкаләтләре чикләрендә ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша субъектларның шәхси мәгълүматларын үз эченә алган белешмә бирү турында түбәндәге федераль башкарма хакимият органнарына ведомствоара запрослар җибәрергә хокуклы:
  2.  федераль салым хезмәтенә - юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан һәм шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат бирү турында;
  3.  дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенә - хокук ияләренә карата күчемсез милеккә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат бирү турында (фамилиясе, исеме, атасыныӊ исеме, туган елы, шәхесне билгеләүче төп документныӊ сериясе һәм номеры, туган урыны, яшәү адресы, гражданлыгы);
  4. үз вәкаләтләре кысаларында башкарма хакимиятнең башка органнарына.
  5. Совет тарафыннан шулай ук  Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Россия Федерациясе законнарында каралган вәкаләтләр кысаларында ведомство карамагындагы предприятиеләр һәм оешмалар белән электрон хезмәттәшлекне гамәлгә ашырганда башкарыла.

 

VI. Иясезләндерелгән мәгълүматлар белән эшләү

         6.1. Шәхси мәгълүматларны иясезләндерү – шәхси мәгълүматларның конкрет субъектка туры килүен билгеләү мөмкин булмаган гамәлләр.

6.2. Шәхси мәгълүматларны иясезләндерү статистик исәпкә алуны һәм хисаплылыкны алып бару, шәхси мәгълүматларны таратудан килгән зыянны киметү, автоматлаштырылган мәгълүмат системаларының сакланганлык дәрәҗәсен киметү максатында үткәрелергә мөмкин, әгәр Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарында башкасы каралмаган булса.

6.3. Шәхси мәгълүматларны иясезләндерү Роскомнадзорның 2013 елныӊ  5 сентябрендәге  «Шәхси мәгълүматларны куллану буенча таләпләрне һәм ысулларны раслау турында» 996 номерлы боерыгы нигезендә тормышка ашырыла.

6.4.  Иясезләндерелгән шәхси мәгълүматлар игълан ителмәскә тиеш.

6.5. Иясезләндерелгән шәхси мәгълүматлар автоматлаштыру чараларын кулланып һәм кулланмыйча эшкәртелә ала.

 

VII. Шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау вакыты

7.1. Россия Федерациясе законнары нигезендә Совет муниципаль хезмәткәрләренең, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның, Совет хезмәткәрләренең, шулай ук муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнарның шәхси мәгълүматларын эшкәртү һәм саклау сроклары билгеләнә.

7.1.1.  шәхси состав буенча күрсәтмәләрдәге шәхси мәгълүматлар (кабул итү, күчерү, эштән китү, өстәмәләр турында) кадрлар хезмәтендә биш ел сакланырга тиеш, аннан соң күрсәтелгән документлар Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә саклау өчен муниципаль район архивына формалаштырыла һәм тапшырыла;

7.1.2. бүләкләр, матди ярдәм турында күрсәтмәләрдәге шәхси мәгълүматлар кадрлар хезмәтендә биш ел сакланырга тиеш, аннан соң күрсәтелгән документлар Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә саклау өчен муниципаль район архивына формалаштырыла һәм тапшырыла;  

7.1.3. ел саен яллар бирү, кыска вакытлы Россия командировкалары, дисциплинар җәзалар турында күрсәтмәләрдәге шәхси мәгълүматлар кадрлар хезмәтендә биш ел сакланырга, аннан соӊ юкка чыгарылырга тиеш;

7.1.4. Совет муниципаль хезмәткәрләренең шәхси эшләрендәге, шулай ук шәхси карточкалардагы шәхси мәгълүматлар кадрлар хезмәтендә 10 ел сакланырга тиеш, аннан соң күрсәтелгән документлар Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә саклау өчен муниципаль район архивына формалаштырыла һәм тапшырыла;

7.1.5.  Советта муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы, конкурста катнашырга рөхсәт ителмәгән гражданнар һәм конкурста катнашкан кандидатлар документларындагы шәхси мәгълүматлар конкурс тәмамланган көннән алып 3 ел дәвамында кадрлар хезмәтендә саклана, соӊыннан юкка чыгарыла.

7.2. Шәхси мәгълүматлар субъектлары тарафынан хезмәт күрсәтү белән бәйле рәвештә тапшырылган шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау вакыты аларны җыю һәм эшкәртү тәртибен регламентлаштыручы норматив хокукый актлар белән билгеләнә.

7.3. Советка шәхсән мөрәҗәгать иткән, шулай ук шәхси яки коллектив язма мөрәҗәгать яисә электрон документ формасында мөрәҗәгать җибәргән гражданнарның шәхси мәгълүматлары 5 ел дәвамында саклана.  

7.4. Субъектларныӊ Совет тарафыннан хезмәт күрсәтү һәм муниципаль функцияләрне башкару белән бәйле кәгазьдә бирелә торган шәхси мәгълүматлары җаваплы белгечләрдә кәгазьдә саклана.

7.5. Автоматлаштыру чараларын кулланмыйча эшкәртелгән шәхси мәгълүматлар шәхси белешмәләрнең төрле матди чыганакларында, махсус бүлекләрдә яки типик формаларга (бланклар) теркәү юлы белән башка мәгълүматтан аерылырга тиеш.

7.6. Аларны эшкәртү әлеге нигезләмә белән билгеләнгән максатларда гамәлгә ашырылучы шәхси мәгълүматларны төрле матди чыганакларда аерым саклауны тәэмин итәргә кирәк.

           

VIII. Эшкәртү максатларына ирешкәндә яки башка законлы нигезләр булганда шәхси мәгълүматларны юк итү тәртибе

 

8.1. Документлар әйләнеше һәм архивлаштыру өчен җаваплы затлар тарафыннан юкка чыгарылырга тиешле саклау вакыты чыккан шәхси мәгълүматларны үз эченә алган документларны системалы контрольдә тоту һәм бирү гамәлгә ашырыла  

8.2. Шәхси мәгълүматларны үз эченә алган бүленгән документларны юк итү турында мәсьәлә эксперт комиссиясе утырышында карала.

Комиссия утырышы йомгаклары буенча документларны юкка чыгаруга бүлеп бирү турында беркетмә һәм акт, юкка чыгарыла торган эшләр исемлеге төзелә, аларның комплектлылыгы тикшерелә, актка эксперт комиссиясе рәисе һәм әгъзалары тарафыннан кул куела һәм ул муниципаль район Башлыгы тарафыннан раслана.

8.3. Электрон чыганакларда шәхси мәгълүматларны эшкәртү вакыты тәмамланганнан соң юк итү шәхси мәгълүматларны уку яки кире кайтару мөмкинлеге бирми торган механик бозу юлы яки электрон йөртү җайланмалардагы мәгълүматны  гарантияле юкка чыгару ысул белән башкарыла.

 

IX. Шәхси мәгълүматлар субъектларыныӊ яки аларның вәкилләренеӊ гаризаларын карау

 

9.1. Шәхси мәгълүматлар субъектлары аларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә кагылышлы, шул исәптән ттүбәндәгеләрне үз эченә алган мәгълүматны алырга хокуклы:

         9.1.1. Советта шәхси мәгълүматларны эшкәртү фактын раслау;

         9.1.2. шәхси мәгълүматларны эшкәртүнең хокукый нигезләре һәм максатлары;

         9.1.3. Советта кулланылучы шәхси мәгълүматларны эшкәртү ысуллары;

         9.1.4. Советның исеме һәм урнашу урыны, шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеге булган яисә килешү нигезендә яки Федераль закон нигезендә аларга шәхси мәгълүматлар ачылырга мөмкин затлар турында мәгълүмат;

         9.1.5. шәхси мәгълүматларның тиешле субъектына караган эшкәртелә торган шәхси мәгълүматлар, аларны алу чыганагы, әгәр федераль закон белән мондый шәхси мәгълүматларны тапшыруның башка тәртибе каралмаган булса;

         9.1.6. шәхси мәгълүматларны эшкәртү вакыты, шул исәптән аларны Советта саклау вакыты;

9.1.7. шәхси мәгълүматлар субъекты тарафыннан шәхси мәгълүматлар өлкәсендә Россия Федерациясе законнары белән каралган хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе;

9.1.8. шәхси мәгълүматларны чик аша гамәлгә ашырылган  тапшыру яки фаразлана торган тапшыру турында мәгълүмат;

9.1.9.  Совет кушуы буенча шәхси мәгълүматларны эшкәртүне башкаручы оешманыӊ исеме яки затныӊ фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм адресы,   әгәр эшкәртү мондый оешмага яки затка йөкләнгән булса;

9.1.10.  шәхси мәгълүматлар өлкәсендә Россия Федерациясе законнары белән каралган башка белешмәләр.

9.2. Шәхси мәгълүматлар субъекты, әгәр дә шәхси мәгълүматлар тулы булмаса, искерсә, түгәл булмаса, законсыз алынган яки эшкәртү максатлары өчен кирәк булмаса, Советтан шәхси мәгълүматларны төгәлләштерүне, аларны блоклауны яки юк итүне таләп итәргә, шулай ук үз хокукларын яклау буенча законда каралган чараларны күрергә хокуклы.

9.3. Әлеге нигезләмәнеӊ 9.1 пункты 9.1.1-9.1.10 пунктчаларында күрсәтелгән белешмәләр оператор тарафыннан шәхси мәгълүматлар субъектына уңайлы формада бирелергә тиеш һәм анда, мондый персональ мәгълүматларны ачу өчен законлы нигезләр булган очраклардан тыш, башка шәхси мәгълүматлар булырга тиеш түгел.

9.4. Әлеге нигезләмәнеӊ 9.1 пункты 9.1.1-9.1.10 пунктчаларында күрсәтелгән белешмәләр шәхси мәгълүматлар субъектына яки аның вәкиленә Советның тиешле шәхси мәгълүматларны эшкәртүче вазыйфаи заты тарафыннан шәхси мәгълүматлар субъекты яисә аның вәкиле мөрәҗәгать иткәндә яисә соратып алганда бирелә, запроста түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

         9.4.1. шәхси мәгълүматлар субъектының яисә аның вәкиленең шәхесен таныклаучы документның номеры, сериясе, бирү датасы, аны биргән орган исеме;

         9.4.2. шәхси мәгълүматлар субъектының Совет - оператор белән хокук мөнәсәбәтләрендә катнашуын раслый торган белешмәләр (муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурста катнашу өчен документлар кабул итүне раслаучы документ, хезмәтләр күрсәтү максатында тапшырылган документлар  яки Советтагы шәхси мәгълүматларны эшкәртү фактын раслучы башка белешмәләр). Запрос электрон документ рәвешендә җибәрелергә һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә электрон имза белән имзаланырга мөмкин.

9.5. Әлеге нигезләмәнеӊ 9.1 пункты 9.1.1-9.1.10 пунктчаларында күрсәтелгән белешмәләр, шулай ук эшкәртелә торган шәхси мәгълүматлар, шәхси мәгълүматлар субъектына аның запросы буенча танышу өчен бирелгән очракта, шәхси мәгълүматлар субъекты яңадан Советка мөрәҗәгать итәргә яки күрсәтелгән мәгълүматны алу һәм беренчел мөрәҗәгать иткәннән соң утыз көннән дә соңга калмыйча, шәхси мәгълүматлар белән танышу максатында, кабат запрос җибәрергә хокуклы, әгәр кыскарак вакыт Россия Федерациясе законнары яки килешү белән билгеләнмәгән булса.

         9.6. Шәхси мәгълүматлар субъекты әлеге нигезләмәнең 9.1 пункты 9.1.1.1-9.1.10 пунктчаларында күрсәтелгән белешмәләрне алу максатында, шулай ук эшкәртелә торган шәхси мәгълүматлар белән әлеге пунктның 9.5 пунктында күрсәтелгән вакыт чыкканчы танышу максатында, яңадан Советка мөрәҗәгать итәргә яисә кабат запрос җибәрергә хокуклы, әгәр мондый мәгълүматлар һәм (яки) эшкәртелә торган шәхси мәгълүматлар аңа беренче мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча танышу өчен тулы күләмдә бирелмәсә. Әлеге нигезләмәнеӊ 9.4 пунктында күрсәтелгән мәгълүматлар белән бергә кабат җибәрелән запрос кабат җибәрүнең нигезләрен үз эченә алырга тиеш.

         9.7. Совет (Советның вәкаләтле вазыйфаи заты) шәхси мәгълүматлар субъектыныӊ әлеге нигезнамәнеӊ 9.5 һәм 9.6 пунктларында каралган таләпләренә туры килмәгән кабат җибәрелгән запросын кире кагарга хокуклы. Мондый кире кагу нигезләнгән булырга тиеш.  

         9.8. Шәхси мәгълүматлар субъектының үз шәхси мәгълүматларына керү хокукы федераль законнар нигезендә, шул исәптән, әгәр шәхси мәгълүмат субъектының үз шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге өченче затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозса чикләнергә мөмкин.

 

X. Шәхси мәгълүматларны эшкәртүне оештыру өчен җаваплы зат

 

10.1. Советта шәхси мәгълүматларны эшкәртүне оештыру өчен җаваплы зат (алга таба – шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен җаваплы зат) Советныӊ муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм (яки) төп төркеменә караган муниципаль хезмәткәрләр арасыннан билгеләнә.

10.2. Шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен җаваплы зат үз эшендә Россия Федерациясенең шәхси мәгълүматлар өлкәсендәге законнарына һәм әлеге нгезләмәгә таяна.

10.3.  Шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен җаваплы зат бурычлы:

10.3.1.  Советта эшкәртелә торган шәхси мәгълүматларны, хокуксыз яки очраклы рәвештә керүдән, юк итүдән, үзгәртүдән, блоклау, күчермәләрен ясау, бирү, таратудан, шулай ук мәгълүматларга карата  башка законсыз гамәлләрдән яклауны тәэмин итү өчен, шәхси хокукый, оештыру һәм техник чаралар күрүне оештырырга;

10.3.2. шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә вәкаләтле  муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан шәхси мәгълүматлар өлкәсендәге Россия Федерациясе законнары таләпләренеӊ, шул исәптән шәхси мәгълүматларны саклауга карата таләпләрнеӊ үтәлешен эчке контрольдә тотарга;

10.3.3.  шәхси мәгълүматлар өлкәсендә Россия Федерациясе законнары нигезләмәләрен, шәхси мәгълүматларны эшкәртү мәсьәләләре буенча локаль актлар, шәхси мәгълүматларны саклау таләпләрен Совет хезмәткәрләре игътибарына җиткерергә;

10.3.4. шәхси мәгълүматлар субъектларының яки аларның вәкилләренең мөрәҗәгатьләрен һәм запросларын кабул итүне һәм эшкәртүне оештырырга, шулай ук Советта мондый мөрәҗәгатьләрне һәм запросларны кабул итү һәм эшкәртүне контрольдә тотарга;

10.3.5. Советта шәхси мәгълүматларны яклауга таләпләрне бозган очракта, шәхси мәгълүматлар субъектларының бозылган хокукларын торгызу буенча кирәкле чаралар күрергә.

10.4.  Шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен җаваплы зат хокуклы:

10.4.1 Советта эшкәртелүче шәхси мәгълүматларга кагылышлы һәм үз эченә түбәндәгеләрне алган мәгълүматка керү мөмкинлеге булырга тиеш:

10.4.1.1. шәхси мәгълүматларны эшкәртү максаты;

10.4.1.2. эшкәртелүче шәхси мәгълүмат категорияләре;

10.4.1.3. шәхси мәгълүматлары эшкәртелә торган шәхси мәгълүмат субъектларының категорияләре;

10.4.1.4 шәхси мәгълүматларны эшкәртүнең хокукый нигезләре;

10.4.1.5. шәхси мәгълүматлар белән эш итү исемлеге, Советта кулланылучы шәхси мәгълүматларны эшкәртү ысулларыныӊ тасвирламасы;

10.4.1.6. «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 18.1 һәм 19 маддәләрендә каралган чараларны тасвирлау, шул исәптән шифр (криптография) чараларының булуы һәм әлеге чараларның атамасы турында белешмәләр;

10.4.1.7 шәхси мәгълүматларны эшкәртә башлау датасы;

 10.4.1.8. шәхси мәгълүматларны эшкәртүне туктату вакыты яки шартлары;

10.4.1.9. эшкәртү процессында шәхси мәгълүматларны чик арасында тапшыру турында мәгълүмат;

10.4.1.10. шәхси мәгълүматларны саклауга Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән таләпләр нигезендә шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүматлар;

10.4.2. Советта эшкәртелүче шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруга, тиешле вазыйфалар һәм җаваплылык йөкләп, Советның башка муниципаль хезмәткәрләрен җәлеп итү.

10.5.  Шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен җаваплы зат шәхси мәгълүматлар өлкәсендәге Россия Федерациясе законнары нигезендә Советта шәхси мәгълүматларны эшкәртүне оештыру функцияләрен тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыкка ия.

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 877.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International