« 01 » март 2019 ел Яр Чаллы № 732/1
2019 елда Тукай муниципаль районында язгы ташу чорында биналарның, күперләрнең, автомобиль юлларының, гидротехник корылмаларныӊ, торак фондыныӊ, башка матди кыйммәтләрнеӊ сакланышы һәм кешеләр тормышын саклау турында
КАРАР БИРӘ:
1. «2019 елда Тукай муниципаль районы территориясендә язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү буенча чаралар планын» расларга.
2. Тәкъдим итәргә:
а) хуҗалык, предприятие, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләренә, авыл җирлекләре Башлыкларына:
- 2019 елның 20 мартына кадәр Башкарма комитетка килештерү өчен «Су ташу» планнарын тапшырырга;
- язгы ташуга каршы чаралар үткәрү чорында мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен җаваплы хезмәткәрләр арасыннан тәүлек буе кизү торулар оештырырга;
- объектлар, биналар, корылмалар, суүткәргеч торбаларны һәм хуҗалык эчендәге автоюлларда күперләрне кардан һәм боздан чистарту эшен оештырырга;
- су чыганаклары һәм сулыкларның пычрануын кисәтү максатында, су алу корылмалары территорияләрен, минераль ашламалар саклау урыннарын санитар чистартуны оештырырга;
- подвал биналарыннан һәм кар эрегәннән барлыкка килгән су җыелган урыннардан суны суыртып алу өчен, булган средстволарны әзерләргә, средстволар булмаганда – сатып алырга;
б) «Татавтодор» ААҖ Чаллы филиалына:
- язгы ташу чорында район автомобиль юллары буенча өзлексез хәрәкәт итүне тәэмин итү буенча чаралар күрергә;
- су үткәрү торбаларын, күперләрне кардан һәм боздан чистарту эшен оештырырга;
в) Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә:
- язгы ташу башланганчы, район хуҗалыкларында тупас һәм сусыл азык запасларын булдыру эшен оештырырга;
- эшләүче персоналны эвакуацияләү, су баса торган территорияләрдән терлекләрне һәм матди кыйммәтләрне чыгару чараларын билгеләргә;
г) Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Тукай районы буенча бүлегенә:
- язгы ташу чорында автоюлларның аеруча куркыныч участокларында ЮХИДИ хезмәткәрләре көче белән патрульне көчәйтү планын эшләргә;
- су басу куркынычы белән бәйле рәвештә халыкны вакытлыча эвакуацияләү мөмкинлеге булган торак пунктларда гражданнарның мөлкәтен һәм матди кыйммәтләр сакланган объектларны саклау чараларын билгеләргә;
д) ТР буенча Роспотребнадзор Чаллы территориаль бүлегенә:
- торак пунктлар, терлекчелек комплекслары территорияләре һәм су белән тәэмин итү чыганаклары торышына санитар-эпидемиологик контрольне оештырырга.
3. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәүче консультантына (Тукай муниципаль районы буенча) тәкъдим итәргә:
- район территориясендә язгы ташу торышы турында халыкка мәгълүмат бирүне оештырырга;
- район хуҗалыкларының язгы ташуга каршы комиссияләре эшчәнлеген координацияләүне тормышка ашырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов