КАРАР 12 апрель 2019 ел № 1364 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирлекләре бюджетларына җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

12 апрель 2019 ел                                    Яр Чаллы                                          № 1364

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирлекләре бюджетларына җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елныӊ 28 мартындагы «Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына муниципаль берәмлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» 233 санлы карарын гамәлгә ашыру максатында,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирлекләре бюджетларына җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен расларга.

2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны районның финанс-бюджет палатасы рәисе Л.Н. Хуҗагалиевага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                            Л.Г. Авзалов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына кушымта

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирлекләре бюджетларына җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэмин итүгә башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибе

 

1. Әлеге Тәртип Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү механизмын билгели (алга таба – башка бюджетара трансфертлар, муниципаль берәмлекләр).

2. Башка бюджетара трансфертлар, Татарстан Республикасында һөнәри керемгә салым буенчасалым потенциалы үсешен стимуллаштыру максатында, Тукай муниципаль районы җирлекләре бюджетларына чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэминитүгә бирелә.

3. Башка бюджетара трансфертлар җирлекләр бюджетларына тиешле финанс елында квартал саен, узган кварталдан соң килүче айның 30 числосына кадәр, күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ тиешле финанс елына һәм планнар чорына бюджет турында карарында каралган бюджет ассигнованиеләре күләме чикләрендә бирелә.

4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы (алга таба – финанс-бюджет палатасы) әлеге тәртипн игезендә бирелә торган бюджет акчаларын төп бүлүче булып тора.

5. Башка бюджетара трансфертларны бүлү Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан раслана.

6. Тукай муниципаль берәмлегенә тиешле квартал өчен башка бюджетара трансфертлар күләме түбәндәге формула буенча билгеләнә:

 

МТiкв= НПДiгод – НПДiпт,

биредә:

 

МТiкв– Тукай муниципаль берәмле ген әтиешле квартал өчен башка бюджетара трансфертлар күләме, сумнарда;

НПДiгод– Тукай муниципаль районы территориясеннән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә теркәлгән салым түләүчеләрдән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына кергән һөнәри керемгә салымныӊ ел башыннан арта баручы суммасы, сумнарда;

НПДiпт – элегрәк башка бюджет ара трансфертлар бирү максатында исәпкә алынган, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә теркәлгән салым түләүчеләрдән Тукай муниципаль районы бюджетына кергән һөнәри керемгә салым суммасы, сумнарда.

7. Муниципаль район составына керүче җирлекләр бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү шарты – җирлекнең башка бюджет ара трансфертлар акчалары хисабына гамәлгә ашырыла торган чыгымнар юнәлешен билгели торган норматив хокукый акты булу.

8. Башка бюджетара трансфертлар финанс-бюджет палатасы тарафыннан җирлекләр бюджетларына җирле бюджетларның үтәлешенә касса хезмәте күрсәтү өчен ачылган Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең территориаль органнары счетына күчерелә.

9. Җирлекләрнең башкарма комитетлары финанс-бюджет палатасына башка бюджетара трансфертлардан файдалану турында финанс-бюджет палатасы тарафыннан билгеләнгән форма һәм тәртип буенча хисап тапшыралар.

10. Әлеге тәртип нигезендә алынган башка бюджет ара трансфертлар агымдагы финанс елының 1 январенә кулланылмаганда, агымдагы финанс елының беренче 15 эш көне эчендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә кире кайтарылырга тиеш.

Финанс-бюджет палатасыныӊ хисап финанс елында файдаланылмаган башка бюджетара трансфертларга ихтыяҗ булу турында карары нигезендә, башка бюджетара трансфертлар калдыкларыннан артмаган күләмдәге средстволар агымдагы финанс елында моңа кадәр алар бирелгән җирлек бюджеты керемнәренә, җирлек бюджетыныӊ әлеге башка бюджет ара трансфертлар бирүнең тиешле максатларына туры килә торган чыгымнарын финанслар белән тәэмин итү өчен, кире кайтарылырга мөмкин.

Әлеге Тәртип нигезендә алынган башка бюджетара трансфертларның файдаланылмаган калдыклары Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә күчерелмәгән очракта, әлеге акчалар Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә Россия Федерациясе Финансминистрлыгы тарафыннан билгеләнгән гомуми таләпләрне үтәп, финанс-бюджет палатасы тарафыннан билгеләнә торган тәртиптә түләтелергә тиеш.

11.Җирлекләрнеӊ башкарма комитетлары һәм вазыйфаизатлары тапшырыла торган хисап мәгълүматларының дөрес булмавы һәм башка бюджетара трансфертлар бирү шартларын үтәү өчен законнар нигезендә җаваплы.

12. Башка бюджетара трансфертлар бирү шартлары бозылган очракта, тиешле акчалар Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә Россия Федерациясе бюджет законнарында билгеләнгән тәртиптә күчерелергә тиеш.

13. Әлеге Тәртип нигезендә бирелгән башка бюджетара трансфертларның максатчан кулланылышын финанс-бюджет палатасы контрольдә тота.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.59 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International