КАРАР «25» апрель, 2019 ел № 1495 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары күрсәтә торган муниципаль хезмәтләр исемлеген раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«25» апрель, 2019 ел                              Яр Чаллы                                      №  1495

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары күрсәтә торган муниципаль хезмәтләр исемлеген раслау турында

 

         Гражданнар һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тормышка ашыруны тәэмин итү буенча Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру максатында, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елныӊ 27 июлендәге 210-ФЗ  санлы Федераль закон нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары күрсәтә торган муниципаль хезмәтләр исемлеген расларга.
  2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенеӊ 2013 елныӊ 22 маендагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары күрсәтә торган муниципаль хезмәтләр исемлеген раслау турында» 2665 санлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ беренче урынбасары И.Н. Яббаровка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                             Л.Г. Авзалов

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 739.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International