КАРАР « 24 »04. 2019 ел № 1490 «2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«   24     »04. 2019 ел                          Яр Чаллы                                     № 1490

 

 

«2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын раслау турында

 

«Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак» өстенлекле милли проектын, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак - коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыныӊ 2014 елдныӊ 30 апрелендәге 289 санлы карарын,  «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» 1999 елның 21 октябрендәге 2443 санлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатында 

 

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» район программасын кушымтадагыча расларга.

2. Әлеге карарны муниципаль районныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                             Л.Г. Авзалов

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____санлы карарына кушымта

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы

 

Программа паспорты

 

Программа исеме

«2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» (алга таба – программа)

Программаны эшләү нигезләре

«Россия гражданнарына – арзан һәм уңайлы торак» өстенлекле милли проекты»;

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү белән тәэмин итү» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 30 апрелендәге 289 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 30 апрелендәге «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү белән тәэмин итү» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 30 апрелендәге 289 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 9 декабрендәге 931 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары;

«Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» 1999 елның 21 октябрендәге 2443 санлы Татарстан Республикасы законы

Программаныӊ координаторлары

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Программны төп эшләүче

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча бүлеге

Программаныӊ максаты

Билгеләнгән тәртиптә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган яшь гаиләләргә торак проблемаларын хәл итүдә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын күрсәтү

Программаныӊ бурычлары

Эконом-класслы торак сатып алу яки эконом-класслы индивидуаль торак йорт төзү өчен яшь гаиләләргә социаль түләүләр бирүне тәэмин итү;

яшь гаиләләр үз акчаларын, банкларның һәм башка оешмаларның өстәмә финанс чараларын, шул исәптән ипотека торак кредитлары һәм торак сатып алу яки шәхси торак төзү өчен займнар бирә торган өстәмә финанс чараларын җәлеп итү өчен шартлар тудыру

Программаны гамәлгә ашыру вакыты

2019 – 2020 еллар

 

Программаны башкаручылар

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре;

эконом-класслы торак урыннары бирү буенча вәкаләтле оешмалар;

федераль дәрәҗәдә билгеләнгән критерийлар нигезендә сайлап алынган банклар

 

1. Программаның төп максатлары һәм бурычлары, программа чаралары,

программаны гамәлгә ашыру сроклары

 

Программа Татарстан Республикасында милли проектның өстенлекле юнәлешләренең берсен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, ул торак сатып алуда яисә индивидуаль торак йорт төзүдә аерым категория гражданнарга дәүләт ярдәме системасын үстерүне күз алдында тота.

Программаның максаты – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә социаль түләүләр бирү юлы белән торак проблемаларын хәл итүдә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын күрсәтү.

Программаның бурычлары:

яшь гаиләләргә – программада катнашучыларга эконом класслы торак сатып алу яки эконом класслы индивидуаль торак йорт төзү өчен социаль түләүләр бирүне тәэмин итү (алга таба – социаль түләүләр);

яшь гаиләләр үз акчаларын, банкларның һәм башка оешмаларның өстәмә финанс чараларын, шул исәптән ипотека торак кредитлары һәм торак сатып алу яки шәхси торак төзү өчен займнар бирә торган өстәмә финанс чараларын җәлеп итү өчен шартлар тудыру.

Яшь гаиләләр – программада катнашучылар эконом класслы торак сатып алу өчен вәкаләтле оешмаларга мөрәҗәгать итә алалар.

Программаны тормышка ашыруның төп принциплары:

яшь гаиләләр программасында катнашуныӊ иреклелеге;

закон нигезендә яшь гаиләләрне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану;

яшь гаиләнең торак өчен исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә җитәрлек акчасы булуы;

яшь гаиләләр өчен программа кысаларында федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм (яки) муниципаль берәмлек бюджетыннан торак шартларын яхшыртуга бирелә торган акчалар хисабына үз хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бары тик 1 тапкыр гына.

Программа чаралары системасын гамәлгә ашыру федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла:

федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә оештыру чаралары «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасы составына керүче «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы чараларын (алга таба – ярдәмче программа) гамәлгә ашыруны күздә тота.

Тукай муниципаль районында муниципаль дәрәҗәдә оештыру чаралары күздә тота:

законда билгеләнгән тәртиптә яшь гаиләләрне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану;

программада катнашу өчен яшь гаиләләр исемлеген ел саен формалаштыру;

программа чараларын гамәлгә ашыруга муниципаль берәмлек бюджетыннан бүлеп бирелә торган акчалар күләмен ел саен билгеләү;

массакүләм мәгълүмат чараларында ярдәмче программаның максатларын һәм бурычларын яктыртуны тәэмин итү;

яшь гаиләләргә билгеләнгән тәртиптә торак сатып алуга таныклыклар бирү.

 

2. Программаны ресурслар белән тәэмин итүне нигезләү

 

Программаны финанслауныӊ төп чыганаклары:

билгеләнгән тәртиптә җәлеп ителә торган Татарстан Республикасы бюджеты акчалары:

федераль бюджет средстволары (ярдәмче программа чараларын финанслашу);

Тукай муниципаль районы бюджеты акчалары (Тукай муниципаль районы бюджетында финанс средстволары булганда);

яшь гаиләләргә торак урыны сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен кредитлар һәм займнар бирүче кредит һәм башка оешма средстволары, шул исәптән ипотека торак кредитлары;

сатып алына торган торак бәясен яки индивидуаль торак йорт төзүгә өлешчә түләү өчен кулланыла торган яшь гаилә средстволары.

 

3. Программаны гамәлгә ашыру механизмы

 

Программаны гамәлгә ашыру механизмы программада катнашучы яшь гаиләләргә социаль түләүләр бирү юлы белән торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын күрсәтүне күздә тота.

Яшь гаиләгә торак урыны сатып алу (төзү) өчен социаль түләү программага 1 нче кушымтада китерелгән кагыйдәләр нигезендә бирелә.

Яшь гаиләгә бер бала туганда (уллыкка алынганда) өстәмә социаль түләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 9 декабрендәге 931 санлы карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасы составына керүче «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кагыйдәләре нигезендә бирелә һәм файдаланыла (алга таба – ярдәмче программа).

Социаль түләүне бирү шарты булып яшь гаиләнең торак сатып алу (төзү) өчен кредит килешүе (займ килешүе), шул исәптән ипотека торак килешүе буенча алынган өстәмә үз акчалары яки акчалары булу тора. Яшь гаилә тарафыннан өстәмә акча сыйфатында ана (гаилә) капиталы акчалары да файдаланылырга мөмкин.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча бүлеге торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләне һәм торак сатып алу (төзү) өчен үз акчалары  яки кредит килешүе (займ килешүе), шул исәптән ипотека торак килешүе буенча  алынган өстәмә акчалары булуын билгеләгәндә, Тукай муниципаль районында «2014-2020 елларга яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләренә 3 нче кушымтада китерелгән документлар исемлегенә таянып эш итәләр.

Программада катнашу һәм социаль түләү бирү шарты булып яшь гаиләнең балигъ булган әгъзаларының җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары тарафыннан яшь гаилә әгъзалары турында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү тора.

Ризалык «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ санлы Федераль законның 9 маддәсе нигезендә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Социаль түләүне яшь гаиләгә җиткерү механизмы сыйфатында торак урыны сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен социаль түләү алу хокукы турындагы таныклык (алга таба – таныклык) файдаланылачак, ул яшь гаиләнең программаны тормышка ашыруда катнашуы турында карар кабул иткән Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан бирелә. Алынган таныклык аның хуҗасы тарафыннан социаль түләүләр бирү өчен каралган чараларга хезмәт күрсәтү өчен дәүләт заказчысы тарафыннан сайлап алынган банкка тапшырыла, анда яшь гаилә әгъзасы исеменә социаль түләү алу өчен билгеләнгән банк счеты ачыла. Яшь гаилә-таныклык хуҗасы торак сатып алу урыны буенча банк белән банк счеты килешүе төзи.  

Яшь гаилә – таныклык хуҗасы программада катнашу өчен сайлап алынган, банк счеты ачылган банкта ипотека торак кредиты алырга мөмкин.

Программаны гамәлгә ашыруда катнашу өчен банкларны сайлап алу «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасының дәүләт заказчысы - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Банкларны сайлап алу шартлары ярдәмче программаның дәүләт заказчысы тарафыннан Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы һәм Россия Федерациясе Үзәк банкы белән килешү буенча билгеләнә.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча бүлеге – программа  координаторы түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

программада катнашучыларның эшен координацияләү;

программаны тормышка ашыруда методик ярдәм күрсәтү;

программаның дәүләт заказчысы, вәкаләтле оешмалар, банк белән хезмәттәшлекне тәэмин итү;

программада катнашу өчен Тукай муниципаль районы заявкасын яклау;

программа чараларын мониторинглау һәм нәтиҗәлелеген бәяләү;

программаның дәүләт заказчысына тапшыру өчен мәгълүмати-аналитик һәм хисап материалларын әзерләү.

 

5. Ярдәмче программаның социаль-икътисадый нәтиҗәлелеген бәяләү

 

            Программаны гамәлгә ашыруның һәм аңа бүлеп бирелгән федераль бюджет, Татарстан Республикасы бюджеты һәм муниципаль берәмлек бюджеты акчаларын куллануның социаль-икътисадый нәтиҗәлелеген бәяләү ярдәмче программада каралган критерийларны һәм индикаторларны исәпкә алып гамәлгә ашырылачак.

 

 

 

 

«2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына 1 кушымта 

 

 

«2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләре

 

1. Әлеге кагыйдәләр яшь гаиләләргә «2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыруда катнашу өчен вәкаләтле оешмалар һәм сайлап алынган банклар аша торак сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен социаль түләүләр бирү тәртибен билгели, алар торак урынын сату-алу килешүе бәясен түләү өчен (сату-алу килешүе бәясен түләү беренчел торак базарында эконом класслы торак сатып алуга вәкаләтле оешма белән килешү бәясе составында күздә тотылган акчалардан тыш) (алга таба – торак урынына килешү); шәхси торак йорт төзелешенә төзелеш подряды килешүе бәясен түләү өчен, яшь гаилә яки ир белән хатынның берсе торак, торак-төзелеш, торак туплау кооперативы (алга таба – кооператив) әгъзасы булган очракта, пай взносын түләү хисабына соңгы түләүне гамәлгә ашыру өчен (әлеге түләүдән соӊ торак урын яшь гаилә милкенә күчә); вәкаләтле оешма белән беренчел торак базарында яшь гаилә мәнфәгатьләрендә эконом класслы торак урыны сатып алу өчен, шул исәптән торак урынын сату-алу килешүе бәясен түләү (килешү нигезендә каралган очракларда) һәм (яки) күрсәтелгән оешма хезмәтләренә түләү өчен; торак кредиты, шул исәптән торак сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен ипотека яки торак займы алганда беренчел взнос түләү өчен; торак урыны сатып алуга яки торак йорт төзүгә торак кредитлары, шул исәптән ипотека яки торак займнары буенча  бурычның төп суммасын түләү һәм процентларны түләү өчен (алга таба – кредитлар буенча бурычны түләү) (әлеге кредитлар яки займнар буенча йөкләмәләрне үтәүне кичектергән өчен башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм займнардан һәм пенялардан тыш) җибәрелә ала.

Әлеге кагыйдәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 30 апрелендәге 289 санлы карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасының «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу (төзү) һәм алардан файдалану өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләре белән билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

2. Программада катнашучы яшь гаиләнең социаль түләү алуга хокукы исемле документ – торак урыны сатып алуга яки шәхси торак йорт төзүгә социаль түләү алу хокукы турында таныклык (алга таба – таныклык) белән раслана, ул кыйммәтле кәгазь булып тормый.

3. Федераль программа белән билгеләнгән форма буенча таныклык бирү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан, яшь гаиләнеӊ планлаштырылган елда социаль түләүне алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлегенә кертелүе турында карары нигезендә гамәлгә ашырыла.

4. Таныклыкның гамәлдә булу срогы таныклыкта күрсәтелгән бирү датасыннан алып 7 айдан да артмаска тиеш.

5. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында социаль түләү алуга яшь гаилә, шул исәптән бер һәм аннан да күбрәк баласы булган, ир белән хатынның берсе Россия Федерациясе гражданы булмаган яшь гаилә, шулай ук Россия Федерациясе гражданы булган бер ата-анадан торган, бер һәм аннан да күбрәк баласы булган тулы булмаган яшь гаилә (шул ук вакытта тулы булмаган гаиләдә балалар ир белән хатын яисә ата-ана иждивениесендә  булырга тиеш) түбәндәге шартларга туры килгәндә, дәгъва кылырга мөмкин:

а) ярдәмче программаныӊ дәүләт заказчысы яшь гаиләне планлаштырылган елда социаль түләү алуга дәгъва кылучылар исемлегенә кертү турында карар кабул иткәндә, ир белән хатынның һәрберсенеӊ яше яисә тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананыӊ яше 35 тән артмый;

б) яшь гаилә әлеге кагыйдәләрнең 6 пункты нигезендә торак урынына мохтаҗ дип танылган;

в) гаиләнең кредит алырга мөмкинлек бирүче керемнәре яки торак өчен исәпләнгән (уртача) бәясен түләү өчен бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә җитәрлек башка акчалар булуы.

Яшь гаилә программада катнашучы дип таныклык бирү датасыннан һәм банк тарафыннан банк счетына күчерелгән акчаларны сатып алынучы торак урыны өчен түләү хисабына күчерү турында счет бүлүченең карары үтәлгәнчегә кадәр, 2010 елныӊ 1 январенә кадәр алынган торак кредиты, шул исәптән торак сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен ипотека яки торак займы алганда беренчел взнос түләү өчен; торак урыны сатып алуга яки торак йорт төзүгә торак кредитлары, шул исәптән ипотека яки торак займнары буенча  бурычның төп суммасын түләү һәм процентларны түләү яисә кооператив әгъзасы тарафыннан пай взносының калган өлешен түләгәнчегә кадәр программада катнашучы булып таныла.  

6. Әлеге кагыйдәләрдән чыгып, торак урынына мохтаҗлар дигәндә 2005 елның 1 мартына кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган яшь гаиләләр, шулай ук 2005 елның 1 мартыннан соӊ Россия Федерациясе Торак кодексының 51 маддәсе белән билгеләнгән нигезләр буенча гражданнарны социаль найм шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар дип танылган,  мохтаҗ буларак исәпкә куюга бәйсез рәвештә, яшь гаиләләр аңлашыла.

7. Яшь гаиләнеӊ торак өчен исәп-хисап (уртача) бәясен программа кысаларында күрсәтелә торган социаль түләү күләменнән артып китә торган өлешендә түләү өчен кредит алырга яисә башка акчалар алырга мөмкинлек бирә торган җитәрлек керемнәре булган дип тану тәртибе һәм шартлары 2 нче кушымтада билгеләнгән.

8. Социаль түләүне кулланып торак шартларын яхшырту хокукы яшь гаиләгә программа кысаларында бары тик бер тапкыр гына бирелә. Программада катнашу ирекле.

9. Социаль түләү түбәндәге күләмдә бирелә:

әлеге кагыйдәләр нигезендә билгеләнә торган торак бәясеннән 30 процент –балалары булмаган яшь гаиләләр өчен;

әлеге кагыйдәләр нигезендә билгеләнә торган торак бәясеннән 35 процент –бер һәм аннан да күбрәк баласы булган яшь гаиләләр өчен, шулай ук бер яшь ата-анадан һәм бер яки аннан да күбрәк баласы булган тулы булмаган яшь гаиләләр өчен.

Пай взносын тулысынча түләү хисабына соңгы түләү өчен социаль түләүләр кулланылган очракта, аның күләме әлеге пункт нигезендә билгеләнә һәм калган пай калдыгын түләү буенча бурыч калдыгы суммасы белән чикләнә.

Социаль түләүләр торак кредитлары, шул исәптән ипотека яки торак урыны сатып алу яки торак йорт төзү өчен бурычның төп суммасын түләү һәм торак займнарын түләү өчен кулланылган очракта, әлеге кредитлар яки займнар буенча йөкләмәләрне үтәү вакыты чыккан өчен башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш, социаль түләү күләме әлеге пункт нигезендә билгеләнә һәм төп бурыч калдыгы һәм ипотека торак кредитыннан яки займнан файдаланган өчен процентлар түләү буенча калган бурыч суммасы белән чикләнә, бу кредитлар яки займнар буенча йөкләмәләрне үтәүне кичектергән өчен штрафлар, комиссияләр һәм пенялардан тыш.

10. Социаль түләү күләмен исәпләү әлеге кагыйдәләрнең 12 пункты нигезендә билгеләнгән торак урынның гомуми мәйданы күләменнән, яшь гаилә әгъзалары саныннан һәм Тукай муниципаль районы буенча торакның гомуми мәйданы 1 кв. м. нормативы бәясеннән чыгып башкарыла. Социаль түләү күләмен исәпләү өчен, Тукай муниципаль районы буенча торакның 1 кв. метры бәясе нормативы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләт биргән федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнә торган Татарстан Республикасы буенча торакның 1 кв. метрының уртача базар бәясеннән югары булмаган күләмдә билгеләнә.

11. Ир белән хатынның берсе Россия Федерациясе гражданины булмаган яшь гаилә өчен социаль түләү күләмен исәпләү әлеге кагыйдәләрнең 10 пункты нигезендә, Россия Федерациясе гражданнары булган гаилә әгъзаларын исәпкә алып, төрле сандагы гаилә өчен билгеләнгән гомуми мәйдан күләменнән чыгып башкарыла.

12. Социаль түләү күләме билгеләнә торган торак бинаның гомуми мәйданы размеры тәшкил итә:

ике кешеле гаилә (яшь ир белән хатын яки бер яшь ата ана һәм бала) өчен – 42 кв. метр;

өч яки аннан да күбрәк кешеле гаилә өчен (яшь ир белән хатын, бер һәм аннан да күбрәк бала яки бер яшь ата-ана, бер һәм аннан да күбрәк бала) – 1 кешегә 18 кв. метр.

13. Социаль түләү күләмен исәпләгәндә кулланыла торган торакның исәп-хисап (уртача) бәясе түбәндәге формула буенча билгеләнә:

 

СтЖ = Н x РЖ,

биредә:

СтЖ – социаль түләү күләмен исәпләгәндә кулланыла торган торакның исәп-хисап (уртача) бәясе;

Н – әлеге кагыйдәләрнең 10 пунктында билгеләнгән таләпләргә туры китереп билгеләнә торган торакның гомуми мәйданының 1 кв. метр бәясе нормативы;

РЖ – әлеге кагыйдәләрнең 12 пункты нигезендә билгеләнә торган торак бинаның гомуми мәйданы размеры.

14. Социаль түләү күләме дәүләт заказчысы тарафыннан социаль түләү алырга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлекләрен раслау датасына исәпләнә, таныклыкта күрсәтелә һәм аның гамәлдә булу вакыты дәвамында үзгәрешсез кала.

15. Әлеге кагыйдәләрнең 1 пункты нигезендә социаль түләүләрне куллану максатында программада катнашу өчен, яшь гаилә Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына түбәндәге документларны тапшыра:

а) җирле үзидарә органы тарафыннан яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану турында әлеге кагыйдәгә 1 нче кушымта нигезендә ике нөсхәдә гариза (бер нөсхә гариза кабул итү датасын һәм аңа кушып бирелгән документларны күрсәтеп мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарыла);

б) гаиләнең һәр әгъзасының шәхесен раслаучы документлар күчермәләре;

в) никах турында таныклык күчермәсе (тулы булмаган гаиләгә кагылмый);

г) әлеге кагыйдәләргә 2 нче кушымта нигезендә, социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлегенә кертү турында ике нөсхәдә гариза, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыкны һәм түләү сәләтен раслау өчен кирәкле документлар белән;

д) яшь гаиләнең балигъ булган әгъзаларының җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары тарафыннан «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 9 маддәсе нигезендә яшь гаилә әгъзалары турында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язма ризалыгы;

е) әлеге кагыйдәләрнең 6 пункты нигезендә яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ;

ж) гаиләнең кредит алырга мөмкинлек бирүче керемнәре яки торак өчен хисап (уртача) бәясен түләү өчен бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә җитәрлек башка акчалар булуын раслаучы документ.

Яшь гаиләнең әлеге кагыйдәләрнең 6 пункты нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылуын раслаучы документы булган очракта, әлеге пунктның «а» пунктчасында күрсәтелгән гариза бирелми.

Әгәр яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документны үз инициативасы буенча тапшырмаса,  әлеге документ Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан закон нигезендә соратып алына.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының тиешле карары яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ булып тора.

Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану һәм яшь гаиләнең торак өчен бирелә торган социаль түләү күләменнән артып китә торган өлештә керемнәрнең яисә башка акчаларның булуын раслау өчен кирәкле документлар исемлеге кагыйдәләрнең 3 нче кушымтасында китерелгән.

16. Төп бурыч суммасын түләү һәм торак кредитлары, шул исәптән торак урыны сатып алу яки торак йорт төзү өчен ипотека, торак займнары буенча процентларны түләү максатында программада катнашу өчен, әлеге кредитлар яки займнар буенча йөкләмәләрне үтәүне вакытында үтәмәгән өчен башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш, яшь гаилә яшәү урыны буенча җирле үзидарә органына әлеге кагыйдәләрнеӊ 15 пункты «б – г», «е» пунктчалары нигезендә һәм түбәндәге документларны тапшыра:

ипотека торак кредиты средстволарын (займнарын) кулланып сатып алынган (төзелгән) торак бинага милек хокукын дәүләт теркәве турында таныклык күчермәсе (шәхси торак йорт төзелеп бетмәгән очракта ярдәмче программаның дәүләт заказчысы тарафыннан расланган төзелешкә документлар тапшырыла);

кредит күчермәсе (займ килешүе) килешүе;

яшь гаилә кредит килешүе төзегән вакытка әлеге кагыйдәләрнең 6 пункты нигезендә торак урынына мохтаҗ дип табылуны раслый торган документ;

кредитордан (займ бирүчедән) төп бурыч калдыгы суммасы һәм ипотека торак кредитыннан (займнан) файдаланган өчен процент түләү буенча бурыч суммасы турында белешмә.

17. Яшь гаилә исеменнән әлеге кагыйдәләрнең 15 һәм 16 пунктларында каралган документлар аның балигъ булган әгъзаларының берсе яки тиешле рәвештә рәсмиләштерелгән вәкаләтләре булганда башка вәкаләтле зат тарафыннан тапшырылырга мөмкин.

18. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты әлеге кагыйдәләрнең 15 һәм 16 пунктларында күрсәтелгән документларда булган мәгълүматларны тикшерү эшен оештыра әлеге документлар тапшыру датасыннан 10 календарь көн эчендә яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану яисә аны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танудан баш тарту турында карар кабул итә. Яшь гаиләгә тиешле карар кабул ителгән көннән соң 5 календарь көн эчендә җирле үзидарә органы тарафыннан кабул ителгән карар турында язма рәвештә хәбәр ителә.

19. Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танудан – планлаштырылган елда социаль түләү алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлегенә кертүдән баш тарту өчен нигез булып тора:

а) яшь гаиләнең әлеге кагыйдәләрнең 5 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килмәве;

б) әлеге кагыйдәләрнең 15 һәм 16 пунктларында күрсәтелгән документларны тапшырмау яки тулысынча тапшырмау;

в) тапшырылган документлардагы мәгълүматларның дөрес булмавы;

г) моңа кадәр, ана (гаилә) капиталы акчаларыннан тыш, социаль түләүләр яисә федераль бюджет акчалары исәбеннән дәүләт ярдәменең башка рәвешләреннән файдаланып, торак шартларын яхшыртуга гамәлгә ашырылган хокук.

20. Программада катнашу турында гариза белән әлеге кагыйдәләрнең 19 пунктында каралган нигезләрне бетергәннән кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

21. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты ел саен 1 майдан 1 июньгә кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә торучы яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгын тикшерү уздыра һәм алдагы елның 1 июненә кадәр программада катнашу өчен исәптә торучы яшь гаиләләрнең социаль түләүне алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлеген төзи һәм әлеге исемлекләрне ярдәмче программаның дәүләт заказчысы соравы буенча тапшыра.

Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыкны һәм түләү сәләтен раслау өчен яшь гаилә 1 майга кадәр җирле үзидарә органына әлеге кагыйдәләрнең 15 пунктындагы «г» һәм «ж» пунктчаларында, шулай ук кагыйдәләргә 3 кушымтаның 3, 4, 11, 13-16 пунктларында күрсәтелгән документларны тапшыра.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына әлеге кагыйдәләрнең 15 һәм 16 пунктларында каралган документларны (шул исәптән гаилә составы, даими яшәү урыны, мөлкәти хәл) тапшырганда, мәгълүматлар үзгәргән очракта, яшь гаилә 10 календарь көн эчендә язма рәвештә Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына мондый үзгәрешләр барлыкка килү турында хәбәр итә. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты хәбәр кергән көннән соӊ 10 календарь көн эчендә яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгын билгеләү һәм түләү сәләтен тикшерү буенча кабат эш алып бара.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карары буенча программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәптә торганда яшь гаилә аерылышкан очракта,  программада атнашу өчен, аның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгын һәм түләү сәләтен раслау шарты белән, тулы булмаган яшь гаилә кала.

Ел саен тикшерү барышында яки торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыкны кабат билгеләү барышында яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыкны һәм программада катнашу өчен түләү сәләтен расламаса һәм (яки) яшь гаиләне программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптән төшерү өчен нигезләрнең берсе ачыкланса, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты 30 календарь көн эчендә яшь гаиләне программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбеннән төшерү турында карар кабул итә. Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптән төшерү турында карарда исәптән төшерү нигезләре булырга тиеш. Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптән төшерү турында карар шундый карар кабул ителгән көннән соң 3 эш көне эчендә яшь гаиләгә бирелә яки җибәрелә. 

Әгәр исәптән төшергәч, яшь гаиләнең программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую хокукы яңадан барлыкка килсә, исәпкә кую гомуми тәртиптә һәм исәпкә куелуның яңа датасы белән башкарыла.

22. Программада катнашу өчен яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптән төшерү нигезләре:

а) яшь гаилә тарафыннан исәптән төшү турында гариза бирү;

б) әлеге кагыйдәләрнең 5 пунктында каралган нигезләрнең берсен югалту;

в) башка муниципаль берәмлеккә даими яшәү урынына күчү;

г) тапшырылган яки сорау буенча алынган документларда чынбарлыкка туры килми торган мәгълүматларны ачыклау, шулай ук җирле үзидарә органы вазыйфаи затларының, исәпкә алу турындагы мәсьәләне хәл иткәндә хокуксыз гамәлләрен ачыклау;

д) социаль түләү яисә федераль бюджет акчалары исәбеннән дәүләт ярдәменең башка рәвешләрен кулланып торак шартларын яхшырту буенча гамәлгә ашырылган хокук.

23. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы соравы буенча Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты:

а) 30 көн эчендә әлеге кагыйдәләрнең 21 пункты нигезендә мохтаҗлыкны һәм түләү сәләтен раслаган яшь гаиләләргә планлаштырылган елда социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә;

б) әлеге кагыйдәләрнең 21 пункты нигезендә яңартылган документларда булган мәгълүматларны тикшерүне гамәлгә ашыра һәм 10 көн эчендә социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләрне исемлеккә кертү яки кертүдән баш тарту турында карар кабул итә;

в) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан күрсәтелгән срокларда программаны гамәлгә ашыру кысаларында программага планлаштырыла торган социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлеген төзи.

Социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлеге формасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан билгеләнә.

24. Социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлеге яшь гаиләне Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану датасын исәпкә алып төзелә. Беренче чиратта әлеге исемлеккә 2005 елның 1 мартына кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган яшь гаиләләр, шулай ук 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр кертелә.

25. Яшь гаиләләр планлаштырылган елда социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлегеннән түбәндәге нигезләр буенча төшереп калдырыла:

а) яшь гаилә тарафыннан исәпкә алу урыны буенча социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлегеннән чыгу турында гариза бирү;

б) әлеге кагыйдәләрнең 22 пунктында күрсәтелгән нигезләр буенча;

в) торак бәясенең күрсәтелгән социаль түләү күләменнән артып китә торган өлешендә керемнәрнең яисә башка акчалата чараларның булмавы;

г) яшь гаиләнең әлеге кагыйдәләрнең 6 пунктында каралган таләпләргә туры килмәвенә китергән никахны өзү;

д) яшь гаиләнеӊ әлеге кагыйдәләрнең 30 пункты нигезендә таныклык алу өчен кирәкле документлар тапшырмавы.

Әлеге пунктның «а» һәм «в» – «д» пунктчалары программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәптән төшерү өчен нигез булып тормый.

26. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты квартал саен, хисап кварталыннан соң килүче айның 10 числосына кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына билгеләнгән форма буенча социаль түләүләр бирүгә бүлеп бирелгән акчалардан файдалану турында хисап тапшыра.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан күрсәтелгән хисап билгеләнгән вакытта тапшырылмаган очракта,   Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын социаль түләүләр бирү өчен Тукай муниципаль районы бюджетына күчерү узган хисап чоры өчен хисап тапшырганчы туктатыла.

27. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты социаль түләүләр бирү өчен билгеләнгән Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә каралган бюджет йөкләмәләре лимитлары турында хәбәр алганнан соң, биш эш көне эчендә хәбәр итү фактын һәм датасын расларга мөмкинлек бирүче ысул белән яшь гаиләләргә тиешле елда социаль түләү алу өчен документлар тапшыру кирәклеге турында хәбәр итә, шулай ук бу таныклык буенча бирелә торган социаль түләүләрне алу һәм куллану тәртибен һәм шартларын аңлата. 

28. Социаль түләүләр бирү өчен билгеләнгән Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджет ассигнованиеләре лимитлары турында хәбәр алынганнан соң, ике ай эчендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан расланган социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлеге нигезендә социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләргә таныклыклар рәсмиләштерә һәм аларны бирә.

29. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты социаль түләүләр бирү өчен билгеләнгән бюджет акчалары кергәннән соң, 10 эш көне эчендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан расланган социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлеге чираты тәртибендә социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләргә таныклыклар рәсмиләштерү һәм бирү оештыра.

Яшь гаиләгә бирелә торган социаль түләү күләме Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан хисаплана, таныклыкта күрсәтелә һәм аның гамәлдә булу вакыты дәвамында үзгәрешсез кала. Социаль түләү күләмен исәпләү таныклык бланкында күрсәтелгән таныклык бирү датасына башкарыла.

Программа чараларын финанслауга бүлеп бирелгән һәм социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләргә социаль түләүләр бирү өчен билгеләнгән акчалар нинди дә булса нигезләр буенча файдаланылмаса, әлеге суммага таныклык Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан расланган, социаль түләүләр алу өчен резервка кертелгән яшь гаиләләр исемлегеннән яшь гаиләләргә чират тәртибендә бирелә.

30. Таныклык алу өчен, яшь гаилә таныклык алу өчен документлар тапшыру кирәклеге турында хәбәр алганнан соң, 15 эш көне эчендә үзенең даими яшәү урыны буенча Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына таныклык бирү турында гариза (ирекле рәвештә) һәм кагыйдәләргә 3 нче кушымтада китерелгән документларны җибәрә.

Гаризада яшь гаилә хәбәрнамәдә күрсәтелгән тәртиптә һәм шартларда социаль түләүләр алуга язма ризалык бирә.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты әлеге документларда булган мәгълүматларны тикшерү эшен оештыра.

31. Таныклык бирүдән баш тарту өчен нигез булып тора:

әлеге кагыйдәләрнең 30 пунктында билгеләнгән таныклык алу өчен кирәкле документларны тапшыру срогын бозу;

әлеге кагыйдәләрнең 30 пунктында күрсәтелгән документларны тапшырмау яки тулысынча тапшырмау;

тапшырылган документлардагы мәгълүматларның дөрес булмавы;

займ акчалары ярдәмендә сатып алынган (төзелгән) торак урынныӊ (торак йортныӊ) әлеге кагыйдәләрнең 37 пункты таләпләренә туры килмәве.

32. Яшь гаиләләр программада катнашучылар исемлегеннән түбәндәге нигезләр буенча төшереп калдырыла:

а) яшь гаилә тарафыннан исәпкә алу урыны буенча аларны программада катнашучылар исемлегеннән төшереп калдыру һәм социаль түләү алу хокукы турында таныклыкны кире кайтару турында гариза бирелгән;

б) әлеге кагыйдәләрнең 22 пунктындагы «в» һәм «д» пунктчаларында һәм 25 пунктының «в» һәм «г» пунктчаларында күрсәтелгән нигезләр буенча.

33. Яшь гаиләнең бирелгән таныклыкны алыштыруны таләп иткән хәле туганда, яшь гаилә таныклык биргән органга, аны алыштыру турында, мондый алыштыруны таләп иткән хәлләрне күрсәтеп, һәм әлеге шартларны раслаучы документлар теркәп, гариза тапшыра.

Әлеге хәлләргә таныклыкны югалту (урлау) яки бозу, яшь гаиләгә таныклык таныклыгын тиешле срокта банкка тапшырырга мөмкинлек бирмәгән башка сәбәпләр керә.

Гариза алган көннән алып 30 календарь көн эчендә таныклык биргән орган яңа таныклык бирә, анда алыштырылган таныклыкта каралган социаль түләү күләме һәм гамәлдә булу срогы күрсәтелә.

34. Социаль түләү таныклык хуҗасына тиешле акчаларны программада катнашучы яшь гаиләләргә бүлеп бирелә торган социаль түләүләр сыйфатында бирелә торган средсволарга хезмәт күрсәтү өчен сайлап алынган банкта (алга таба-банк) ачылган банк счетына күчерү юлы белән бирелә.

Таныклык хуҗасы аны бирү датасыннан бер ай эчендә таныклыкны банкка тапшыра.

Банкка аны бирү датасыннан бер ай вакыт үткәннән соң тәкъдим ителгән таныклык банк тарафыннан кабул ителми. Әлеге вакыт үткәннән соң таныклык хуҗасы әлеге кагыйдәләрнең 33 пунктында каралган тәртиптә таныклык биргән Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына таныклыкны алыштыру турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Банк таныклыкта күрсәтелгән мәгълүматларныӊ таныклыкның хуҗасының шәхесен раслаучы документында күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүен, шулай ук таныклыкны банкка үз вакытында бирүне тикшерә.

Банк, мәгълүматларныӊ туры килмәве ачыкланган очракта, банк счеты килешүе төзүдән баш тарта һәм таныклыкны аныӊ хуҗасына кире кайтара, ә калган очракларда таныклык хуҗасы белән банк счеты килешүе төзи һәм социаль түләү сыйфатында тәкъдим ителгән акчаларны исәпкә алу өчен банк счетын ача.

35. Банк счеты килешүендә банк счетларына хезмәт күрсәтүнең төп шартлары, банк һәм таныклык хуҗасы арасындагы мөнәсәбәтләр тәртибе, шулай ук акчаларны банк счетыннан күчерү тәртибе килешенә. Банк счеты килешүендә күрсәтелгән счет белән эш итәргә тиешле зат, шулай ук счет бүлүченең банк счетына кергән акчаларны күчерү шартлары күрсәтелергә мөмкин.

Банк счеты килешүе таныклыкның гамәлдә булу вакыты чыкканчыга кадәр төзелә һәм счет бүлүченең язма гаризасы буенча килешү гамәлдә булу срогы дәвамында өзелергә мөмкин. Банк счеты килешүен вакытыннан алда өзгән очракта (әгәр күрсәтелгән счетка социаль түләү сыйфатында бирелә торган акчалар күчерелмәсә) банк счет бүлүчегә социаль түләү акчаларын күчермичә банк счеты килешүен өзү турында белешмә бирә. Банкка тапшырылган таныклык аның хуҗасына банк счеты килешүе төзегәннән соң кире кайтарылмый.

36. Банк ай саен, 10 ысына кадәр, район Башкарма комитетына беренче числога кадәр таныклык хуҗалары белән банк счеты килешүләре төзү фактлары, килешүләр төзүдән баш тарту турында, аларны социаль түләү сыйфатында бирелә торган акчаларны күчермичә өзү турында һәм сатып алына торган торак урыны (төзелә торган торак төзелеше объекты) өчен түләү хисабына банк счетыннан акча күчерү турында мәгълүмат бирә.

37. Счет бүлүче социаль түләүне банктан ипотека торак кредитын җәлеп итү юлы белән ярдәмче программаның дәүләт заказчысы тарафыннан билгеләнгән тәртип (норматив документ) нигезендә теләсә кайсы физик һәм (яки) юридик заттан билгеләнгән санитар һәм техник таләпләргә җавап бирүче, бер (берничә) торак урыны (торак урыннары) сатып алу яки торак төзелеше объектын төзү өчен файдаланырга хокуклы.

Сатып алына торган торак урыны (төзелә торган торак төзелеше объекты) яшь гаиләне планлаштырылган елда социаль түләү алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлегенә керткән җирле үзидарә органы муниципаль берәмлеге территориясендә булырга тиеш.

Социаль түләү күләмен исәпләгәндә исәпкә алынган яшь гаиләнең һәр әгъзасына торак урынының (төзелә торган торак төзелеш объектының) гомуми мәйданы гражданнарны торак урыны буенча торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә кую максатында район Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнгән торак урыны гомуми мәйданының хисап нормасыннан түбән була алмый.

Социаль түләүләр бурычның төп суммасын түләү һәм торак кредитлары, шул исәптән торак урыны сатып алуга яки торак йорт төзүгә ипотека яки торак займнары буенча процентларны түләү өчен кулланылган очракта, бу кредитлар яки займнар буенча йөкләмәләрне үтәү вакыты чыккан өчен башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш, сатып алына торган торак урынының (төзелә торган торак йортның) һәр әгъзасына исәпләгәндә, мондый торак бинага (торак йорт) милек хокукын дәүләт теркәвенә алган датага исәпләгәндә, гражданнарның торак урыны сатып алу яисә торак йорт төзү урынында торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә алу максатларында җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән торак урынның гомуми мәйданының хисап нормасыннан ким булмаска тиеш.

Яшь гаиләләр торак урыны сатып алу (торак төзелеше объектын төзү) максатында үз акчаларын, ана (гаилә) капиталы акчаларын, шулай ук тиешле лицензиясе булган оешмалар һәм (яки) физик затлар тарафыннан бирелә торган кредит яки займ акчаларын җәлеп итә алалар.

Сатып алына торган торак урыны (төзелә торган торак төзелеше объекты проекты) сайлап алынганнан соң, яшь гаилә район Башкарма комитеты белән торак урыны сатып алу (торак төзелеше объектын төзү) турында килешү төзи.

38. Банкка сатып алына торган торак урынына (торак йорт төзелеше) банк счеты килешүе, торак бина өчен килешү яки төзелеш подряд килешүе,  сатып алына торган торак бинага (төзелгән торак йорт) милек хокукын дәүләт теркәве турында таныклык яки күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә һәм сатып алына торган торак урыны (төзелә торган торак йорт) өчен бирелә торган социаль түләү күләменнән артып китә торган өлештә җитәрлек акча булуны раслый торган документлар тапшыра.

Торак бинага яки төзелеш подрядының килешүендә таныклык реквизитлары (серия, номер, бирү датасы, таныклык биргән орган) һәм килешү нигезендә сатып алына торган (төзелә торган) торак урыны (торак йорт) өчен түләү буенча операцияләр гамәлгә ашырылачак банк счеты (банк счетлары) күрсәтелә, шулай ук социаль түләү күләменнән артып киткән сумманы түләү тәртибе билгеләнә. 

39. Вәкаләтле оешмадан стандарт торак алган очракта, счет бүлүче банкка банк счеты килешүе һәм югарыда күрсәтелгән оешма белән килешү тапшыра.

Вәкаләтле оешма белән килешүдә таныклык реквизитлары (серия, номер, бирү датасы, таныклык биргән орган) һәм килешү нигезендә сатып алына торган (төзелә торган) торак урыны (торак йорт) өчен түләү буенча операцияләр гамәлгә ашырылачак банк счеты (банк счетлары) күрсәтелә, шулай ук социаль түләү күләменнән артып киткән сумманы түләү тәртибе билгеләнә.

40. Торак кредиты (займ), шул исәптән ипотека буенча беренчел взносны түләү өчен социаль түләү куллану очрагында счет бүлүче вәкаләтле банкка тапшыра:

а) банк счеты килешүе;

б) кредит килешүе (займ килешүе);

в) торак урыны сатып алынган очракта – торак бинага сату-алу килешүе;

г) торак йорт төзелеше очрагында – төзелеш подряд килешүе.

41. Торак, шул исәптән ипотека кредитлары яки торак займнары  буенча бурычның төп суммасын түләү өчен социаль түләүләр кулланылган очракта әлеге кредитлар яки займнар буенча йөкләмәләрне үтәүне кичектергән өчен башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш, счет бүлүче вәкаләтле банкка тапшыра:

а) банк счеты килешүен;

б) кредит килешүен (займ килешүен);

в) сатып алынган торак бинага милек хокукын дәүләт теркәве турында таныклык яки  или күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә яисә төзелеш өчен документлар –төзелеше тәмамланмаган торак йорт булганда;

г) кредитордан төп бурычның калган өлеше һәм ипотека торак кредитыннан (займнан) файдаланган өчен процент түләүве буенча бурыч суммасы турында белешмә.

42. Сатып алына торган торак бина (төзелгән торак төзелеше объекты) таныклыкта күрсәтелгән яшь гаиләнең барлык әгъзаларының гомуми милкенә рәсмиләштерелә.

Социаль түләү средстволарын вәкаләтле оешмалар һәм ипотека торак кредиты буенча сайлап алынган банклар (займ) аша беренчел взнос түләү, торак бина сатып алу яки торак йорт төзү өчен торак кредиты (займ), шул исәптән ипотека алганда беренчел взнос өчен түләү өчен куллану очрагында, бу кредитлар яки займнар буенча йөкләмәләрне үтәү срогы чыккан өчен башка процент, штраф, комиссия һәм пенялардан тыш, сатып алынган торак бинаны ир белән хатынның берсе яки ир белән хатынныӊ икесе милкенә рәсмиләштерү рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта торак бинага милек хокукы теркәлгән зат (затлар) җирле үзидарә органына, торак бинадан яки торак йорттан йөкләмә алынганнан соң 6 ай эчендә, социаль түләү ярдәмендә сатып алынган торак бинаны яки торак йортны таныклыкта күрсәтелгән гаилә әгъзаларының гомуми милкенә яңадан рәсмиләштерү турында нотариаль расланган йөкләмә тапшыра.

  43. Социаль түләү торак йорт төзелешенә төзелеш подряды килешүе бәясен түләү өчен җибәрелгән очракта, счет бүлүче банкка тапшыра:

а) яшь гаилә әгъзаларының җир кишәрлегенә милек хокукын, даими (сроксыз) файдалану яки гомерлек мирас итеп биләү хокукын раслаучы документларын;

б) яшь гаиләнең бер әгъзасына бирелгән төзелешкә рөхсәт;

в) торак йортның гомуми мәйданы турында мәгълүматны һәм торак йорт төзелеше буенча башкарыла торган эшләрнең бәясен хисаплауны күздә тота торган төзелеш подряды килешүе.

44. Социаль түләү пай взносын тулы күләмдә түләү хисабына соңгы түләү сыйфатында җибәрелгән очракта (торак бина яшь гаилә - кооператив әгъзасы милкенә күчә), счет бүлүче банкка тапшыра:

а) кооператив тарафыннан аннан файдалануга тапшырылган торак урынына милек хокукын алу өчен кирәкле пай взносының түләнми калган суммасы турында белешмә;

б) кооператив уставының күчермәсе;

в) кооператив әгъзалары реестрыннан аның кооперативта әгъза булуын раслаучы өземтә;

г) кооперативның торак бинага милек хокукын дәүләт теркәве турында таныклык күчермәсе яки күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә;

д) торак бинаны кооператив әгъзасына файдалануга тапшыру турында карар күчермәсе.

45. Банк әлеге кагыйдәләрнең 38-41 һәм 44 пунктларында каралган документларны алу датасыннан биш эш көне дәвамында аларда булган мәгълүматларны тикшерүне (сатып алына торган торак бинаның (төзелә торган торак йорт) (торак биналарны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы раслаган стандарт торакка кертү шартларына туры килүен тикшерүне үз эченә алган) гамәлгә ашыра.

Банк торак урынына килешү, төзелеш өчен документлар, ипотека торак кредитыннан файдаланган өчен төп бурыч калдыгы һәм процентларны түләү буенча бурычлар суммасы турында кредитор белешмәсе һәм пай взносының калган суммасы турында белешмәне  тикшерү өчен кабул итүдән баш тарту турында карар яки әлеге документлар нигезендә чыгымнарны түләүдән баш тарту турында кабул иткән очракта, банк әлеге документларны кабул иткәннән соӊ биш эш көне эчендә баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп язма хәбәрнамә тапшырыла. Шул ук вакытта тикшерү өчен банк кабул иткән документлар кире кайтарыла. 

Торак бинага килешү оригиналлары, төзелеш өчен документлар, кредиторның төп бурыч калдыгы суммасы һәм ипотека торак кредитыннан (заемнан) файдаланган өчен процентлар түләү буенча бурычлар суммасы турында белешмәләр һәм пай взносының калган өлеше турында белешмәләр акчаларны әлеге затка күчергәнче яки мондый күчерүдән баш тартканга кадәр банкта саклана һәм анан соӊ счет бүлүчегә кире кайтарыла.  

Банк торак бинага килешү, төзелеш өчен документлар, кредиторның төп бурыч калдыгы суммасы һәм ипотека торак кредитыннан (заемнан) файдаланган өчен процентлар түләү буенча бурычлар суммасы турында белешмәләр һәм пай взносының калган өлеше турында белешмәләрне кабул итү турында карар кабул ителгәннән соӊ бер эш көне эчендә күрсәтелгән документлар нигезендә чыгымнарны түләү исәбенә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге бюджетыннан акча күчерү өчен район Башкарма комитетына гариза, шулай ук күрсәтелгән документларның күчермәләрен җибәрә.

46. Район Башкарма комитеты банктан җирле бюджеттан банк счетына акча күчерүгә гариза алган көннән соң 10 эш көне эчендә аны социаль түләү алу хокукы турында бирелгән таныклык күрсәткечләренә туры килүен тикшерә һәм туры килгәндә, социаль түләү сыйфатында бирелә торган акчаларны күчерә. Гариза социаль түләү хокукы турында таныклыктагы мәгълүматларга туры килмәгәндә яки тапшырылган документлар әдеге кагыйдәләргә туры килмәгәндә, әлеге средстволар күчерелми, бу турыда район Башкарма комитеты банкка язма рәвештә хәбәр итә.

47. Банк счетыннан акча күчерү Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге бюджетыннан банк счетына социаль түләүләр бирү өчен акча кергән көннән алып 5 эш көне эчендә акчасыз башкарыла.

48. Яклар килешүе буенча банк счеты килешүе түбәндәге очракта озайтылырга мөмкин:

а) банк счеты килешүе гамәлдә булу срогы чыкканчы банк торак урынын сату-алу килешүен, төзелеш өчен документлар, кредиторның төп бурыч калдыгы суммасы һәм ипотека торак кредитыннан (заемнан) файдаланган өчен процентлар түләү буенча бурычлар суммасы турында белешмәләр һәм пай взносының калган өлеше турында белешмәләрне кабул иткән,  әмма түләү башкарылмаган;

б) банкка банк счеты килешүенең гамәлдә булу срогы чыкканчы күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органныӊ дәүләт теркәвен рәсмиләштерү вакыты күрсәтелгән хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында распискасы бирелгән. Сатып алына торган торак урынына хокукны дәүләт теркәвенә алу өчен нигез булган документ һәм торак урынына хокук билгели торган документлар күрсәтелгән органның распискасындагы гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң ике эш көненнән дә соңга калмыйча банкка тапшырыла, ә банк тарафыннан түләү өчен торак урыны сату-алу килешүен кабул итү әлеге кагыйдәләрнең 45 пунктында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

49. Яшь гаиләгә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән бер бала туганда (уллыкка алынганда) торак бәясенең кимендә 5 проценты күләмендә, программада катнашучыга таныклык бирү датасыннан банк тарафыннан аныӊ счетына күчерелгән акчаларны алынган торак урыны өчен түләү хисабына күчерү турында карар үтәлгәнчегә кадәр, өстәмә социаль түләүләр бирелә.

50. Программада катнашучыга банк тарафыннан әлеге кагыйдәләрнең 1 пунктында каралган максатта банк счетына күчерелгән акчаларны күчерү турында карар үтәлгән көннән социаль түләү бирелгән дип санала. Әлеге акчаларны күчерү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан программада катнашучы яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптән төшерү өчен нигез булып тора.

Программада катнашучы яшь гаиләләрнең алга таба торак шартларын яхшырту Россия Федерациясе законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм торак сатып алу өчен бирелә торган социаль түләү күләменнән артып китә торган өлешендә хисап (уртача) бәясен түләү өчен җитәрлек күләмдә керемнәре яки башка акча средстволары бар дип тану өчен кирәкле документлар исемлеге

 

Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм торак өчен бирелә торган социаль түләү күләменнән артып китә торган өлешендә хисап (уртача) бәясен түләү өчен җитәрлек күләмдә керемнәре яки башка акча средстволары бар дип тану өчен түбәндәге документлар тапшырыла:

1) гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының шәхесен таныклаучы документлар күчермәләре (паспорт, бала туу турында таныклык, хәрби билет һ.б.);

2) никахлашу турында таныклык күчермәсе (аерылышу турында);

3) торак бинаның гомуми мәйданы күрсәтелгән финанс-шәхси счеты;

4) бирү датасын күрсәтеп, йорт кенәгәсеннән өземтә (оригинал);

5) теркәү урыны буенча биләп торган торак урынына, шулай ук милек карамагында булган башка торак биналарга соңгы 5 елга хокук билгеләү документларының күчермәләре (социаль найм килешүе, хосусыйлаштыру килешүе, сату-алу килешүе, бүләк итү килешүе, хокукны теркәү турында таныклык һ.б.), шәхси торак төзелеше объектларында яшәүчеләр өчен - әлеге объектка техник паспорт;

6) 1991 елдан теркәлгән урыннардан архив белешмәләре, прописканың адресын, датасын, өземтә датасын, торак бинаның гомуми мәйданы һәм яшәүчеләр санын күрсәтеп;

7) күчемсез мөлкәткә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан гамәлдәге күчемсез милек объектларына аерым затның хокуклары турында, 2000 елныӊ 1 январеннән торак бинада теркәлгән барлык гражданнарга Россия Федерациясе территориясендә аны читләштерү буенча алыш-бирешләр гамәлгә ашыру турында өземтә (дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән белешмә);

8) граждан өчен 2000 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча барлык капиталь төзелеш объектларына теркәлгән хокуклар булуны (булмау) раслаучы теркәлгән күчемсез милек булу (булмавы) турында техник инвентаризация бюросыннан белешмә – торак урынында теркәлгән барлык гражданнарга да;

9) ИНН күчермәләре – яшь гаиләнең барлык әгъзаларына да;

10) иминият таныклыклары күчермәләре – яшь гаиләнең барлык әгъзаларына да;

11) оешма җитәкчесе яисә аның урынбасары тарафыннан имзаланган һәм оешманың мөһере белән расланган гражданныӊ эш урыны, аның вазыйфасы турында белешмәләрне үз эченә ала торган оешма реквизитлары белән эшләү урыныннан белешмә;

12) хезмәт кенәгәсенең күчермәсе (оешма җитәкчесе яки кадрлар бүлеге җитәкчесе имзасы белән расланган барлык битләр, «хәзерге вакытта эшли» тамгасы белән);

13) узган һәм агымдагы еллар өчен хезмәт хакы турында белешмә (яшәү адресын күрсәтеп, 2-НДФЛ формасы буенча);

14) стипендия (студентлар өчен), пособиеләр, пенсияләр, алиментлар алу турында белешмә (әгәр бар икән);

15) яшь гаиләнең банк кертеме булуын раслаучы документлар;

16) алдагы календарь елы һәм агымдагы елның алдагы хисап чоры өчен салым инспекциясе тамгасы белән декларация (эшмәкәр өчен), вмененный керемгә салым түләү турында таныклык (соңгы алты айга).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«   24     »04. 2019 ел                          Яр Чаллы                                     № 1490

 

 

«2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын раслау турында

 

«Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак» өстенлекле милли проектын, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак - коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыныӊ 2014 елдныӊ 30 апрелендәге 289 санлы карарын,  «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» 1999 елның 21 октябрендәге 2443 санлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатында 

 

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» район программасын кушымтадагыча расларга.

2. Әлеге карарны муниципаль районныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                             Л.Г. Авзалов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 «2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучы яшь гаиләгә бер бала туганда (уллыкка алганда) өстәмә социаль түләүләр бирү кагыйдәләре

 

1. Әлеге кагыйдәләр «2019-2020 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында (алга таба – программа) катнашучы яшь гаиләгә бер бала туганда (уллыкка алганда) өстәмә социаль түләүләр бирү механизмын билгели. 

Әлеге кагыйдәләр программа кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алуга социаль түләүләр бирү кагыйдәләре белән билгеләнгән чараларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

2. Яшь гаиләгә Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән бер бала туганда (уллыкка алынганда), программада катнашучыга таныклык бирү датасыннан банк тарафыннан аныӊ счетына күчерелгән акчаларны алынган торак урыны өчен түләү хисабына күчерү турында карар үтәлгәнчегә кадәр, өстәмә социаль түләү бирелә.

Өстәмә социаль түләү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан таныклык бирелгән датага билгеләнә торган торак бәясенең 5 проценты күләмендә бирелә.

Торакның исәп-хисап (уртача) бәясе программа кагыйдәләре белән билгеләнгән формула буенча таныклыкны бирү датасына билгеләнә.

3. Бер бала туганда (уллыкка алынганда) яшь гаилә 20 эш көне дәвамында бала туу турында таныклыкның нотариаль расланган күчермәсен (уллыкка алу турындагы документ күчермәсен) теркәп гариза бирә һәм элек бирелгән социаль түләү алу хокукы турында таныклык күчермәсен Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына тапшыра.

4. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тапшырылган документлар нигезендә ай саен программада катнашучы яшь гаиләгә бер бала туганда (уллыкка алынганда) өстәмә социаль түләү алуга яшь гаиләләр исемлеген төзи һәм аны хисап аеннан килүче айның 10 числосына кадәр «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы (алга таба – ярдәмче программа) дәүләт заказчысына - Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына тапшыра.

5. Ярдәмче программаныӊ дәүләт заказчысы:

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге тәкъдим иткән исемлекләр нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына программаны тормышка ашыруда каралган акчалар чикләрендә өстәмә социаль түләүләрне гамәлгә ашыруга бюджет ассигнованиеләре турында хәбәр итә;

финанслау өчен гариза формалаштыра һәм аны хисап аеннан соң килүче айның 15 числосына кадәр, программаның дәүләт заказчысының шәхси счетына акча күчерү өчен, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына тапшыра;

5 эш көне дәвамында аның шәхси счетына акча кергән көннән соң аларны Тукай муниципаль районы бюджетына максатчан кулланыр өчен күчерә.

6. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты яшь гаиләнең банк счетына күчерү юлы белән Тукай муниципаль районы бюджетына акча кергән көннән соң 10 эш көне дәвамында өстәмә социаль түләү башкара.

7. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты ай саен, хисап аеннан соң килүче айның 10 числосына кадәр ярдәмче программа дәүләт заказчысына Татарстан Республикасы бюджетыннан бер бала туганда (уллыкка алынганда) яшь гаиләгә өстәмә социаль түләү бирү өчен алынган акчаларны максатчан файдалану турында хисап бирергә тиеш.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.29 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International