КАРАР «___06» _____005___ 2019 ел        №1687 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү турында техник биремне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«___06_» _05_______ 2019 ел                                                                            №1687

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү турында техник биремне раслау хакында

 

2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ санлы Федераль закон, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 январендәге 7-ФЗ санлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә әйләнә-тирә мохиткә ниятләнгән хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең йогынтысын бәяләү турында нигезләмәне раслау хакында» Россия Федерациясе Дәүләт комитетының 2002 елның 16 маендагы 372 санлы приказы, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү турында техник бирем буенча җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, 2019 елның 29 апрелендәге  җәмәгать тыңлауларыныӊ 1 нче беркетмәсе нигезендә 

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Җәмәгать тыӊлауларында (ТР Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт адресы буенча үткәрелгән) каралган  «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пункты янында рөхсәтсез чүплекне рекультивацияләү» проекты буенча әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү турында техник биремне расларга.

2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                     Л.Г. Авзалов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 762.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International