КАРАР  «12»ноябрь, 2019 ел         № 4987 Башкарма комитет Җитәкчесенең 2011 елныӊ 3 октябрендәге «Тукай муниципаль районы мәнфәгатьләрендә сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибе турында» 3154 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

 «12»ноябрь, 2019 ел                                                                              № 4987

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесенең 2011 елныӊ 3 октябрендәге «Тукай муниципаль районы мәнфәгатьләрендә сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибе турында» 3154 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

Россия Федерациясе Җир кодексының 23 маддәсе, V.7 бүлеге, Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 маддәсе, «Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибе турында» 2011 елның 12 августындагы 660 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыныӊ 2011 елныӊ 12 августындагы «Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибе турында» 660 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә ачык сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 26 февралендәге 127 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә   

                                                                                                                                   

КАРАР БИРӘ:

 

1. Тукай муниципаль районы мәнфәгатьләрендә сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 3 пунктны яӊа редакциядә бәян итәргә:

Ачык сервитут түбәндәгеләр өчен билгеләнергә мөмкин: 

1) җир кишәрлеге аша үтү яисә йөрү, шул исәптән гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтүен тәэмин итү максатында;

2) җир кишәрлегендә ызанлау билгеләре, дәүләт геодезик челтәрләренең геодезия пунктлары, гравиметрик пунктлар, нивелир пунктлар һәм аларга керү юллары урнаштыру;

3) җир кишәрлегендә дренаж эшләре үткәрү;

4) су объектларыннан һәм сулыклардан су ресурсларын алу (тартып алу);

5) җир кишәрлеге аша авыл хуҗалыгы хайваннарын куу;

6) печәнлек, билгеләнгән тәртиптә һәм җирле шартларга, гореф-гадәтләргә туры килгән срокларда җир кишәрлекләрендәге авыл хуҗалыгы терлекләре көтүлекләре;

7) җир кишәрлегеннән ау, балыкчылык, аквакультура максатында файдалану;

8) җир кишәрлегеннән РФ Җир кодексының 39.37 маддәсе белән каралган максатларда файдалану.

1.2. 16 пунктны яӊа редакциядә бәян итәргә:

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге мәнфәгатьләрендә сервитутлар билгеләү һәм туктату белән бәйле чыгымнарны, шул исәптән  ачык сервитутны дәүләт теркәвенә алуны, күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү белән бәйле чыгымнарны түләү, җир кишәрлеге хокукына ия булучыга зыянны каплауны финанслау «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджеты средстволары хисабына гамәлгә ашырыла.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http//pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисенә йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                Л.Г. Авзалов

                           

 

pdf
Скачать текст
PDF, 133.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International