ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
« 20 » ноябрь 2019 ел Яр Чаллы №5114
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2018 елның 6 сентябрендәге «Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары хакында» 4049 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында
«Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 2018 елның 31 маендагы 412 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 2 ноябрендәге 1008 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
әлеге карар белән расланган Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары хакында (1 кушымта) нигезләмәдә:
V бүлек 2 пунктныӊ сигезенче абзацында «300» саннарын «550» саннарына алыштырырга;
VI бүлек 15 пунктта, 15.11 пунктының бишенче һәм җиденче абзацларында «һәм төп вазыйфа» сүзләрен төшереп калдырырга;
әлеге карар белән расланган Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәнеӊ (2 кушымта) V бүлек 12 пунктында, 12.11 пунктыныӊ бишенче һәм җиденче абзацларында «һәм төп вазыйфа» сүзләрен төшереп калдырырга;
әлеге карар белән расланган Тукай муниципаль районының өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәнеӊ (3 кушымта) VI бүлек 8 пунктында, 8.11 пунктыныӊ бишенче һәм җиденче абзацларында «һәм төп вазыйфа» сүзләрен төшереп калдырырга.
Башкарма комитет ҖитәкчесеЛ.Г. Авзалов