12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле тукайлылар!

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. 
 
Илебезнең 20 ел элек кабул ителгән әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. Конституция сәяси һәм социаль тотрыклылыкның мөһим факторына, дәүләт хакимиятенең, җирле үзидарә нигезләренең какшамас гарантына әверелде. Федератив дәүләт корылышының, конституциянең нигезләрен ныгыту мөстәкыйль икътисадый һәм социаль үсеш мөмкинлеген бирде. Илебезне көчле һәм алга киткән дәүләт итү өчен һәммәбездән күп хезмәт, бердәм тырышлык сорала. Ватаныбыз алдындагы изге бурычны үтәүдә барыбызга да уңышлар юлдаш булсын.
 
Бәйрәм белән, кадерле райондашлар! Барчагызга сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм зур уңышлар телим.


Тукай муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Васил Хаҗиев

Соңгы яңарту: 12 декабрь 2014, 14:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования