«14» сентябрь 2018 е, № в/н5 санлы КАРАР. « Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан итү турында»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 «ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ  РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ СОВЕТ БЕРӘМЛЕГЕ

 

        

КАРАР

  «14»  сентябрь 2018 ел                                                                      № в/н5

                  

 

 

  « Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе  Вазыйфаларын  биләүгә конкурс игълан итү турында»

 

 

 

  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга бәйле рәвештә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясына, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясына, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Уставының 47 статьясына таянып, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль Совет берәмлеге

 

                             КАРАР КЫЛДЫ :

 

 

1.  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына 1 нче кушымта нигезендә конкурс игълан итәргә.

2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучылардан түбәндәге адрес буенча документларны кабул итәргә: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, каб. 103, 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, көн саен, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, телефон 70-66-92.

3. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын билгеләүгә   2 нче кушымта нигезендә контракт формасын расларга.

       4. Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 17 сентябрендәге ПУ-874 номерлы Указын  «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре вазыйфаларын биләүгә кандидатураларны карау өчен Конкурс комиссияләре әгъзалары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында» исәпкә алып, 3 нче кушымта нигезендә алты кешедән торган  комиссия әгъзаларының гомуми санын билгеләргә.

5.   Конкурс комиссиясе әгъзаларына ,Нигезләмәдә күрсәтелгән срокларда , Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын билгеләүгә кандидатларны конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрергә һәм Тукай муниципаль районы Советына кандидатлар турындагы мәгълүматны тәкъдим итәргә .

6.   Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү турында хәбәр «Якты Юл» («Светлый путь») бастырып чыгарырга,Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе белән Контракт проектын Тукай муниципаль районының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырырга  : http://tukay.tatarstan.ru/.

7.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны район башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

  Муниципаль берәмлек Башлыгы,                                                                      

 Совет рәисе                                                                 Ф.М. Камаев

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 138.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International