КАРАР "10" декабрь 2018ел. № 29/6 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕК СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

                     "10" декабрь 2018ел.                                                          № 29/6 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең  җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясындагы беренче өлешенең 20 пункты нигезендә, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 статьялары белән, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча 2018 елның 4 октябрендәге ачык тыңлаулар нәтиҗәсе  һәм  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мәләкәс авыл җирлегеннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча ачык тыңлаулар беркетмәләре, район Уставы нигезендә,муниципаль берәмлек Советы

Карар кылды:

1.Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен расларга.

2.Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы № 26/4  санлы  карарын   “ Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең җирдән куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен” гамәлдән чыгарырга.

3.Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырырга.

4.Әлеге карарны "Якты юл" ("Светлый путь") газетасында бастырырга.

5.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

Муниципаль берәмлек    башлыгы,

Совет рэисе                                                                                                               Ф. М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 125.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International