КАРАР 29.04.2019ел №32/8 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнары һәм муниципаль норматив хокукый актлары үзгәрешләренә мониторинг үткәрү турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

КАРАР

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнары һәм муниципаль норматив хокукый актлары үзгәрешләренә мониторинг үткәрү турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән (бастырылган) законнар һәм муниципаль норматив хокукый актлар үзгәрешләренә мониторинг үткәрү буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшен камилләштерү максатында, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елныӊ 29 мартындагы 31/8 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнары һәм муниципаль норматив хокукый актлары үзгәрешләренә мониторинг үткәрү турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 11 пунктны яӊа редакциядә бәян итәргә:

Мониторингны гамәлгә ашыру процессын оптимизацияләү өчен, мәгълүмат системаларының автоматлаштырылган сервислары кулланыла (контрактлар, аларның операторлары белән килешүләр төзүгә бәйле күрсәтелгән мөмкинлекләр булганда), алар түбәндәгеләрне тәэмин итә:

Россия Федерациясе белешмә-хокукый системаларына контрольгә куелган закон һәм башка норматив хокукый актларга үзгәрешләр турында мәгълүмат керү;

Россия Федерациясе белешмә-хокукый системаларыныӊ хокукый җайга салу өлкәләре буенча яңалыклардан мәгълүмат керү;

«Кодекс» мәгълүмат компаниясенең «Региональ законнар аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасыннан муниципаль актларның законнарга туры килмәве турында мәгълүмат керү.»

2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                      Ф.М. Камаев

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1018.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International