КАРАР
«29» май 2019 ел № 33/6
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милеген читләштерү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 50, 51 маддәләре нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Муниципаль районныӊ Башкарма комитетына муниципаль милекне бушлай Тукай муниципаль районы «Бәтке авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге милегенә күчерүне килештерергә:
- торак булмаган бина – Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Нефтебаза поселогы адресы буенча урнашкан, мәйданы 1088,3 кв.м булган, 16:39:041101:472 кадастр номерлы административ-көнкүреш комплексы.
2. Муниципаль районныӊ Башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән милекне кабул итү-тапшыру эшләрен башкарырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев