КАРАР 28 июнь 2019 ел       № вн/1  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елның 27 апрелендәге 13/7 санлы карары белән расланган «Торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү турында» нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

КАРАР

 

 

28 июнь 2019 ел                                                                       № вн/1 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елның 27 апрелендәге 13/7 санлы карары белән расланган «Торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү турында» нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

 

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2010 елныӊ 29 маендагы 116-ФЗ санлы Федераль закон, «Күпфатирлы йортта биналарны үзгәртеп төзүне һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруны җайга салучы нормаларны тәртипкә китерү өлешендә Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 27 декабрендәге 558-ФЗ санлы Федераль закон, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елның 27 апрелендәге 13/7 санлы карары белән расланган «Торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү турында» нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 4.1 пунктына түбәндәге эчтәлектәге пунктчаны өстәргә:

«г) торак бинаны торак булмаган бинага күчергәч, торак биналарга керү мөмкинлеген тәэмин итүче биналардан файдаланып бинага керү мөмкинлеге булмаска тиеш;»;

1.2. 5.1 пунктын яӊа редакциядә бәян итәргә:

«5.1. Торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү өчен, тиешле бина милекчесе яисә аныӊ вәкаләтле заты (алга таба – мөрәҗәгать итүче) күчерелә торган бина урнашкан урын буенча биналарны күчерүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органына яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (алга таба – күпфункцияле үзәк) аша Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә төзелгән үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә тәкъдим итә:

1) бинаны күчерү турында гариза;

2) күчерелә торган бинага хокук билгеләүче документлар (төп нөсхәләр яки нотариуста расланган күчермәләр);

3) күчерелә торган бинаныӊ техник тасвирламасы белән планы (әгәр күчерелүче бина торак булса, мондый бинаның техник паспорты);

4) күчерелүче бина урнашкан йортның катлар планы;

5) билгеләнгән тәртиптә әзерләнгән һәм рәсмиләштерелгән күчерелүче бинаны яңадан төзү һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру проекты (әгәр үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру мондый бинаны торак яки торак булмаган бина сыйфатында файдалануны тәэмин итү өчен кирәк булган очракта);

6) күпфатирлы йортта биналар милекчеләренең торак бинаны торак булмаган бинага күчерүгә ризалыгы турында карарны үз эченә алган гомуми җыелышы беркетмәсе;

7) күчерелә торган бина белән янәшә барлык биналарныӊ һәр милекчесеннән торак бинаны торак булмаган бинага күчерүгә ризалыгы»;

1.3. 7.1 пунктында «торак бинаны» сүзләрен «күпфатирлы йорттагы бинаны» сүзләренә алыштырырга;

1.4. 7.9 пунктында «торак бинаны» сүзләрен «күпфатирлы йорттагы бинаны» сүзләренә алыштырырга;

1.5. 8.1 пунктында «торак бинаны» сүзләрен «күпфатирлы йорттагы бинаны» сүзләренә алыштырырга.

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

                                                                                                           

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                        Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.73 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International