КАРАР « 28 » июнь 2019 ел   №вн/3  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең генераль планын раслау турында

КАРАР

 

 

«__28_»_июнь_2019 ел                                                                       №вн/3 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең генераль планын раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 14 маддәсе беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 маддәләре, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең генераль планы проектына 2019 елның 13 июнендәге 10-53/7066 санлы Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин кул куйган бәяләмә, 2018 елның 25 декабрендәге Әҗмәкәй авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең генераль планын расларга.

2. Әҗмәкәй авыл җирлеге Советыныӊ 2012 елныӊ 27 декбрендәге 18/7 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең генераль планын барлык үзгәрешләре белән гамәлдән чыгарырга.

3. Әҗмәкәй авыл җирлеге Советының 2012 елның 27 декабрендәге 18/7 санлы карары үз көчен югалткан дип санарга.

4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                          Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 973.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International