КАРАР 11.11. 2019 ел       №36/5 Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге сатулар үткәрмичә сатыла торган җир кишәрлекләренең бәясен билгеләү тәртибе турында, Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе хакында, Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү нәтиҗәсендә шәхси милектәге җир кишәрлекләре мәйданы арткан өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе турында, Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләренә карата сервитут билгеләү турында киле шү буенча түләү күләмен билгеләү тәртибе хакында нигезләмәләрне раслау турында

                                          КАРАР 

  11.11. 2019 ел                                                          №36/5   

 

Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге сатулар үткәрмичә сатыла торган җир кишәрлекләренең бәясен билгеләү тәртибе турында, Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе хакында, Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү нәтиҗәсендә шәхси милектәге җир кишәрлекләре мәйданы арткан өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе турында, Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләренә карата сервитут билгеләү турында килешү буенча түләү күләмен билгеләү тәртибе хакында нигезләмәләрне раслау турында

 

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.4 маддәсе 2 пункты 3 пунктчасы, 39.7 маддәсе 3 пункты 3 пунктчасы, 39.28 маддәсе 5 пункты 3 пунктчасы, 39.25 маддәсе 2 пункты 3 пунктчасы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 44 маддәсе, «Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында» 2001 елның 25 октябрендәге 137-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

 1. Расларга:

1.1. Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге сатулар үткәрмичә сатыла торган җир кишәрлекләренең бәясен билгеләү тәртибе турында нигезләмәне (1 кушымта);

1.2. Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе хакында нигезләмәне (2 кушымта);

1.3. Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү нәтиҗәсендә шәхси милектәге җир кишәрлекләре мәйданы арткан өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе турында нигезләмәне (3 кушымта);

1.4. Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләренә карата сервитут билгеләү турында килешү буенча түләү күләмен билгеләү тәртибе хакында нигезләмәне (4 кушымта).

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга (http://pravo.tatarstan.ru).

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                     Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карарына 1 кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге сатулар үткәрмичә сатыла торган җир кишәрлекләренең бәясен билгеләү тәртибе турында нигезләмә

 

1. Әлеге нигезләмә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге Россия Федерациясе Җир кодексының 39.4 маддәсе 2 пункты 3 пунктчасы нигезендә сатулар үткәрмичә сатыла торган җир кишәрлекләренең бәясен кую тәртибен билгели.

2. Түбәндәгеләрне билгеләргә:

2.1. Тукай муниципаль районында муниципаль милектәге җир кишәрлекләре бәясен билгеләү (алга таба – җир кишәрлекләре) өчен кулланыла торган җир бәясе, аларда урнашкан биналарның, корылмаларның яки биналарның милекчеләренә сатканда, РФ Җир кодексының 39.20 маддәсендә каралган очракларда түбәндәгене тәшкил итә дип:

- халык саны 500 мең кешедән ким булган торак пунктларда – җир кишәрлеге мәйданы берәмлеге өчен җир салымының ун ставкасы күләмендә;

- торак пункт чикләреннән читтә – җир кишәрлеге мәйданы берәмлеге өчен җир салымының өч ставкасы күләмендә;

2.2. җир кишәрлеген сату-алу килешүе буенча түләү аны төзегәннән соң утыз көн эчендә башкарыла (түләү документы күрсәтелгән срокта Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына бирелә);

2.3. биналар, төзелешләр, корылмалар милекчеләре үзләрендә аренда хокукында булган җир кишәрлекләрен җир кишәрлеге кадастр кыйммәтенең ике ярым проценына тигез булган бәядән түбәндәге очракларда сатып ала:

«Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында» 137- ФЗ санлы Федераль закон үз көченә кергән көннән  2012 елныӊ 1 июленә кадәр чорда әлеге җир кишәрлекләренә карата аренда хокукына даими (сроксыз) файдалану хокукы яңадан рәсмиләштерелгәндә;

- күрсәтелгән җир кишәрлекләре «Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында» 137- ФЗ санлы Федераль закон үз көченә кергән көннән  2012 елныӊ 1 июленә кадәр чорда аренда хокукына даими (сроксыз) файдалану хокукы яңадан рәсмиләштерелгән җир кишәрлекләреннән барлыкка килгәндә.

3. Кадастр бәясенә тигез бәя буенча сатыла: 

1) территорияне комплекслы үзләштерү өчен арендага бирелгән җир кишәрлегеннән төзелгән җир кишәрлекләре Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә территорияне комплекслы үзләштерү турында шартнамә төзелгән затка, әгәр әлеге пунктның 2 һәм 4 пунктларында башкасы каралмаган булса;

2) шәхси торак төзелеше максатында территорияне комплекслы үзләштерү өчен гражданнар тарафыннан төзелгән коммерциясез оешмага бирелгән җир кишәрлекләреннән (гомуми файдаланудагы мөлкәткә кертелгән җир кишәрлекләреннән тыш) төзелгән җир кишәрлекләре әлеге коммерциясез оешма әгъзаларына, әгәр бу коммерциясез оешма әгъзаларының гомуми җыелышы карары белән каралган булса – әлеге коммерциясез оешмага;

3) бакчачылык яки коммерциясез яшелчәчелек ширкәтенә бирелгән җир кишәрлегеннән (гомуми кулланылыштагы җир кишәрлекләреннән тыш) төзелгән җир кишәрлекләре мондый ширкәт әгъзаларына;

4) юридик затларда даими (сроксыз) файдалануда булган җир кишәрлекләре (әлеге җир кишәрлекләрендә биналар, корылмалар булмаган очракта) юридик затларга (Россия Федерациясе Җир кодексының 39.9 маддәсе 2 пунктында күрсәтелгән затлардан тыш);

5) авыл хуҗалыгын алып бару өчен билгеләнгән һәм гражданга яки юридик затка арендага бирелгән җир кишәрлекләре әлеге гражданга яисә әлеге юридик затка, әлеге граждан яисә әлеге юридик зат белән аренда шартнамәсе төзелгәннән соң өч ел узгач яки әгәр бу граждан яисә әлеге юридик зат тарафыннан мондый җир кишәрлеген сатуларны үткәрмичә сату-алу шартнамәсен төзү турында гариза күрсәтелгән җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе срогы чыккан көнгә кадәр бирелгән очракта, мондый җир кишәрлегеннән тиешенчә файдалану шарты белән әлеге гражданга яисә әлеге юридик затка җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе буенча хокуклар һәм бурычлар бирелсә;

6) җир кишәрлекләре гражданнарга торак пункт чикләрендә шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык өчен, гражданнарга яисә крестьян (фермер) хуҗалыкларына Кодексның 39.18 маддәсе нигезендә крестьян (фермер) хуҗалыклары эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен.

4. Җир кишәрлегенеӊ кадастр бәясеннән унбиш процентка тигез бәядә сатыла:

- шәхси торак төзелеше максатында территорияне комплекслы үзләштерү өчен гражданнар тарафыннан төзелгән коммерциясез оешмаларга бирелгән, гомуми файдаланудагы мөлкәткә кертелгән җир кишәрлекләреннән төзелгән җир кишәрлекләре бу коммерциясез оешмага;

5. Җир кишәрлеген сатып алу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән вакытта гамәлдә булган норматив акт белән билгеләнгән җир кишәрлегенең кадастр бәясе кулланылырга тиеш дип билгеләргә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карарына 2 кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе хакында нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге нигезләмә Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Җир кодексының 39.7 маддәсе 3 пункты 3 пунктчасы нигезендә сатулар үткәрмичә сатыла торган җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен кую тәртибен билгели.  

1.2. Әлеге нигезләмә шулай ук төзелеш өчен җир кишәрлекләрен арендага бирү очракларына да кагыла, аукционда мондый бирү очракларыннан тыш.  

1.3. Бина, корылмаларның бер өлешен арендага тапшырганда, бина, корылма биләгән җир һәм аларны карап тоту өчен кирәкле участок өчен, әлеге корылмаларның арендалана торган мәйданы зурлыгын исәпкә алып, аренда түләве алына. Җир өчен аренда түләве бина яки корылмадан файдаланган өчен аренда түләвенә кертелә.

1.4. Җир салымын түләү буенча гамәлдәге законнарда билгеләнгән ташламалар, җирле үзидарә органнарының норматив актларында билгеләнгән өстәмә ташламалар юридик затларга һәм гражданнарга – җир арендаторларына кагыла.

1.5. Җир кишәрлеге җир өчен аренда түләве буенча ташламалары булган арендатор тарафыннан ташаламалары булмаган затка субарендага бирелгән очракта, субарендатор җир өчен аренда түләвен гомуми нигезләрдә кертергә тиеш.

1.6. Җир кишәрлеге җир өчен аренда түләве буенча ташламалары булмаган арендатор тарафыннан ташаламалары булган затка субарендага бирелгән очракта, субарендатор җир өчен аренда түләвен гомуми нигезләрдә кертә.

1.7. Җир өчен аренда түләвен ай саен, җир кишәрлеген арендага биргән һәр айның 10 нчы числосына кадәр билгеләргә.

1.8. Билгеләнгән срокта түләүләр кертелмәгән очракта, арендатор срогы чыккан һәр көн өчен аренда түләүләре суммасының 0,1% ы күләмендә пеня түли.  

 

2. Җир өчен аренда түләве күләмен билгеләү

 

2.1. Җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен еллык аренда түләве күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә:

 

А = Рс х Кф х КСЗУ,

 

биредә:

А - җир кишәрлеге өчен еллык аренда түләве күләме;

Рс - җир салымы ставкасы күләме;

Кф - әлеге нигезләмәнең кушымтасында күрсәтелгән җир кишәрлегеннән файдалану төрен исәпкә ала торган җир салымы ставкасына карата төзәтү коэффициенты;

КСЗУ - җир кишәрлегенеӊ кадастр бәясе, сумнарда.

2.2. «Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында» 2001 елның 25 октябрендәге 137-ФЗ санлы Федераль законныӊ 3 маддәсе 2 пункты нигезендә законда каралган тәртиптә даими (сроксыз) файдалану хокукын яңадан рәсмиләштергәндә, җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен еллык аренда түләве күләме нигезләмәнең 2.1 пункты нигезендә (арткан очракларда - тигез күләмдә) түбәндәгечә исәпләнә:

арендаланган җир кишәрлекләре кадастр бәясенең ике проценты;

авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән арендаланган җир кишәрлекләре кадастр бәясенең уннан өч проценты;

әйләнештән алынган яки әйләнештә чикләнгән җир кишәрлекләре кадастр бәясенең 1,5 проценты.

2.3. Объектлар төзү чорында җир кишәрлегеннән файдаланган өчен аренда түләве күләме аныӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен һәм әлеге нигезләмәгә кушымтада билгеләнгән җир кишәрлегеннән файдалануның тиешле төре буенча төзәтү коэффициентын исәпкә алып билгеләнә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе хакында нигезләмәгә кушымта

 

Җир кишәрлегеннән файдалану төрен исәпкә ала торган төзәтү коэффициентлары исемлеге

 

Җир кишәрлегеннән файдалану төре

Коэффициент

Авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен

1,0

Торак, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача төзелеше өчен

1,0

Җитештерү өлкәсе объектлары өчен

1,0

Электр станцияләрен, аларга хезмәт күрсәтүче корылмаларны һәм объектларны урнаштыру өчен билгеләнгән объектлар өчен

1,0

Портларны, су, тимер юл вокзалларын, автомобиль юллары вокзалларын, аэровокзалларны урнаштыру өчен билгеләнгән объектлар өчен

1,0

Файдалы казылмалар эшләү, тимер юллар, ясалма эчке су юллары, причаллар, пристаньнәр, тимер һәм автомобиль юлларыныӊ бүленгән полосалары, су юллары, торбаүткәргечләр, кабель, радиореле һәм һава элемтә линияләре һәм радиофикация линияләре, электр тапшыруның һава линияләре, һава линияләре, җир өсте һәм җир асты биналарын, корылмаларны, төзелмәләрне, транспорт, энергетика һәм элемтә җайланмаларын эксплуатацияләү, тоту, төзү, реконструкцияләү, үстерү өчен кирәкле конструктив элементлар һәм корылмаларны урнаштыру; җир өсте корылмаларын һәм иярченле элемтә инфраструктурасын, космик эшчәнлек объектларын урнаштыру өчен билгеләнгән объектлар өчен

1,0

Склад объектлары өчен

1,0

Административ биналар, бүлмәләр һәм офислар өчен

2,0

Күпләп сату объектлары өчен

4,0

Җәмәгать туклануы объектлары өчен

4,0

Ваклап сату объектлары (кибетләр, сәүдә мәйданы белән павильоннар, ваклап сату киосклары), базар объектлары, даруханәләр өчен

10,0

Кунакханә өчен

5,0

Банк, иминият, биржа эшчәнлеге объектлары (шул исәптән түләү терминаллары) өчен

10,0

Реклама объектлары (реклама щитлары һәм нигездә урнашкан стендлар) өчен

75,0

Гаражлар өчен

1,0

Ачык автомототранспорт кую урыны өчен

3,0

Автосервис объектлары һәм автозаправка станцияләре өчен

4,5

Ябык күп катлы һәм җир асты автомототранспорт кую урыны  өчен

0,5 - 2013 елныӊ 1 июленә кадәр

1,0 - 2013 елныӊ 1 июленнән

Төзелеш чорына ябык күп катлы автомототранспорт кую урыны  өчен

0,1 - 2013 елныӊ 1 июлен

1,0 - 2013 елныӊ 1 июленнән

Махсус кую урыннары (тоткарланган транспорт чараларын кую урыннары)

0,1

Чистарту корылмалары өчен

0,1

«Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәген төзү» инвестиция проектын тормышка ашыру кысаларында объектлар төзелеше өчен

0,1 - 2014 елныӊ 1 январенә кадәр

1,0 - 2014 елныӊ 1 январеннән

«Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында» 2004 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатында торак һәм объектлар төзелеше өчен

0,1

Гражданнар авиациясе объектлары өчен

0,1

Спорт объектлары һәм корылмалары өчен

0,17

Рекреацион һәм дәвалау-сәламәтләндерү объектлары өчен

1,0

Әйләнештәге су асты объектлары өчен

1,0

Скверлар, парклар биләгән объектлар өчен

1,0

Башка объектлар өчен

2,0

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәваланучы затларны озата баручы гражданнарга вакытлыча түләүсез яшәү өчен билгеләнгән объектлар өчен

0,1

Медицина, социаль, психологик, юридик ярдәм күрсәтү өчен (шул исәптән төзелеш чорына) билгеләнгән хәйрия фондлары биналары, корылмалары һәм төзелмәләре өчен

0,01

«Концессион килешүләр турында» 2005 елныӊ 21 июлендәге 115-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә төзелгән шартнамәләр, килешүләр нигезендә төзү, эксплуатацияләү, үзгәртеп кору гамәлгә ашырыла торган гидротехник корылмалар (су ресурсларыннан файдалану һәм саклау, суның, шул исәптән пычрак сыек калдыклар, шул исәптән плотиналар, су агызу, су үткәрү һәм су чыгару корылмаларын, насос станцияләрен, суднолар йөрү шлюзларын, судно күтәргечләрен, су басулардан, сусаклагычларның ярларын, елгаларның ярларын һәм су төбен бозудан саклау өчен билгеләнгән су тирәлегенең йогынтысына дучар ителә торган корылмалар; дамбалар, яр ныгыту корылмалары, яр буйлары, шул исәптән аларда урнашкан төзекләндерү һәм коммерция инфраструктурасы объектлары белән; пирслар; техник су белән тәэмин итү системалары корылмалары) өчен

0,1

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.6 маддәсе 2 пункты 3 пунктчасы нигезендә бирелгән җир кишәрлекләрендә төзелгән һәм  һәм Россия Федерациясе Җир кодексының 39.6 маддәсе 2 пункты 25 пунктчасы нигезендә яисә «Концессион килешүләр турында» 2005 елныӊ 21 июлендәге 115-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә бирелгән җир кишәрлекләре белән чиктәш чикләре булган объектлар өчен

0,1

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.6 маддәсе 2 пункты 25 пунктчасы нигезендә 2017 елның 1 январеннән соң үз һәм (яисә) заем акчалары хисабына төзелә торган гидротехник корылмалар (су ресурсларыннан файдалану һәм саклау, суның, шул исәптән пычрак сыек калдыклар, шул исәптән плотиналар, су агызу, су үткәрү һәм су чыгару корылмаларын, насос станцияләрен, суднолар йөрү шлюзларын, судно күтәргечләрен, су басулардан, сусаклагычларның ярларын, елгаларның ярларын һәм су төбен бозудан саклау өчен билгеләнгән су тирәлегенең йогынтысына дучар ителә торган корылмалар; дамбалар, яр ныгыту корылмалары, яр буйлары, шул исәптән аларда урнашкан төзекләндерү һәм коммерция инфраструктурасы объектлары белән; пирслар; техник су белән тәэмин итү системалары корылмалары) өчен

0,1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карарына 3 кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү нәтиҗәсендә шәхси милектәге җир кишәрлекләре мәйданы арткан өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе турында нигезләмә

 

1. Әлеге нигезләмә Россия Федерациясе Җир кодексының 39.28 маддәсе 5 пункты 3 пунктчасы нигезендә Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү нәтиҗәсендә шәхси милектәге җир кишәрлекләре мәйданы арткан өчен түләү күләмен (алга таба – түләү күләме) кую тәртибен билгели.

2. Түләү күләме шәхси милектәге җир кишәрлекләре белән яңадан бүлешү нәтиҗәсендә шәхси милеккә тапшырылырга тиешле әлеге җир кишәрлеге өлешенә пропорциональ рәвештә исәпләнгән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлеге кадастр бәясенең 15 проценты буларак билгеләнә, әлеге нигезләмәнең 3 пунктында каралган очрактан тыш.

3. Муниципаль ихтыяҗлар өчен барлыкка килергә тиешле җир кишәрлекләрен тартып алу максатында җир кишәрлекләрен яңадан бүлү очрагында, түләү күләме Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган, җир кишәрлекләрен яңадан бүлү нәтиҗәсендә шәхси милеккә бирелергә тиешле җир кишәрлеге өлешенең бәяләү эшчәнлеге турында законга таянып куелган базар бәясе нигезендә билгеләнә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карарына 4 кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләренә карата сервитут билгеләү турында килешү буенча түләү күләмен билгеләү тәртибе турында нигезләмә

 

1. Әлеге нигезләмә Россия Федерациясе Җир кодексының 39.25 маддәсе 2 пункты 3 пунктчасы нигезендә Тукай муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләренә (алга таба – җир кишәрлекләре) карата сервитут билгеләү турында килешү буенча түләү күләмен кую тәртибен билгели.

2. Сервитутны билгеләү турында килешү буенча түләү күләме җир кишәрлегенең кадастр бәясе нигезендә билгеләнә һәм сервитутның гамәлдә булу срогына һәр ел өчен җир кишәрлеге кадастр бәясенең 0,01 проценты буларак исәпләнә, әгәр әлеге нигезләмәдә башкасы билгеләнмәсә.

3. Муниципаль милектәге һәм даими (сроксыз) файдалануга, йә гомерлеккә мирас итеп яки арендага бирелгән җир кишәрлекләренә карата сервитутны билгеләү турында килешү буенча түләү күләме әлеге җир кишәрлегенә хокукларның сервитут билгеләнгәнче һәм билгеләнгәннән соң базар бәясенең аермасы буларак билгеләнергә мөмкин, ул бәяләү эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнары нигезендә бәйсез бәяләүче тарафыннан билгеләнә.

4. Җир кишәрлегенеӊ хокук иясен алыштыру әлеге нигезләмәгә таянып сервитут билгеләү турында килешү буенча түләү күләмен яңадан карау өчен нигез булып тормый.

5. Әгәр сервитут җир кишәрлеге өлешенә карата билгеләнә икән, сервитут билгеләү турында килешү буенча түләү күләме әлеге нигезләмә нигезендә җир кишәрлегенең әлеге өлешенә пропорциональ рәвештә билгеләнә.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.15 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International