КАРАР 11.11. 2019 ел       №36/6 Тукай муниципаль районы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү буенча функцияләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган турында

КАРАР

11.11. 2019 ел       №36/6

 

 

Тукай муниципаль районы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү буенча функцияләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган турында

 

«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә сатып алуларны үзәкләштерү максатында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга һәм район уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Район Советыныӊ 2013 елның 9 декабрендәге «Тукай муниципаль районында муниципаль заказчылар, муниципаль бюджет учреждениеләре һәм муниципаль автоном учреждениеләр ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуның вәкаләтле органы һәм тәртибе турында» 26/7 санлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетын Тукай муниципаль районы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү буенча функцияләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган дип билгеләргә. 

3. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына район заказчылары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган белән заказчыларның үзара хезмәттәшлек тәртибен расларга.

4. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.  

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                     Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 891.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International