КАРАР 11.11. 2019 ел       №36/3 Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кабул итү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ  «ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ» МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

11.11. 2019 ел                                                                       №36/3

 

Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кабул итү турында

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 15 маддәсе 4 өлеше,  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2011 елныӊ 30 августындгы «Җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль мөлкәт реестрларын алып бару тәртибен раслау турында» санлы приказы, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы  нигезендә муниципаль берәмлек Советы,  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре вәкиллекле органнарыныӊ Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре Башкарма комитетларының җирле әһәмияттәге мәсьәләне хәл итү буенча  түбәндәге вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына тапшыру турында тәкъдимнәрен кабул итәргә:

- авыл җирлекләренеӊ муниципаль милкендә булган мөлкәт реестрын алып бару;

- авыл җирлекләренеӊ муниципаль казнасын алып бару.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренең Башкарма комитетлары белән әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән вәкаләтләрне тапшыру турында килешү төзергә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                      Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 1.01 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International