№38/2 от 25.12.19ел Карары Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренеӊ хезмәтенә түләү турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында 

Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренеӊ хезмәтенә түләү турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында 

 

 

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясы, 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексыныӊ 26 статьясы, Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 22 мартындагы ПУ-239 номерлы Указы, район уставыныӊ 30 статьясы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. 2018 елныӊ 23 апрелендәге 25/6 номерлы карар белән расланган «Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренеӊ хезмәтенә түләү турында нигезләмә»гә 3.10 пунктын түбәндәге редакциядә бяни итеп үзгәрешләр кертергә:

- «Өстәмә айлык түләүләр билгеләргә:  

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә билгеләнгән очракларда, күләмнәрдә һәм тәртиптә дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматлар белән эшләгән өчен».

2. Әлеге карар 2019 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//prav.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары                                               Р.И.Закиров

pdf
Скачать текст
PDF, 776.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International