КАРАР       25.12.2019 ел       № 38/4 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милкен читләштерү турында

КАРАР

 

       «_____»  _________ 2019 ел                                                      № _____

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милкен читләштерү турында

 

 

Түбән Кама сәнәгать үзәгенең санитар-яклау зонасын оештыру мәсьәләсен хәл итү һәм аның территориясеннән Тукай муниципаль районының Мартыш авылы гражданнарын күчерү максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 5 сентябрендәге 1670-р номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 26 апрелендәге 647-р номерлы карары, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең «Җир кишәрлекләрен һәм аларда урнашкан күчемсез милек объектларын алу турында» 2016 елның 25 июлендәге 2566 номерлы карары, Россия Федерациясе Җир кодексының 56.11 статьясы 4 пункты 4 пунктчасы, Россия Федерациясе Торак кодексының 32 статьясы 2 пункты, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьялары, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына муниципаль милекне «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы милкенә бушлай тапшыруны кушымта нигезендә килештерергә.

2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән милекне кабул итү-тапшыруны гамәлгә ашырырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                  Ф.М. Камаев

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ «___» ___________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

Читләштерелүче күчемсез муниципаль милек исемлеге

 

Милек исеме

Урнашкан урыны

Шәхси характеристикалары

1.   Торак йорт

Кадастр номеры 16:39:060301:147

Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авыл җирлеге, Мартыш авылы, Үзәк урам, 103 й.

Мәйданы: 44,9 кв.м

2.  Җир кишәрлеге

Кадастр номеры 16:39:060301:58

Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авыл җирлеге, Мартыш авылы, Үзәк урам, 103  й.

Мәйданы : 2777 кв. м

3.   Торак йорт

Кадастр номеры  16:39:060301:154                 

 

Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авыл җирлеге, Мартыш авылы, Үзәк урам, 80  й.

Мәйданы: 52,4 кв. м

 

4.  Җир кишәрлеге

Кадастр номеры 16:39:060301:67

                       

Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авыл җирлеге, Мартыш авылы, Үзәк урам, 80  й.

Мәйданы : 2101 кв.м

5.  Торак йорт

Кадастр номеры 16:39:060301:307

Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авыл җирлеге, Мартыш авылы, Үзәк урам, 74 й.                   

Мәйданы: 32 кв. м

6.  Җир кишәрлеге

Кадастр номеры 16:39:060301:70

Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авыл җирлеге, Мартыш авылы, Үзәк урам, 74  й.

Мәйданы: 1411 кв. м

7.  Төзелеше тәмамланмаган торак йорт

Кадастр номеры 16:39:060301:242

Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авыл җирлеге, Мартыш авылы, Үзәк урам, 101 й.     

Мәйданы: 91,8 кв. м

Объектныӊ әзерлек дәрәҗәсе 90%

8.    Җир кишәрлеге

Кадастр номеры 16:39:060301:56

Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авыл җирлеге, Мартыш авылы, Үзәк урам, 101  й.

Мәйданы: 2566 кв. м

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.68 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International