Карар “ 25 ” декабрь   2019ел    № 38/6 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлеге генераль планын раслау турында

 

КАРАР

 

 

“ 25 ” декабря   2019г.                                                                                                                                      № 38/6

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлеге генераль планын раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 статьялары, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлеге генераль планы проектына 2019 елның 5 декабрендәге 10-53/15118 номерлы Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин кул куйган бәяләмә, 2018 елның 26 декабрендәге Яӊа Троицкий авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы   

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлегенеӊ генераль планын расларга.

2. Яӊа Троицкий авыл җирлеге Советыныӊ 2012 елныӊ 7 ноябрендәге 17/1 номерлы, 2014 елныӊ 9 апрелендәге 31/6 номерлы карарлары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлегенең генераль планнарын барлык үзгәрешләре белән юкка чыгарырга.

3. Яӊа Троицкий авыл җирлеге Советының 2012 елның 7 ноябрендәге 17/1 номерлы,  2014 елныӊ 9 апрелендәге 31/6 номерлы карарлары үз көчен югалткан дип санарга.

4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 1000.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International